Ил язмышы — кеше язмышы…
Озак еллар Сарапул шәһәренең беренче санлы сырхауханәсендә хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы хезмәт ветераны Сәмәния Хәсән кызы Рәшитованың (Валеева) тормыш юлы турында сөйләгәннәрен тыңлаганнан соң, ил язмышы — кеше язмышы дигән сүзләрдә хаклык бар икәненә тагын бер кат инандым. Газета укучыларга Сәмәния апа сөйләгәннәрне үзгәртмичә бирергә булдым.
Балачак
Мин 1940 елның 7 нче июнендә Татарстанның Актаныш районы Татар Ямалы авылында туганмын. Әтием — Хәсән, әнием — Шәмсеҗиһан. Абыйларым — Билал, Вилдус, энем Хәләф. Әтинең әнисе — Камилә. Әткәйнең бер күзе сукыр иде, балачагында колын тибеп, күзе күрмәс булган.
Мин туган җәйне җирле халыктан бушап калган Карело-Фин Совет Социалистик Республикасын халык белән тулыландырырга дип, ил күләмендә әмер чыга. Беренчеләрдән булып, башка кешеләргә үрнәк күрсәтеп, әти гаиләсе белән күчеп китәргә җыена. Камилә әби: “Мине алсагыз гына барасыз”, — дип каршы чыга. Шулай итеп әти Камилә әбине дә алып китәргә ризалаша. Җыену бик ашык-пошык булгандыр инде, миңа туу турындагы таныклыкны каләм белән генә язып биргәннәр. Язулары юылган, мөһере генә калган.
Яңа җирдә бер ел яшәгәнбез. Инәкәйнең сөйләве буенча, анда бик кыен булган. Шулай яшәп ятканда, 1941 елны сугыш башлана. “Кире кайтырга!” — дип, боерык килә. Боерык бик каты булган: “Киемне ике, өч, дүрт кат кияргә, кулга бер төенчек тә алмаска! Халыкны җыеп, 3 баржага утырталар. Буксир баржаны Нива елгасы буенча алып барган. Кайткан вакытта өч баржаның уртадагысына фашистларның бомбасы төшә. Кешеләр суга батып үлгәннәр. Бер баржа Ленинградка туктаган, өченчесе Финляндия ягына килеп сыенган.
Инәкәй сөйләве буенча, кайтуы бик авыр булган. 1 айдан артык кайтканнан соң, Свердловск шәһәренә килеп җиткәнбез. Аннан авылыбызга кайтып кергәнбез.
Кайтып кергәндә, безнең өй тәрәзәләре такта белән кадакланган, бик күңелсез булган. Шул ишегалдында әткәйнең Хәлим абыйсы зур итеп өй салган. Ул колхоз рәисе булып эшли иде. Кайтып кергәч, иң беренче әткәйне сораганбыз. Безнең әткәй юлда ук юк булды.
Ашарга, эчәргә юк. Безгә бер буханка ипи бирә иделәр. Татар Ямалысы бик матур, хөрмәтле авыл иде. Зур заготзерносы, Агыйдел буенда пекарнясы бар иде. Инәкәй балык бригадасында эшли башлады. Кыш көне Сөтлә күленнән чабатасы аягына ябышып кайта иде. Чабатасын мич алдында җебетеп, салдырып, аякларын көчкә җылыта идек. Төнлә йокларга ятканда, кыш көне мин үз яныма сарык бәрәнен ала идем. Ул да миңа өйрәнеп, дуслашып беттек.
Инәкәй җәй көне ат көтүе көтте. Яшәве азрак җиңеләеп китте. Безнең 11-12 яшьләрдәге Билал абыебыз җир сөрә иде. Аңа эш көненә он бирделәр. Без аны көтеп алып, ашка сибә идек.
Беркөнне безнең ишегалдына сыер керттеләр. Без бик сөендек. Әмма бәхетсезлеккә каршы, сыерыбыз үлеп китте. Инәкәебезнең шул вакыттагы елавы һаман күз алдымда. Камилә әбиебез бик булган, эшчән, толып, тун, башка киемнәр тегә иде. Үз һөнәренең кайберсен миңа да биреп калдырды. Миңа догалар да өйрәтте. Бу догаларны мин бу көнгә кадәр беләм, эчемнән генә укыйм. Без әбекәйне, ул безне яратты. Гомере буена безне ташламады.
1946 елның август азакларында бер укытучы апаны безгә яшәргә керттеләр. Без аны Якупова апа дип йөртә идек. Шул апа 1 нче сентябрьдә мине үзе белән мәктәпкә, үз укучылары янына алып барды. Миңа 6 яшь иде. Дәрескә кыңгырау шалтырады, без парта араларына утырдык. Укытучы апа балалар белән танышты да, иң беренче сорау шул булды: “Йә, балалар, кем нинди шигырь сөйли ала. Кулларыгызны күтәрегез”, — диде. Балалардан калмыйча, мин дә кулымны күтәрдем. Укытучы апа иң беренче миннән сорады бит. “Йә, акыллым, синнән башлыйбыз,” — диде. Мин басып, башымны югары күтәреп, күкрәгемне киереп тотындым сөйләргә:
Биек тауның башларында
Горчица чүмәләсе.
Быел умач уасы юк
Он гына сибәләсе.
Апа: “Утыр җаным, утыр. Башка бер җирдә дә сөйләмә болай. Юкса, мине төрмәгә утыртырлар”, — диде. Без апа белән өйгә кайттык. Апа дәрестә булган хәлне инәкәемә сөйләде. “Класста нинди генә балалар булмас, — диде ул. — Парторг, председатель балалары, өйләренә кайтып сөйләсәләр, минем баштан сыйпамаслар”, — диде. Бик жәлләдек апаны.
Шулай итеп бер ел үтеп тә китте. Миңа 7 яшь тулды. 1 нче сентябрьдә мәктәпкә барырга насыйп булмады. Инәкәй мине җитәкләп каядыр алып китте. Күлләр буйлап, болыннар аша барабыз, бик биек Кирмәнчек тавы артта калды. Бер елга буена килеп туктадык. Инәкәй белән утырып ял иттек, азрак капкалап алдык. Бервакыт инәкәй: “Чыгып алыгыз”, — диеп кычкыра башлады. Куе таллык арасыннан көймә килеп чыкты. Без шуңа утырып, икенче ярга төштек. Ул “йөзеп йөрүче утрау”, русча әйткәндә “Плавучий остров”, гади итеп “Наплаву” дип йөртәләр иде. “Иңе-буе 7 км”, — диделәр.
Безне Камаловлар гаиләсе бик яхшы, ягымлы итеп кабул иттеләр. Гыйльфан бабай, Нурсания әби (аның әнкәсе дә бар иде), аларның балалары: Әхнәф, Әзһәм, Мәүҗүдә, Хәмит, Заһит (1948 елда туды) һәм икенче гаилә — Хановлар гаиләсе: Хаҗи бабай, аның карчыгы һәм аларның балалары Әбүдәр абый, Асия җиңгәчәй, Шәех абый, Флүдә апа (2015 елда авылга кайткач, Асия җиңгәчәй белән очраштым).
“Наплаву” җирлегендәге эшләрне Хаҗи бабай алып барган, ахры. Бик усал иде. “Наплаву”да 2 өй иде. Мунча су буенда землянкада, шунда мунча керә идек. “Наплаву” печәнгә бик бай булды. Төрле колхозлардан киләләр иде печән чабарга. Балыкчылар җылым белән балык тотып, шунда болында балык шулпасы пешерә иделәр, печәнчеләр дә, балыкчылар үзләре дә ашыйлар иде.
Чапкан печәнне киптереп, җыеп, ике өй кырына эскертләп куялар, шул печәнне махсус җайланма белән 25әр кг итеп кысалар иде. Без шул печәнне кысар өчен тимерчыбыклар әзерли идек. Тимерчыбык 2,5 метр, бер башын бөтерә идек, ул башында кечкенә ыргак; тимер тоткыч белән кысып, элмәккә кигереп бөтерә идек, станокның икенче башында тимер кискеч иде, шул кискечкә салып, чыбыкны кисә идек. Шул кипләнгән печәнне зур үзйөрешле баржага төяп алып китәләр иде. Төяшергә минем дә булышканым булды. Эшчеләргә ашарга, эчәргә алып бара идем. Ашамлык бик нык исәптә булды. 1 кисәк ипи җитмәсә, юллап китә идем.
1948 елны шул “Наплаву”га әткәй кайтып килде. Чирләш иде. 1949 елны бик сөенеп бер малай алып кайттылар. Аңа Хәләф исеме куштылар. Әткәй үзе исән чагында инәкәйгә болай дигән: “Ике малай фамилиясенә үземнең исемемне куям, ә кызым белән Хәләф улымны Валеев фамилиясендә калдырам,” — дигән. Шулай итеп, минем ике абый Хәсәновлар, ә мин Хәләф энем белән Валеевлар булып калганбыз. 1949 елда Хәләф дөньяга килгәч, Камилә әбекәй үлеп китте. Ямалыга алып кайтып җирләделәр мәрхүмне. Әткәй яңадан юк булды. Аны “Тарловка” дип аталган санаторийда диделәр.
Шулай итеп 5 ел үтеп китте. Шул 5 елда мин “Наплавуда”гы балалар белән, көймәгә утырып, Чирәм колагына укырга бара идем.
Анда 1-4 классны Ямалыдан Җәһилә апа укыта иде. Ямалыда Җәһилә апалар безгә урам аша гына, капма-каршы яшиләр иде. Җәһилә апа мине классына алмады.
Мин шунда берәрсенә кереп утырып, дәресләр бетүен көтә идем. 1952 елда 12 яшьтә Дербышка мәктәбенә 1 сыйныфка укырга кердем.
Дербышкадагы тормыш
Дербышка бистәсе (поселок) Актаныш районы составына керә иде. Дербышка мәктәбе ул заманда бик зур ике катлы, унъеллык мәктәп иде. Мәктәптә укулар урыс телендә алып барылды.
Мине Фарраховларга фатирга керттеләр. Карчыгы Дуня апа урыс иде. Балалары: бер кыз, ике малай. Миңа анда бик кыен булды. Соңыннан бер әби белән бер бабайга калдырдылар. Зәки бабай Хуҗин иде. Дербышка бик зур иде: зур хастаханә, зур ашханә, кер юа торган урын, клуб бар иде. Соңрак шәһәр тибына күчерелә, дип сөйлиләр иде. Кызганычка каршы, су басу зонасына кертелеп, Дербышканы күчерделәр.
Мәктәптән 3 км ераклыкта Дербышка дип аталган күл бар иде. Анда кызлар белән су керә идек, бик күңелле иде, кызлар белән бик тату булдык. Мин укыганда, бик актив идем. Кыш бабай янында Кар кызы да булдым. Шигырьләр яза идем. Затон, заготзерно, пристань клубларында чыгыш ясый идек. Җәй көннәрендә заготзернода эшләдем. Районнардан килгән машиналарны үлчәп, икмәкләрен бушатырга кертеп җибәрәм. Бушатып чыкканда, тагын үлчәүгә кертәм. Мине Зиннур абый Митигуллин шулай өйрәтте. Төннәрен транспортер аша икмәк әйләндерә идек.
1953 елның язында Дербышкага яшәргә инәкәй килде. Без өчәү яшәдек: мин, инәкәй, Хәләф. Ике абыем Ямалыда булдылар. 1953 елда әткәйне алып кайтып, Дербышка хастаханәсенә салдылар. Күп ятмады, аңа мине күрсәтмәделәр. Бик авыр булгандыр инде. Берничә көннән әткәй үлеп китте. 1953 елның 10 февралендә Дербышкада җирләдек.
Сарапул шәһәрендә
7 сыйныфны тәмамлагач, Актанышка — район үзәгенә төшеп, паспорт алдым, 1959 елның 20 маенда Сарапулга килдем. Сарапул шәһәрендә беренче тапкыр исерек татарларны күрдем һәм шаккаттым. “Татарлар да эчә башлаганнар”, – дип уйладым.
Килгән көнне үк 203нче санлы заводка эшкә урнаштым, ул хәзерге «Радиозавод», 12 нче цех. Эштә бик хөрмәт иттеләр. 1961 елның 8 мартында Мактау грамотасы белән бүләкләделәр, өч хезмәт хакы күләмендә премия бирделәр, 750 сум элеккеге акча белән зур акча иде. Ул акчага киендем: җәйге, кышкы киемнәр алдым.
1961 елның җәендә урамда бер апа минем арттан килеп, ипләп кенә 2 чәч толымымнан сыйпады да болай диде: “Укыйсың киләме?” Мин шунда ук җавап бирдем: “Әйе!” Ул: “Иртәгә Гагарин урамындагы 67нче санлы йортка, баш врач кабинетына кил”. Мин икенче көнне ул әйткән адресны эзләп бардым. Урамда очраткан апа ул баш врач Жижина Галина Григорьевна булып чыкты. Без бер-беребезне бик якын итеп сөйләшә башладык. Ул миңа болай диде: “Мин сине беренче күрдем. Хәзер синең белән икәү 30 кыз бала җыеп, берьеллык курслар ачабыз”. Шулай итеп без аның белән 30 кызны җыйдык. Көндез больницаның балалар бүлегендә эшләдем, кич укыдым. Бер ел сизелми дә үтеп китте. Балалар яслесенә 4 айлык балаларны карарга эшкә җибәрделәр. 1961-64нче елларда безнең төркемне медучилищега алдылар. Без анда кичке бүлектә укыдык, көндез эшләдек. 4 ел укыдык. Безне чыгарганнан соң, башка андый уку булмады.
Мин бергә укыган кызлар белән төнлә хирургия бүлегендә дежур тора идем. Бик ошады. Бүлек мөдиреннән бирегә эшкә алуларын сорадым. Ул миңа рөхсәт итте. Ул медсанчасть Электрогенератор заводыныкы, Көньяк бистәсендә (Южный поселок) Молодежная урамы, 7 нче йортта иде. Шулай итеп, хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли башладым.
Ул елларда Сарапулда автобусларда, җәмәгать урыннарында татарча сөйләшкәнне ишеткән булмады. Безнең бүлектә дәваланучылар арасында татарлар да була иде. Бүлек мөдире Вихерт Евгений Леонгардович авыруларны тикшереп чыкканда (“обход”) үзе белән ала иде. Мине “Самания Хасановна — переводчица” дип йөрттеләр.
Шулай беркөнне 1964 елда эшемнән бер кеше чакырып чыгарды. Ул татар егете Равил Галиев булды. Миңа татарча язылган китап биреп: “Укып кара”, — диде.
7 классны урыс телендә бетерсәм дә, укып күрсәттем. Сөенде дә миннән: “Театрда уйныйсыңмы?” – дип сорады. Риза булдым. Электрогенератор заводының мәдәният йортында “Бүре малае” дигән спектакльне күрсәттек. Халыкка бик ошады. Бүре малае — колхоз рәисе. Ә мин аның хатыны — авыл укытучысы идем. Чайковскийга, Можгага, Глазовка бардык. Бик яратып карадылар. Хәтта газеталарга да яздылар. 1965 елда кияүгә чыктым. Кемгә дисезме? Бүре малае — колхоз председателенә – Фәнил исемле егеткә.
3 сотый җиргә йорт салып, мал асрап, сыер савып, дөнья көтеп яшәдек. 2 кызыбыз үсте. Дөнья булгач, ачысы да, төчесе дә булгандыр инде, әмма бернигә дә үкенмим”, — дип тәмамлады сүзен Сәмәния апа.
Мин моңарчы Сәмәния апа белән таныш түгел идем. 2018 елның февраль аенда мин Актанышка әтинең бертуган апасы 92 яшьлек (документлар буенча 90 яшь) Хафизә апа янына кайткан идем. Максатым — Хафизә апа исән чагында, бабайлар турында тагын да күбрәк белү иде. Шунда сөйләшә торгач, ул минем Бәдертдин бабайның бертуганы Камилә әбинең оныгы Сәмәния апаның Сарапул шәһәрендә яшәгәнлеген әйтте. Татар Ямалы авылында эшләгәндә, Сәмәния апаның ике туганы Флүс абыйның балаларын укытырга туры килсә дә, Сәмәния апаның барлыгын белми идем. Миңа, әлбәттә, Сәмәния апаны Сарапул шәһәрендә юллап табу авыр булмады. Шунысы кызганыч, шундый туганымның барлыгын нишләп иртәрәк белмәдем икән?
Эшләү дәверендә берничә тапкыр “Лучшая медсестра города” ярышында катнашып, беренче урыннар алган. Аның турында Ижау шәһәре дә ишеткән. 1977 елда аны Ижау шәһәренә чакыралар. Анда барыр өчен ныклап әзерләнә ул. “Үзебезнең ишегалдында татарча биергә өйрәндем. Бервакыт медсестралар эштә кыска халат кия башладылар. Палатада укол ясаганда, шулай ук капельницалар куйганда, бөгелергә дә туры килә. Мин: “Әйдәгез әле чалбарлы костюм модасын кертик”, — дидем. Тиз генә ак, зәңгәр, яшел төстәге костюмнарга заказ бирдек. Акны операция ясаганда кияргә, ә зәңгәр белән яшелне — башка вакытта. Шуларны әзерләп, сәхнәдә күрсәттем, татар биюе дә ярдәм итте. Беренче урынны бер фельдшер алды, ә икенче урынны – мин”, — дип сөйли ул шушы күңелле мизгелләрнең хатирәләренә бирелеп.
1984 елда Сәмәния апа “За долголетний, добросовестный труд” дигән күкрәк билгесенә, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булган. 1988 елда Владикавказга бушлай 1 ай ял итәргә юллама, 50 яшь тулу уңаеннан зур “Атлант” суыткычы бүләк иткәннәр.
“Лаеклы ялның 17 елы сизелмичә үтеп китте. 2017 елда миңа 77 яшь тулды, ә 12 июньдә медицина хезмәткәрләре көнендә, «Радиозавод»ның мәдәният йортында, сәхнәгә чакырып, озак еллар намуслы хезмәт куйганым өчен Мактау грамотасы бирделәр. Бик зурладылар, сөендем”, — ди ул. Үз чиратымда мин Сәмәния апага корычтай нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгысыз-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, бала-оныкларының игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүен телим.
Флария Вәгыйзова язып алды. Сарапул шәһәре.