Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - «Иман»да яшьләр саны арта
31.05.2017

«Иман»да яшьләр саны арта

«Иман» татар яшьләре берлегенә яңа килгән яшьләрне кабул итү бәйрәме булды. Барлыгы 13 егет-кызлар катнашты. Кызганыч, тагын бик күпләр килә алмый калды.

Әлеге чарага без бер ай дәвамында әзер­ләндек. Иң авыры кат­нашучылар өчен квест төзү булды. Квестның эчтәлеге шәһәребезнең күренекле урыннары һәм Удмуртиядә яшәүче татарлар тарихы, халкыбыз мәдәнияте белән бәйле иде. Без ахырга кадәр яшьләрдән җыелу урынын һәм вакытын сер итеп сакладык. Билгеләнгән көнне “Иман”га кабул ителергә тиешле кызлар һәм егетләр Коралчылар мәйданчыгына җыелды. Шуннан соң квест уены башланды. Беренче бирем: яшьләргә безне, ягъни оештыручыларны табарга кирәк иде. Әлеге табышмакны алар бик тиз чиште. Барыбыз да Халыклар дуслыгы янында очраштык. Уен дәвам итте. Яшьләрне өч командага бүлеп, төрле биремнәр бирдек. Алар табышмаклы сорауларыбызны чишеп, билгеләнгән урынны табарга, шул урынны фотога төшереп, оештыручыларга җибәрергә тиеш иделәр. Ә без бу арада Пироговода шашлык пешереп, катнашучылар өчен өстәл әзерли тордык.

Бөтен командалар да биремнәрне чишеп бетергәч, безнең янга килделәр. Биредә берлеккә кабул иттек, катнашучыларга аларның “Иман” татар яшьләре берлегенә кабул ителгәннәрен исбатлаучы беләзекләр бүләк ителде.Табигать кочагында ял итеп, күңел ачкач, вакытның узуы да сизелмәде. Кичтән барыбыз да татарча дискотекага киттек.
Шушындый уеннар аша “Иман” татар яшьләре бер-берсе белән ныграк таныша, дуслаша. Барыбыз да бик нык арысак та, күңелләрдә бары тик матур хисләр генә калды. Бәйрәмне оеш­тырырга ярдәм иткәннәре өчен “Иман” татар яшьләре берлегенең активистлары Гүзә­лия Кашаповага, Дамир Адыловка, Ләйлә Шәймөхәммәтовага зур рәхмәт.

Гөлфия Әхтәмова, Ижау шәһәре.