Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Ил төкерсә, күл булыр
27.04.2015

Ил төкерсә, күл булыр

ДЕТСКИИ САДИжау шәһәренең 107нче балалар бакчасы тәрбиячеләре ата-аналарга балага исем кушу йоласын күрсәттеләр. Әлеге бәйрәмгә Воткинск, Можга шәһәрләре балалар бакчаларның татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр дә килгән иде. Афәрин! Бәйрәм һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә узды.
Тәрбиячеләр күркәм йолабызны күрсәтү өчен барлык нечкәлекләренә кадәр өйрәнгәннәр. Алар махсус әзерләнгән видеороликта, иң элек, балага исем кую ашында мулланың ничек итеп азан әйтүен күрсәттеләр. Нәниләр күп кенә татар исемнәренә тукталып, аларның нинди мәгънә аңлатуларын сөйләделәр. Бәй­рәм барышында үземне махсус әзерләнгән кичәдә дип түгел, ә бер гаиләнең бәби ашында утырган кебек хис иттем.
Бәйрәмнең бик эчтәлекле итеп узуын Можга, Воткинск шәһәрләреннән килгән татар теле белгечләре дә билгеләп үттеләр. “Балалар белән бер­лектә әбиләрнең, әти-әниләрнең катнашуы ошады. Тәрбиячеләр дә бик оста алып бардылар, бигрәк тә балаларның татар телендә искиткеч матур итеп сөйләшүләренә игътибар иттем”, — ди Можга шәһәренең 20нче балалар бакчасында татар теле түгәрәге җитәкчесе Альбина Әхтәмова.
Бәйрәмнән соң 107нче балалар бакчасы белгечләре, бик теләп эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, хезмәттәшләренә бик күп методик әсбаплар бирделәр. Түгәрәк өстәл артында эш барышында туган проблемалар хакында фикер алыштылар.
“Безнең балалар бакчасында календарьдагы бәйрәмнәрдән тыш, йолаларыбызга кагылышлылары күп уза һәм алар татар телендә генә бара. Әти-әниләр белән тыгыз эшлибез. Аларны бәйрәмнәргә даими чакырабыз, сабыйларының һөнәрләре белән таныштырып торабыз. Шуңа күрә бакчабыз гадәти генә булса да, сабыйларын нәкъ безнең бакчага бирергә теләк белдерүче әти-әниләр күп. 4 ел эчендә балалар татарча бик матур итеп сөйләшергә өйрәнәләр. Тик бакчадан чыгып киткәч, милли тәрбиянең мәктәпләрдә дәвам иттерелмәве борчый. Татар сыйныфларының ачылмавын әти-әниләргә генә аудару дөрес түгел”, — ди бакча мөдире Бриллиант Абдрахманова.
“Можга шәһәрендә Халык­лар дуслыгы йорты “Шүрәле” бәйрәме уздырды. Андый бәйрәмнәргә мин үзем ба­лаларны бик нык әзерләргә тырышам. Бәйрәмгә килдек. Тик безнең бакчадан тыш, татар сыйныфларында белем алучы укучылар да, башка бакча балалары да күренмәде. Үзебез дә сүлпәнләнеп барабыз, ахыры. Дөресрәк итеп әйткәндә, күп нәрсә укытучының, тәрбияченең эшкә карашыннан тора. 8нче гимназиядә китапханәче Фәридә Әнвәр кызы татар теле буенча факультатив дәресләр алып бара. Укучылар татар телен фән буларак өйрәнмәсәләр дә, укучылары шундый активлар, милли җанлы булулары белән аерылып торалар. Алар нинди генә чараларда катнашмыйлар?! Рес­публика күләмендә узган татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда да белемнәрен сынаудан курыкмыйлар”, — ди Альбина Әхтәмова.
“Теләк булса, барысына да өлгерәсең. Тик безнең теләктән генә тормаган әйберләр дә бик күп бит. Бакчабызның чыгарылыш төркемендә тәрбияләнүче бер баланы әти-әнисе 12нче мәктәпнең татар сыйныфына бирергә теләгәннәр иде. Тик анда быел татар сыйныфы ачыл­мый дигәннәр. Бу очракта милли хәрәкәт башында торучы җитәкчеләрнең ярдәме кирәк”, — диде Бриллиант Рафыйк кызы.
“Моңа кадәр татар кабинеты кечкенә генә бер бүлмәдә иде. Без аны чорма дип кенә йөрттек. Журналистлар, кунак­лар килгәндә, уңайсызлана идем. Бу хакта милли оешма җитәкчесе Рафаэль Фәт­хуллинга җиткердем. Алар ярдәме белән мәктәптәге иң кояшлы, иркен бүлмәле булдык. Милли-мәдәни автономия кабинетны заманча төзекләндерде. Шушындый көч куелгач, без ничек кенә булса да, татар сыйныфын ачарга тырышачакбыз. Башлангыч сыйныфларда әти-әниләр, укучылар арасында хөрмәт яулаган укытучы белән сөйләшүләр алып барам инде. Ул минем тәкъдимемне бер дә какмады”, — ди музыка белгече Земфира Альберт кызы.
Күргәнегезчә, татар төр­кем­нәре, сыйныфлары эшләүдән туктамасын дисәк, һәркем: укытучылар да, тәрбиячеләр дә, милли оешмалар да үз өлешен кертергә тиеш. Ә бүген, беренче сыйныфларга язылу барганда, бөтен көчне татар сыйныфларын туплауга юнәлтергә кирәк. Милли-мәдәни автономия, «Ак калфак» оешмасы җитәкчеләре 12нче мәктәпнең беренче сыйныфына баручы балаларның ата-аналар җыелышында катнашырга, шулай ук, якын көннәрдә 19, 116нчы балалар бакчасының чыгарылыш төркемендә тәрбия­ләнүче балаларның ата-аналары белән күзгә-күз карап сөйләшергә уйлыйлар. Бу җыелышлар мәктәптә татар сыйныфларын ачарга этәргеч бирерме, анысын вакыт күрсәтер.

Рилия Закирова.