Иманлы кеше адашмас
Имансыз кеше фундаментсыз йорт кебек. Без аның шулай икәнен реформалар эпохасында, социалистик һәм коммунизм идеяләре җимерелгәч тойдык. Без, тормышка бер карашта булган күпчелек кешеләр, коммунизм хыялларыбыз тормышка ашмый, өметләребез өзелгәч, көзен агачыннан аерылган сары яфраклар сыман, кайда туктарга, кая кунарга белми, орылып, бәрелеп яши башладык.
Кемдер акча, байлык көчен тоеп, акча колына әверелде, кемдер эшен югалтып, өметсезлеккә бирелеп, үз-үзенә кул салды, кемдер эчкечелеккә бирелде. Иманы ныклы, рухи яктан көчле булмаганнарга хәзер дә авыр. Бигрәк тә балаларга, яшүсмерләргә. Алар бит яхшылыкны да, яманлыкны да бик тиз сеңдерәләр. Туры юлга бастыру, дөрес тәрбия бирү өчен ниндидер маяк, компас кирәк. Әти-әниләргә дә бу заманда балаларына тормышта дөрес ориентир бирергә, картлыкларында таяныч булырдай итеп үстерергә җиңел түгел. Әмма без, Сарапулда яшәүче татарлар, ялгыз түгел. Кечкенә генә шәһәребездә рухи кыйммәтләрне халыкка җиткерүче, һәркемнең дә күңелендә әдәп, әхлак нигезләрен ныгытучы, Ислам дине белән таныштыручы, тәрбия бирүче мәчетләребез бар. Үзәк мәчетебезнең имамы Габделкәрим хәзрәтнең гаиләсе безгә үрнәк булып тора. Кичләрен өлкәннәр, якшәмбе көнне балалар мәчетебезгә белем алырга йөриләр.
Быелгы уку елы да искәрмә түгел. Күптән түгел генә башланган уку елы үтеп тә китте. Балалар мәчетебезгә соңгы дәрескә җыелдылар. Алар әти-әниләре, укытучылар, әби-бабайлары каршында якшәмбе мәктәбендә алган белемнәрен күрсәттеләр. Уку бүлмәсе балаларның Ләйсән абыстай уздырган дәресләрдә дини темаларга ясалган рәсемнәре, кул эшләре күргәзмәсе, гарәп алфавиты хәрефләре, шарлар белән бизәлгән иде. Бәйрәмне Габделкәрим хәзрәт ачып җибәрде. Ул укучыларга, укытучыларга рәхмәт әйтеп, уңышлар теләде. Укытучыларның фидакарь хезмәтләрен билгеләп, бүләкләр тапшырды.
Менә балаларның имтихан тотулары да башланды. Төрле яшьтәге 23 бала, кызлар һәм малайлар төркемнәренә бүленеп, викторина сорауларына җавап бирделәр, ел дәвамында алган белемнәрен кулланып, төрле конкурс, уеннарда ярыштылар. Жюри әгъзалары балларны санап, җиңүчеләрне билгеләгәч, малайларга дәресләрдә игътибарлы булырга һәм җаваплылыкны арттырырга киңәш бирделәр.
Дини белемле, мәчеткә даими йөрүче Әбделмәлик якшәмбе мәктәбендә укучыларны Ислам диненең нигезләре, Коръәни Кәрим белән таныштырды. Балалар ел дәвамында алган бу белемнәрен, өйрәнгән аятьләрне, сүрәләрне яттан сөйләп, әти-әниләрен дә, укытучыларын да куандырдылар.
Хәзерге чорда балаларыбызның туган телебезне белмәүләре, әлбәттә, безне бик борчый. Мәктәпләрдә татар теле укытылмый, күпчелек гаиләләрдә, аеруча катнаш гаиләләрдә ата-аналар да, әби-бабайлар да балалары белән рус телендә аралаша. Шуңа күрә якшәмбе мәктәпләрендә татар теле дәресләре дә алып барылды. Ул дәресләрдә балалар халык авыз иҗаты: әкиятләр, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, уеннар, татарча мультфильмнар ярдәмендә әдәплелек кагыйдәләрен үзләштерделәр, телебезне, әдәбиятыбызны да өйрәнделәр. Бик тырышып һәм яратып “Туган тел” җырын өйрәнделәр.
Укучылар мөселман динен кабул итеп, кичке курсларда Ислам динен өйрәнгән, җомга намазларын калдырмаучы Вадим Пастухов тәэмин иткән ризыклар белән тукландылар. Бик зур рәхмәт аңа!
Безнең якшәмбе мәктәбе әле бик яшь. Без Коръән уку, андагы аятьләрне, сүрәләрне сәнгатьле итеп яттан сөйләү конкурслары үткәрергә әзер түгел. Ләкин мәктәбебезнең киләчәге бар, чөнки белем алырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Бу эштә безнең Габделкәрим хәзрәт белән абыстаебызның роле бик зур. Алар бер кулларына Коръән китабын, икенче кулларына Мөхәммәд (с.г.в.с.) нең хәдисләрен тотып, аларга нигезләнеп, балаларны гына түгел, өлкән буын вәкилләрен дә дини рухта тәрбиялиләр, белем бирәләр.
Хөрмәтле ата-аналар, дин кардәшләребез! Балаларыгызның кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле булып үсүләрен, туган телебезне белүләрен теләсәгез, яңа уку елы башлану белән мәчетебезгә, якшәмбе мәктәбенә рәхим итегез. Үрнәк күрсәтеп, үзегез Ислам дине нигезләрен өйрәнү өчен кичке курсларга йөри башласагыз, тагы да күркәмрәк булыр. Иманыбызны ныгытып, рухи яктан көчле булыйк дисәк, Алллаһы Тәгалә йортына – мәчетебезгә йөрик, белем алыйк, күңелләребезне сафландырыйк.
Гөлсинә Садыйкова, Сарапул шәһәре.