Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - “Иман”лылар — яшь татар лидеры мәктәбендә
22.12.2016

“Иман”лылар — яшь татар лидеры мәктәбендә

Декабрь аенда без, оешманың иң-иң актив егетләре һәм кызлары Казанда узган, яшь татар лидеры мәктәбендә булып кайттык. Чараны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге оештырды. Быел ул сигезенче тапкыр үткәрелде һәм социаль челтәрләрдә татар телен популярлаштыруга багышланган иде. Илебезнең 14 төбәгеннән килгән 18-30 яшьлек иллеләп яшь милләттәшләребез катнаштылар.

Беренче тапкыр катнашучы төбәкләр дә бар иде. Алар Ростов на Дону һәм Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрләре.

Лидерлар мәктәбендә мин үзем 2нче тапкыр катнаштым. Бу чараның төп максаты — чит төбәкләрдәге лидерлык сәләте булган милләттәшләребезне барлау һәм аларның осталыгын, белемен арттыру, үзара тәҗрибә уртаклашу.

Безнең бер көнебез дә бушка үтмәде. Төрле семинарларда, түгәрәк өстәлләрдә, диспутларда, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашуларда катнаштык. Программада мәдәни чараларга да зур өстенлек бирелгән иде. Хәтта төннәребез дә йокысыз үтте дисәк, ялгышмам. Үзара танышып, аралашып туя алмадык. Яңадан очрашу өчен киләсе елда җәй көне узачак Татар яшьләре көннәрен көтәбез.

Гөлфия Әхтәмова, “Иман” яшьләре берлеге рәисе.

Кабатланмас хисләр алдык

 Ринат Фәйзуллин, 31 яшь: “Яшь татар лидеры мәктәбе — минем өчен регионнар арасында  тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы. Бары тик безнекенә охшаш шартлар булган төбәкләрдә  чаралар үткәргән яшьләр генә  кыйммәтле киңәшләр бирә ала. Гомумән, мондый очрашулардан бик күп энергия алып кайтасың”.

Дамир Гыйззатуллин, 23 яшь: “Минем өчен мондый сәфәр яңалык булды. Форумга җыенганда, аның ничек узасын күз алдына китерергә тырыштым. Һәм минем барлык фаразлар да чынга ашты. Алай гына да түгел, лидерлар мәктәбендә мин уйлаганнан тагы да яхшырак булды. Биредә  дуслык атмосферасы хөкем сөрә. Башта беркемне дә белмәгәч, бераз каушап та калган идем. Ләкин “Идел” яшьләр үзәгенә җыелгач, мин әлеге коллективны күптән эзләвемне аңладым. Миңа лекцияләр охшады. Күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдым. Үз гомеремдә беренче тапкыр театрга бардым. Ә аның татар телендә булуы минем өчен икеләтә бәхет иде. Туган телебездә оештырылган КВН уены исә телебезне саклауга юнәлтелгән. Мондый сәфәргә тагы барырга уйлыйм, яңа очрашулар көтәм”.

Гөлия Хәмидуллина, 22 яшь: “Шундый үзенчәлекле, эчтәлекле, кызыклы чара үткәргәннәре өчен оештыручыларга бик зур рәхмәт. Без үз белемебезне арттырдык, яңа танышлар таптык, яңа кичерешләр алдык. Яшь татар лидеры мәктәбе – үзеңне төрле яктан ачарга, максатчанлыкка өйрәнергә ярдәм итә. Мин әлеге чарада катнаша алуыма, киләчәктә тормышта кирәк булачак тәҗрибә туплавыма сөенәм”.