Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - «Иман нуры» мәчетендә — яңа имам
21.01.2016

«Иман нуры» мәчетендә — яңа имам

Шәһәребезнең Устинов районында урнашкан “Иман нуры” мәчетендә күп үзгәрешләр бар. Көз көне Аллаһ йортына яңа имам — Рәшид хәзрәт Йосыпов билгеләнгән иде.

Рәшид Йосыпов тумышы белән Таҗикстанның Курган-Тюбе шәһәреннән. “Әби­ем үзе Татарстаннан. Сугыш вакытында, ачлыктан качып, Та­җикстанга киткән”, — дип, сүзен башлады әңгәмәдәшем. Кечкенәдән үк дингә тартыла. Әле Таҗикстанда яшәгәндә үк үзлегеннән бик күп өйрәнә ул. Татарстанга кайткач, дини белемне башта Буада, соңыннан Оренбург өлкәсендә ала. Ике ел Мисырда яшәп, гарәп телен өйрәнә. Ижауга күченгәч тә дини чараларны оештыруда һәрдаим катнашып килә. Тик имам вазифасына алынганчыга кадәр мәчеттә эшләү тәҗрибәсе булмый. “Мәчеткә имам булып эшләргә мине Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин чакырды. Әлбәттә, беренче вакытта бик авыр булды. Имам эше — җаваплы эш. Ул үзең һәм гаиләң өстендә генә эшләү дигән сүз түгел. Мөселман өммәтен, халыкны тәрбияләү, өйрәтү — төп вазифаларымның берсе, — дип сөйләде Рәшид хәзрәт. — “Аеруча яшьләргә һәм балаларга дини тәрбия бирүгә, әби-бабайларыбызның эшен дәвам итүгә өстенлек бирергә кирәк. Кеше дини белемне Интернеттан яисә эчтәлегенең дөреслеге шикле булган китаплардан түгел, ә мәчеттә алырга тиеш. Яшьләрне бүгенге дөнья шаукымыннан, ялгыш юлга кереп китүдән аралап калу, Ислам диненең асылын аңлату — безнең уртак бурычыбыз”.
Яңа эшендә мәчет коллективы да яшь имамга ярдәмгә килә. Һәр эштә дә төгәллекне яратучы Рәшид хәзрәткә өметләре зур иман йортында. Бу турыда Әнисә апа Закирова да әйтеп үтте: “Хәзрәтебез безнең бик таләпчән, чисталыкны ярата, кешеләргә мөлаем карашта. Бөтен эшләрне вакытында башкарганны хуп­лый. Эшләребез дә шулай уңышлы барыр дип уйлыйм”.
Ә башкарыласы эшләр, чыннан да, шактый. Аллаһ йортында дини дәресләр дәвам итә. Тагын бер максатлары — татар теле курс­лары оеш­тырып җибәрү. “Укырга теләүчеләр бар, укытучыбыз юк”, — ди Әнисә ханым.
Рәшид Йосыпов имам вазифасына алынгач, кыска гына вакытта биредә күп эшләр башкарылган. “Бүгенге көндә янкормаларның нигезен салу эшләре тулысынча төгәлләнгән, диварлар күтәрелгән. Инде хәзер түбәсен ябу өчен кирәкле төзелеш материалларын да кайтарттык. Соңыннан җылылык кертәчәкбез. Язга таба эшләр төгәлләнер дип уйлыйбыз. Янкормалар төзелеп беткәч, җомга намазларында һәм гает көннәрендә мәчеттә урын күбрәк булачак”, — ди имам. Үзенең татар телен ныклап өйрәнүгә алынганлыгын да әйтеп китте ул.
Беренче танышуыбызда ук үзе турында бары тик уңай фикерләр генә уятты әңгәмәдәшем

Эльвира Хуҗина.