Ил хатасының яралы язмышлары
СССРда яшәгәндә безнең төп идеологиябез: “Барлык милләтләр дус-туган булып яшибез, иңгә-иңне куеп дустанә мөнәсәбәтләрдә коммунизм төзибез”, — дигән лозунгка туры килде. Ләкин чын дөреслек Кремль идеологлары игълан иткән постулатлардан башкачарак иде шул. Күрәсең, Украинада милләтчелек чире без Советлар Союзы дигән илдә яшәгәндә дә киң таралган булган. Бер караганда, Украина халкы киң күңелле, кунакчыл, юмарт кебек күренә. Ә менә Россия һәм Украина мөнәсәбәтләре турында сүз чыкса, бөтен караш бер секунд эчендә үзгәреп китә иде. Имеш, Россия гомер-гомергә Украина хисабына яшәде, безнең җиребез уңдырышлы, халкыбыз эшчән, без бай яшәргә тиеш, ә Россия безне талаганга без ярлы яшибез (ә чынлыкта исә, Украина шактый мул тормышта яши иде). Украина милләтчеләренең СССРда яшәүчеләрне “москаль” дип атаулары бөтен дөньяга билгеле.
Бу күренешнең үз сәбәпләре бар. Һәр ил тарихында да элекке сәяси режимнар, җитәкче даирәләр ясаган хаталар була. Ул хаталарның күбесе киләчәк буыннарның тормышына, кызганычка каршы, тискәре тәэсир ясыйлар, ә кайчакта, канлы сугышларга да сәбәпче булалар. Европа уртасында урнашкан Украина да андый тарихи ялгышларга дучар була. Кайбер көнбатыш өлкәләрне (Львов, Ивано-Франковск һ.б.) Австро-Венгриядән тартып алып, көчләп Украинага кушылалар. Элек Россия территориясе булган кайбер өлкәләрне дә (Донецк, Луганск һ.б.) Украинага кушалар. Бу очракларда халык фикерен берәү дә сорап тормый.
Халык фикеренә каршы барып, төрле сугышлардан соң илләрнең территорияләрен канлы балта белән чапкалап бүлүләр тарихта эзсез калмыйлар. Украина белән дә шул ук хәл. Мөстәкыйль дәүләт булгач, Украинада тормыш күзгә күренеп начарая (элек Россия хисабына яшәгән ил үз көнен үзе күрергә мәҗбүр була бит!). Ил җитәкчеләре, сәяси партияләр икътисадны ныгыту, халыкны эш белән тәэмин итү, Россия белән дус-тату булган булып яшәү урынына бөтен үз ялгышларын Россиягә сылтау белән шөгыльләнә башлыйлар (имеш, Россия 46 млн халкы булган Украинаны бушка ресурслар (нефть, газ һ.б.) белән тәэмин итүдән баш тарта… Рус милләтен, рус телендә сөйләшүче халыкларны ачыктан-ачык кысу, җәберләү башлана.
Украинадагы бу хәлне Америка үз файдасына кулланырга уйлый. Чыннан да, әгәр Украинаны үзенә буйсындырып, анда үзенә кирәкле кешене президент кәнәфиенә утыртса, Украинаны НАТО әгъзасы итеп кабул итсә, анда үз ракета базаларын төзесә, Америка үзенең төп максатына ирешә алачак бит. Ул вакытта Россиянең бөтен территориясенә Америка ракеталары куркыныч тудырып торачак. Россия теләсә-теләмәсә дә үзенең куркынычсызлыгын тәэмин итәргә бурычлы. Менә шуның өчен дә Россия халкы президент Владимир Путинның, Украина мәсьәләсендәге карарларын берсүзсез яклый да.
Ә Донецк һәм Луганск өлкәләрендә яшәүчеләр ополчениеләр оештырып, Украинаның милләтче фашистларына кораллы каршылык күрсәтергә, Украина җиренә Америка һәм НАТО илләре гаскәрләрен кертүгә үзләренең каршы булуларын күрсәтергә мәҗбүр булдылар. Украинаның даими армиясе һәм олигархлар оештырган батальоннар Донецк һәм Луганск өлкәләрен утка тоттылар. Берничә ай барган сугышлар Донецк һәм Луганск өлкәләрендә нәкъ Гитлер гаскәрләре кебек авыл һәм шәһәрләрне җимерү эшләре алып бардылар. Күпме авыллар юк ителгән, шәһәрләрдә күпме йортлар һәм башка корылмалар җимерелгән, күпме кеше гомере өзелгән — моны әле беркем дә тәгаен генә белми. Чөнки андый исәпне беркем дә ясамаган. Исәп-хисап әле алда… Кылынган җинаятьләр өчен гаеплеләрне хөкемгә тарту кайчан булыр — билгесез.
Ә менә сугыш булган урыннардан төрле илләргә китеп, гомерләрен саклап калган качакларның саны билгеле. Украинаның тыныч өлкәләренә 200 мең кеше киткән. Бу сан бик аз дияр идем. Ә бит Луганск һәм Донецк өлкәләрен дә барлыгы 7 миллионга якын кеше яши. Димәк, потенциаль качаклар саны шул кадәр булырга мөмкин. Көнбатыш Европа илләре Украина качакларын кертергә ашыгып тормыйлар. Польшага, мәсәлән, 2014 елда 15 мең кеше килгән, шуларның берсенә дә рәсми рәвештә качак статусы бирелмәгән. Димәк, ярдәм дә чикләнгән дигән сүз. Германиягә бары тик 600 кеше генә качак статусы сорап гариза язган. Румыния — 3500 кешене, Латвия 40-60 мең качакны кабул итә алуы турында белдергән. Чынлыкта, ул илләргә берән-сәрән генә качаклар киткән. Телне белмичә торып, русларны яратмаган ул илләргә кем барсын ди инде?
Ә нәрсә соң ул качак статусы? Илен, яшәгән торагын, бөтен мөлкәтен калдырып, үзенең һәм балаларының гомерен саклап калу өчен чит илгә киткән кешегә нәрсә бирә ала ул? Беренчедән, ул кешегә медицина ярдәме һәм дарулар алу хокукы бирә. Икенчедән, ялланып кайда да булса яки үз эшеңне ачып эшләү хокукы бар. Өченчедән, кеше социаль яклау хокукы ала. Дүртенчедән, Россиядә даими рәвештә яшәү хокукы һәм Россия гражданины булу хокукын бирә.
Инде бик күп тапкырлар хәбәр ителгәнчә, качакларның төп өлеше Россиягә килде. Аларның саны — 1 млн чамасы. Шуларның 105 меңе качак статусын алган (“АиФ” №38 — 2014), 60 мең кеше вакытлыча урнашу пунктларында яши. Һәр көнне 500 кеше Россиягә күчеп килү программасына керергә теләве турында теләк белдерә. Качакларның 25 мең мәктәп яшендәге балалары мәктәпләргә алынган. Хөкүмәт качакларның балаларын югары уку йортына кабул итү турында махсус карар да кабул итте.
Беренче карашка, Украина качакларын Россия бик тә теләп, кадерле кунактай кабул иткән кебек тоелды телевизор экраннарыннан. Кызганычка каршы, алай уйлау беркатлылык булыр иде. Качакларның күбесе бер кат кием һәм документларын гына алып, Украина армиясенең бомбага тотуыннан куркып туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган мескеннәр.
Уйлап карагыз, миллион кешене торак белән тәэмин итәргә, ашатырга-эчертергә, тормыш шартлары тудырырга һ.б. бик күп нәрсәләр кирәк. Юкка гына качакларны бөтен регионнарга план рәвешендә бүлеп бирмәгәннәрдер. Ә аларны тәэмин итәргә ничә млрд сум акча киткәнлеге, мөгаен, дәүләт сере булып калыр…
Төрле өлкәләрдә качакларны төрлечә каршы алганнар. Мисал өчен Архангельск шәһәренә килеп урнашкан качаклар турыдан-туры Мәскәү Кремленә президентка хат юллаганнар (“АиФ” №38 — 2014) “Безгә шундый ишарә ясыйлар: без монда беркемгә дә кирәк түгел. 15 сентябрьдә безне торактан куып чыгару белән куркыталар. Балаларга укырга мөмкинлек юк… Балалар ашамлыклары, дарулар, шәхси гигиена әйберләре юк…” Комиссия килеп тикшерә шикаятьне. Зур гына шау-шу күтәрелә. Күрәсең, җирле халык арасында да, качаклар арасында да тиешле аңлату эшләре булмагандыр.
Кайбер башка өлкәләрдә дә качакларны урнаштыру мәсьәләсе авырлык белән чишелә. Мисалга, Хабаровск краенда әле үткән елгы су басудан соң бөтен кешеләрне дә торак белән тәэмин итеп өлгермәгәннәр. Ә шуның өстенә качаклар проблемасы да өстәлгән… Ә менә Ставрополь краенда качакларны авыл хуҗалыгында эшкә билгеләгәннәр. Ә аларның балалары мәктәптә укучылар санын арттырып, укытучыларның хезмәт хакы артуга сәбәпле булганнар.
Ничек кенә булмасын, Россия хөкүмәте Украина качакларын тормыш өчен кирәкле нәрсәләр, эш белән тәэмин итәргә тырыша.
Белгечләр әйтүенчә, Россиядә 2 млнга якын эш урынына вакансияләр бар икән. Федерация Советы хезмәткәре В. Рязанский әйтүенчә, илгә югары квалификацияле эшчеләр күп кирәк. Шундый эшләргә качаклардан 18,4 мең кеше инде урнаштырылган.
Җәмгыять өчен иң авыр проблемаларның берсе — качакларга гади кешеләрнең мөнәсәбәте. Сер түгел, Урта Азия мигрантларына “килеп тулдылар монда” (“понаехали тут”) дигән караш киң таралган. Белгечләр Украина качакларына андый караш булмас, дигән фикердә. Беренчедән, алар сугыш булган җирдән үз гомерләрен саклау өчен (ә “озын акча” артыннан куып түгел) килгән кешеләр. Ә андыйларга безнең халык мәрхәмәтле. Икенчедән, алар руслар, димәк, тел проблемасы юк. Ләкин бу әле авырлыклар бөтенләй булмас дигән сүз түгел.
Психологлар фикеренчә, Украина качакларына мөнәсәбәт Россия җәмгыяте өчен бер сынау булачак: цивилизацияле халыкмы без, кешелек сыйфатларыбыз нинди? Сүз дә юк, канәгатьсезләр дә табылыр. Ләкин авырлыкларның кешене рухи яктан дәвалавын да онытмыйк. Иншалла, шулай булсын!
Гыймран Сафин,
Ижау шәһәре.