Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - “Иман”да — яңа рәис
6.12.2017

“Иман”да — яңа рәис

3 декабрь көнне Удмуртиянең “Иман” татар яшьләре берлегенең чираттан тыш отчет-сайлау конференциясе узды. Яшьләр бу җыелышта идарәнең яңа составын һәм рәис сайладылар. Кызыклы да, файдалы да очрашу булды ул. Җыелышка “Иман” берлегенең Ижау, Сарапул, Можга, Воткинск шәһәре бүлекчәләреннән активистлар җыелган иде. Шулай ук УР Милли сәясәт министрлыгының әйдәп баручы белгече – Алена Наговицына, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова катнаштылар. Алар яшьләргә үзләренең теләкләрен җиткерделәр, киңәшләрен бирделәр.
Моннан ике ел элек җи­тәкчелек эстафетасын Дилия Гатауллинадан “Иман”ның актив әгъзасы Гөлфия Әхтәмова алган иде. Үзенә тапшырылган вазифага җаваплы карап, яшьләрнең ышанычын аклады ул. Соңгы ике елда “Мин татарча сөйләшәм”, “Татарча диктант” акцияләре, әти-әниләр көне уздырылды, ятим балаларга ярдәм күрсәтелде. “Чәк-чәк” бәйрәме, “Татар кызы” конкурсы зур дәрәҗәдә үткәрелде. Актив яшьләр Татарстанда узган күп төрле чараларда, фестивальләрдә катнаштылар. Шушы дәвердә Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнү дә “Иман” эшчәнлегенең нәтиҗәле икәнлеген, дөрес юлдан атлауларын исбатлый. “Башта бик курыксам да, арт­ка чигенеп булмаганлыкны аңладым. Мин уздырган җыелышка бер генә кеше килгән чак­лар да булды. Шул вакытта кулны төшерергә ярамаганлыкны аңладым. Җиң сызганып эшкә керештем. Бүгенге көндә бер­легебездә ныклы команда тупланган, максатлар бил­геле. Рәис вазифасында ике ел – минем өчен күп вакыт. Урынны башка кешегә бирергә кирәк дип саныйм. Яңа кеше ул — яңа проектлар, яңа идеяләр дигән сүз. Мин үзем дә “Иман”нан китәргә җыенмыйм. Активистлар рә­тендә калып, яңа рәискә ярдәм итәчәкмен”, — диде Гөлфия.
Конференциядә бер­лек­нең ике еллык эш­чәнлегенә нәтиҗә ясалды. Сарапул һәм Можга бүлекчәләре рәисләре дә үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар. “Соңгы ике елда шәһәребездә берлек эшчәнлеге җанланып китте. Без шәһәр күләмендә узган һәр чарада да катнашырга тырышабыз. “Татар егете”, “Татар кызы”, “Ханым-солтаным” конкурслары Можгада гөрләп үтте, киләсе елда да бу бәйрәмнәрне уздырырга уйлыйбыз”, — диде Можга бүлекчәсен җитәкләгән Айдар Низамбиев. Шуны искәртеп үтәргә кирәк, моңа кадәр ул рәсми рәвештә рәис итеп сайланмаган булган. Үз шәһәрендә “Иман” бүлекчәсе эшен җанландыру, төрле чараларда катнашу – бары тик аның инициативасы була. Әлеге уңышларын, башкарган эшләренең нәтиҗәләрен күз алдында тотып, бердәм тавыш белән ул Можгада “Иман” берлегенең яңа рәисе итеп сайланды.
Барлык чыгышлардан соң идарәнең яңа составы билгеләнгәч, “Иман” берлегенә яңа рәис сайлау вакыты җитте. Быел “Татар кызы — 2017” бәйгесендә җиңүче Назлыгөл Насыйрова һәм 5 елдан артык оешма эшчәнлегендә актив катнашкан, шулай ук “Татар кызы — 2013” һәм “Татар кызы — 2017” конкурсы финалисты Гүзәлия Кашапова үз кандидатураларын тәкъдим иттеләр. Алар рәис булып сайланган очракта нинди яңа проектлар өстендә эшләячәкләрен, үз максатлары турында сөйләделәр. Икесе дә уңган, милләт өчен янып тора торган кызлар. “Иман” берлеге каршында “Яшь журналистлар” мәктәбен оештырырга, яшьләр өчен эшмәкәрләр белән мастер­-­
класслар уздырырга те­лим”, — дип, үз планна­ры белән уртаклашты Назлыгөл. Ә Гүзәлиянең те­ләге — “Иман” яшьләре белән театр түгәрәге оештырып, татарча спектакльләр кую. “Бу яшьләргә телебезне өйрәтергә, әдәбиятыбыз белән танышырга этәргеч булачак”, — ди ул. Иң күп тавыш җыеп, “Иман”ның яңа рәисе итеп Гүзәлия Кашапова сайланды. Аңа уңышлар, моңа кадәр башкарылган эшләрнең дәвам итүен телибез. Назлыгөлнең дә “Иман” активистлары рәтендә калып, Гүзәлия белән кулга-кул тотынып эшләвенә ышанабыз. Республикада милләтебезне, телебезне саклау буенча башкарасы эшләр әле бик күп. “Иман” яшьләре оешмасының бу юнәлештә киң кырлы, нәтиҗәле эшләр алып баруын телибез.

Эльвира Хуҗина.