Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Ил онытмаса, халык онытмас
18.04.2013

Ил онытмаса, халык онытмас

Ижау шәһәре татар җәмәгатьчелеге  зур югалтуга дучар булды: 8 апрельдә 92 яшендә Мират Газетдин улы Ишметов мәңгелеккә безнең арадан китте.  Мират абый җиңел булмаган, ләкин данлы тормыш юлы үткән олуг шәхес.

Ул коточкыч ачлык булган 1921 елда Татарстанның Мөслим районында дөньяга килгән. Халыкка “оҗмах” вәгъдә иткән совет власте урнашкан елларның бөтен “изгелекләрен” күреп үтә аның балачагы. Аякка басу белән өлкәннәргә ярдәм итеп, хуҗалык эшләренә җигелеп, “тормыш университеты” уза.

Колхозлашу еллары, иртә таңнан кара төнгә кадәр бушка (хезмәт көне дип аталган “таякка”) колхозда эшләү күп кенә яшьләрне сәнәгать үзәге булган шәһәрләргә килеп урнашып, шунда яңа тормыш башларга мәҗбүр итә. Ижауга килеп тормыш коручылар арасында Мират абый да була.

Ләкин тыныч тормыш озакка бармый – Бөек Ватан сугышы башлана.  Мират абый сугышта кан коеп, үз иңнәрендә ил язмышы өчен зур җаваплылык тоеп катнаша, күкрәк тулы орден  медалüләрен балкытып, бик зур тормыш тәҗрибәсе туплап кайта.  Тыныч тормышта да җиң сызганып эшли. Һәр эшләгән җирендә мактауга гына лаек була.

Ул үзе кебек тырыш, тумышы белән Минзәлә районыннан булган чибәр кыз Нәйсә белән танышып, гаилә корып җибәрә. Нәйсә апа җыр-моңга оста булып, дистә еллар Удмуртия сәхнәләрен тота, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек була. Бу тату, милләтпәрвәр, эш сөючән, сәнгатькә гашыйк, бар яктан да үрнәк гаиләдә уллары Фәрит һәм кызлары Рәшидә үсәләр. Әби белән бабайны оныклары гына түгел, оныкчыклары да сөендерә.

Лаеклы ялга чыкканчы Мират абый сәүдә өлкәсендә эшләде һәм дәүләт бүләкләренә ия булды.  Аннан соң да җәмәгать эшләрендә дә бик актив катнашты. Әле яшь вакыттан ук Ижауның татарлар күпләп яши  торган бистәсендә урнашкан татклуб дип аталган зур булмаган мәдәният йортында Нәйсә апа белән бергә үзешчән сәнгатьтә актив катнаша башлыйлар. Мират абый  Ижаудагы татар мәдәни тормышы үзәгендә кайный. Ә Сабан туйлар уздыру – ул үзе Ижау тарихының якты бер сәхифәсе. Татар милләтпәрвәләре оештыру комитеты төзеп, түрәләрнең каршы төшүләренә карамастан, яшьләр көне уздыруга гына рөхсәт алып, аны Сабан туе бәйрәменә әверелдерәләр. Оештыру комитеты үзәгендә Мират абый Ишметов була. Ул мәктәп директоры Әдип ага Кәримов белән бергә эшли. Бу ике зур шәхеснең эчкерсез һәм мәңгелек дуслыгы – үзе бер бәян темасы. Кызганыч, хәзер икесе дә мәрхүмнәр инде.

Ижау Җәмигъ мәчетенең яңа бинасы төзелешен башлап җибәрүчеләр рәтендә дә була Мират абый  һәм бу эшкә бөтен җаны-тәне белән бирелә. Документлар белән бик күп тапкыр Казанга барырга туры килә аңа, Ижауда да түрәләрнең ишек тупсаларын күп таптый ул. Тырышлыгы, максатчанлыгы, “дип­ломат” булуы ярдәмгә килә.

Мират абый лаеклы ялда вакытта Ленин районы ветераннар советында эшләп, күп кенә ветераннарга изгелекләр эшли. Аның абруе шәһәр ветераннар советында югары  була.  Берничә тапкыр Мәскәүнең Кызыл мәйданында узган Җиңү парадында катнаша ул. Мондый дәрәҗәгә лаек булган кешеләр бөтен Россия масштабында да бармак белән генә санарлык.

Мират абыйның яшәгән йорт-җире дә төзеклеге, матурлыгы белән аерылып тора. Кытайдан Ижауга килгән делегация үрнәк татар гаиләсен күрсәтүләрен сорагач, аларны Мират абый гаиләсенә кунакка алып киләләр. Бу исә үзе күп нәрсә турында сөйли.

Эчкерсез, изге күңелле, ачык, мөлаем кеше иде Мират абый. Аның турында Татарстан матбугаты чаралары да, “Яңарыш” та күп язып чыкты, телевидение дә читтә калмады. Шунсын да әйтеп үтми булмый:  үзенә карата булган бу игътибарны сорап алмады ул. Киресенчә, тыйнаклыгы аркасында үзенә зур игътибарны өнәп бетермәде. Берничә ел элек мин аңа фронт хатирәләре турында  язып, китап чыгарырга  тәкъдим итеп: “Үзем язам, син сөйлә генә”, — дидем. Мират абый риза булмады. “Беренчедән, минем язу сәләтем юк. Син язганга үз фамилиямне кую уңайсыз.  Икенчедән, сугышта миннән күпкә батыррак дусларым үлеп калды. Аларның истәлеге алдында яхшы түгел,” – диде. Боларны бик нечкә күңелле, эчкерсез кеше генә әйтә аладыр.

Зур, данлыклы тормыш юлы үтеп, дөньяда бары изгелекләр генә калдырды Мират абый. Андыйларны ил онытмый, халык онытмый.

Гыймран Сафин, Ижау шәһәре