Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - «Иман нуры» — матур исем
7.11.2018

«Иман нуры» — матур исем

“Яңарыш” газетасында “Сүз эчендә хикмәт бар” дигән рубрика язмаларын даими укып барам. Мин дә үземне гаҗәпкә калдырган бер сүз турында язарга булдым, чөнки беренче генә ишетүем түгел.
Бүгенге көндә Ижау шәһәрендә 3 мәчет эшли: Азин урамында – Җәмигъ мәчете, К.Маркс урамында – Үзәк мәчет, Петров урамында – “Иман нуры” мәчете. Соңгысы бик матур яңгырашлы исем. Ләкин бу мәчетне дөрес исеме белән бик сирәк кеше генә атый. Күп очракта аны “Петрова” мәчете дип атыйлар. Хәтта мәҗлескә мәчеттән чакырылган имамнарның да кайберләре шулай ди. Үз сүземне дәлилләр өчен бер мисал китерәм. 9нчы октябрь көнне “Хәерле кич” телетапшыруы булды һәм сүз “Иман нуры” мәчетендә октябрь аеннан яңа уку елы башлану хакында барды. Халыкка белем бирәсе мөгаллимәләр дә чыгыш ясадылар, укырга өндәделәр. Шуларның берсе әйткән сүзләргә гаҗәпләнми мөмкин түгел. Чөнки ул укырга теләге булган кешеләрне “Петровский” мәчетенә чакырды. Моны ничек аңларга? Ул ханым үзенең кайда эшләгәнен белмимени? Укырга теләге булган кеше дә мондый исемдәге мәчетне эзләп таба алыр микән? Мин бу хатаны ясаган ханымны гына гаепләмим, чөнки бу мәчетнең чын исемен белмәүчеләр арабызда күп. “Иман нуры” мәчетенә йөрүче дин кардәшләребез, сез булса да “Петрова, Петровский” дигән исемнәрне кулланмагыз. Сез дөрес сөйләсәгез, башка кешеләр дә мәчетебезне дөрес исем белән атарлар иде дип әйтәсем килә.
Кешеләрне кушаматлары белән атамаган кебек, “Иман нуры” мәчетен дә кяфер исеме белән түгел, үз исеме белән атарга барыбызга да насыйп булсын.

Асия Әхмәтова, Ижау шәһәре.