Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Иман йортлары арта
22.05.2014

Иман йортлары арта

Уральский поселогында мәчет төзелеше башланып китте. 20 майда бер төркем дин кардәшләребез, Удмуртия мөфтияте, дин әһелләре төзелешне тантаналы төстә ачып җибәрделәр.

Биредә 300гә якын  милләт­тәшебез гомер кичерә. Алар гореф-гадәтләребез белән бергә дини йолаларыбызны да сак­лый. Берничә ел Ислам нигезе дәресләре, гарәп теле   укытыла. Тик менә  гает һәм җомга намазына дин кардәшләребезгә Сарапул шәһәренә барырга туры килә. Күпләрнең, аеруча өлкән яшьтәгеләрнең, мондый мөмкинлеге дә булмый. Шуңа да, үз иман йортларын булдыру турында милләттәшләребез күптәннән хыяллана.

Төзелеш башлануга Сарапул шәһәре имам-хатибы Әхмәд хәзрәт Халиков, поселокта мулла вазифасын үтәүче Әнфис Салихов, депутатлар Шамил Әкъмәлетдинов, Фелун Шәйхелисламов зур өлеш кертәләр. Әлеге мәчет Сарапул районында беренче иман йорты булачак.
Булачак мәчет поселокның иң күркәм урынында урнашачак. Мөселманнарга әлеге җирнең бирелүенең дә үз тарихы бар икән. “Бу урында кайчандыр ныклы хуҗалык булган. Берничә ел элек көчле янгын чыгып, бөтен каралты-кура көлгә әйләнә, биредә башка нигез коручы булмый. Җирнең хуҗасы — 95 яшьлек Ульяна Толсточенко бүгенге көндә чиркәү каршындагы приютта яши. Мәчет өчен урын эзләгәнне белгәч, ул үзе безгә мөрәҗәгать итте. “Үзем Башкортостанда татар авылында үстем, кияүгә чыгып, бирегә күченгәч тә, татарлар белән янәшә яшәдем. Балаларым, туганнарым да юк, җирне алыгыз”, — диде ул”, — дип сөйләде биредә гомер итүче Нина Мерзлякова.
Аллаһы Тәгалә йорты Балезино районының Кистем авылы мәчете проекты буенча, кирпечтән салыначак. Барлыгы 3 миллионга якын акча кирәк булыр дип көтелә. Удмуртия Республикасы мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин үз чыгышында мәчет салуда милләттәшләребезне бердәмлеккә чакырды. “Удмуртиядә барлыгы 20дән артык иман йорты эшләп килә. Төзеләчәк иман йорты сезнең үзегезгә кирәк. Инде активлык күрсәтеп, җыеннар уздырып, асыл карарлар кабул иттегез. Димәк, биредә яшәүче халык моңа битараф түгел. Төзелеш барышында да шулай бердәм, бергә булыгыз. Киләчәктә бу иман йорты буш тормасын, Аллаһы Тәгалә барыбызга да тәкъвалык насыйп итсен”.
Поселокта гомер итүче мөсел­маннарның үз мәчетләре булачагына Сарапулдан Әхмәд хәзрәт тә сөенә. “Сарапулдан ерак түгел бит алар, күршеләр. Киләчәктә дә аларны ташларга уйламыйм, тиешле дәрәҗәдә дини бәйрәмнәребезне уздырып, вәгазьләр сөйләп, җомга намазына килеп, дус булып яшәргә язсын”, — диде ул.
Мәчет төзелешен тантаналы төс­тә, азан әйтеп, дога кылып ачып җи­бәрделәр. Тиздән нигезен салачак­лар. Гомумән, мөмкинлек булса, төзелешне озакка сузмаска уйлыйлар биредә. Тик моның өчен матди ярдәм кирәк. Дин кардәшләребез, мил­ләттәшләребез дә әлеге изге эштән читтә калмаслар, дип уйлыйбыз.

Эльвира Хуҗина.