Иман йортлары төзелә
ИЖАУ
Ижауның Карл Маркс урамында мәчет төзелеше дәвам итә. Рәсми рәвештә ачылмаса да, бүгенге көндә инде биредән халык өзелми. Өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә хәер-сәдака бирергә, намаз укырга киләләр. “Мәчетнең ачылуын көтәбез, монда хәерләр бирәбез. Сораулар булса да, һәрвакытта мондагы имамнар янына киләбез”, — диде Гөлфинә Хәдиуллина.
Мәчетнең эчке ягында төзелеш тулысынча диярлек төгәлләнгән. “Ахыргы эшләрне башкарабыз”, — ди мәчет төзелеше буенча Удмуртия мөфтие урынбасары Нәгыйм хәзрәт Каюмов. “Тавыш көчәйткеч җайланмалары куелды. Вентиляцияне тикшердек. Аш-су бүлмәсендә ашаганда эссе була иде, хәзер барысы да рәтләнде”, — диде ул. Шулай ук видеокүзәтү системасы көчәйтелгән. Укыту бүлмәләренә компьютер һәм мебель кирәк.
Төп эшләр хәзер мәчет территориясендә дәвам итә. Шәһәр хакимияте һәм юристлар ярдәме белән Аллаһ йорты янындагы кафе һәм ике катлы иске йорт сүтелгән. Әлеге җирне тигезләү эше бара. Гает көннәрендә урамда да намаз укып булсын өчен, асфальт түшәләчәк. Барлыгы 3 мең кешелек өстәмә урын булдырырга телиләр. Хәзерге вакытта мәчет янындагы Интернациональный тыкрыгын киңәйтү буенча сөйләшүләр алып баралар. “Монда бит машиналар куячаклар. Урамны киңәйтү буенча сүз кузгалды инде. Шәһәр хакимияте каршы түгел. Быел булмаса, икенче елга бу эшләребезне бетерергә тиешбез”, — ди Нәгыйм хәзрәт.
Иман йортының икенче як территориясендә шулай ук иске корылмалар сүтелгән. Биредә ял итү урыны, яшел зона, фонтан булачак. Мәчет төзелешенә бүгенге көндә барлыгы 75 миллион сум акча тотылган. Әлеге изге эштә эшмәкәрләр, дин кардәшләребез, оешмалар һәрдаим ярдәм итеп торалар.
Глазов
Глазовта төзелеп килүче мәчет — шәһәр тарихында беренче иман йорты. Җәй аенда мәчет манарасын күтәрү тантанасы биредә яшәүче дин кардәшләребезне бергә җыйды.
Халык иртәдән үк булачак иман йорты янына җыелды. Мөселманнар манараны күтәргәч, мәчет төзелеше дә озакламый төгәлләнер дип ышаналар. “Әбием әйткәннәр искә төште. Ул безгә, балаларга: “Менә авылыбызның мәчетен сүтеп мәктәп ясагач, манарасын кискәч, авылыбыз да нурсыз калды, табигать тә елады”, — дип сөйли иде. Менә бу зур төзелешкә без бик шатланабыз. Мәчет ачылгач, шәһәребез дә ямьләнеп китәр”, — диде, әлеге тантаналы вакыйга килгән Гөлфия Җиһаншина.
Проект буенча бер катлы булачак мәчет төзелеше тукталып тормый. Булачак иман йортының диварлары тулысынча күтәрелеп беткән. Глазов шәһәре имамы Зөфәр Сабреков: “Башкарыласы эшләр шулай да күп. Әле түбәсе юк. Манара күтәргәч, түбәсен ябу эше башланачак. Аннан соң тәрәзәләр, ишекләр куярбыз, иншәАлла. Акча булгач, су да керер, территория дә яңартылыр”, — ди.
Матди ярдәм күрсәтүче, мәчет төзелешен беренчеләрдән булып башлап йөрүче Кәрим Касыймовка бөтен шәһәр халкы рәхмәтле. Милләттәшебез җитәкләгән “Глазов заводлары” оешмасы төзелешкә 10 миллион сумга якын акча да керткән. “Бүгенге көндә 15 миллион сум акча тотылды инде. Шуның 5 миллион 500 мең сумы халыктан кергән ярдәм. 2010 елдагы бәяләр буенча булачак иман йорты 18 миллион сумга төшәр дип исәпләнсә, хәзер бу хак бераз артты”, — диде Кәрим Касыймов.
Яше-карты төзелешкә үз өлешен кертергә тырыша. Манара күтәрү тантанасына килгән аксакаллар да үз сөенечләрен яшермәделәр. “Мәчет булган кадәр тизрәк ачылып, иман йортыннан беркайчан да кеше өзелмәсен”, — дип телиләр алар. Мәчет ачылгач, биредә дин нигезләрен, гарәп графикасын, татар телен өйрәтү курслары оештырылачак. Иң мөһиме: җомга һәм гает намазаларын уку өчен еракка йөрергә туры килмәячәк. “Шәһәрдә мәчет төзелгәч, яшьләр дә дингә ныграк тартылырлар”, — ди өлкәннәр.
Эльвира Хуҗина.