Ил Башлыгы үз фатихасын бирде
31 майда Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов илебез Президенты Владимир Путин белән видеоконференция режимында очрашып, республиканың социаль-икътисади үсеше белән таныштырды.
Александр Бречалов төбәктә башкарылган эшләр турында кыскача сөйләп узды. «Сәламәтлек саклау өлкәсенә килгәндә, коронавирус белән авыручылар саны кимеде, барлык медицина учреждениеләребез дә үз режимнарында эшли. «Сәламәтлек саклау» милли проекты ярдәмендә 5 ел эчендә 90 фельдшер-акушерлык пункты ачылды, ике амбулатория төзелде, Ижауның Ленин районында поликлиника төзелеше тәмамланды, 349 берәмлек медицина җиһазлары кайтарылды һәм 149 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле сатып алынды. «Бердәм Россия» ярдәме белән узган елда хастаханәләрне һәм поликлиникаларны капиталь төзекләндерүгә өстәмә рәвештә 440 миллион сум акча бүлеп бирелде.
Мәгариф өлкәсендә «Демография» һәм «Мәгариф» илкүләм проектлары ярдәмендә без 5 ел эчендә 52 балалар бакчасы һәм 10 мәктәп төзедек. Быел 9 мәктәпне ремонтлау, ә 2024 елга 22 мәктәпне төзекләндерүне планга керттек.
Хезмәт базарындагы хәл тотрыклы. 1 майга 6000гә якын рәсми эшсез кеше теркәлгән. Ә вакансияләр саны 17 меңгә якын.
Икътисадыбыз үсеш юлында: узган ел башыннан кече һәм урта бизнес субъектлары саны 3000гә артты. Алардан бюджетка кергән салым 6 млрд сумга якын булды.
Удмуртия – Россиянең оборона калканы. Бездә 12 оборона-сәнәгать комплексы предприятиесе бар. Сәнәгать оешмалары яңа таләпләргә уңышлы җайлаша. Ижау механика заводы 3000 электрокардиостимулятор җитештерә алырга сәләтле, ә Сарапул электрогенератор заводы 17 майда трамвайлар өчен двигательләр җитештерә башлады. Болар барысы да – импортны алыштыру мисаллары. Воткинск заводына булган игътибарыгыз өчен рәхмәт җиткерәсе килә. Юрий Борисов Дмитрий Рогозин белән очрашканнан соң, предприятиене үстерү буенча «Юл картасы» имзаланды. Бүген заводта эш өч сменада оештырылган. Уртача хезмәт хакы – 53 мең сум. Биредә 500дән артык вакансия ачылды.
Узган ел республикада Авыл елы дип игълан иткән идек. Удмуртия – сөт җитештерү буенча лидерлар рәтендә. Пихтовка авылында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Сбербанк белән берлектә «Киләчәк авылы» проектын гамәлгә ашырдык. Әлеге проектның авылда яшәү сыйфатын яхшы якка үзгәртүенә инандык», – диде Александр Бречалов.
Һәр очрашуда Республика Башлыгы Владимир Путинны Удмуртиядә җитештерелә торган продукция белән таныштыра. Бу юлы ул Сарапулда җитештерелгән рапс мае турында сөйләде.
Очрашу ахырында Владимир Путин Удмуртиядә сәнәгать җитештерүенең дә, төзелеш секторының да яхшы темплар белән үсүен билгеләп үтте. «Тузган тораклар саны да, эшсезлек дәрәҗәсе дә, башка төбәкләр белән чагыштырганда, түбәнрәк. Болар бик яхшы күрсәткечләр, тик аларның кәгазьдә түгел, ә чынлыкта тормышка ашырылган булуы мөһим. Республика халкы бу уңай тенденцияләрне сизәргә һәм бәяләргә тиеш. Әлбәттә, сезнең яктан өстәмә игътибар таләп итә торган мәсьәләләр дә бар. Ярдәм кирәк тармакларны игътибар үзәгендә тотыгыз. Ә гомумән алганда, мин сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм һәм уңышлар телим», – диде. Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев: «Владимир Путин Александр Бречаловның сентябрьдә узачак Республика Башлыгын сайлауда үз кандидатурасын тәкъдим итүен хуплады. Без республикадагы ирешелгән уңышларны күрәбез. Александр Бречаловның 5 ел дәвамында туплаган тәҗрибәсе киләчәктә республика үсеше өчен хезмәттә кирәк һәм терәк булачак», – диде.
Удмуртия Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Раил Галиәхмәтов: «Владимир Путин Удмуртия Башлыгы Александр Бречаловның эшен югары бәяләде. Дөрестән дә, соңгы 5 ел эчендә республиканың төрле тармаклары динамик рәвештә үсә. Икътисадка да аерым игътибар бирелә. Кертелгән санкцияләр һәм импортны алыштыру зарурлыгы предприятиеләребезне тиз арада яңа шартларда эшләргә мәҗбүр итте. Эшмәкәрләргә дә ярдәм чаралары күрсәтелә», – диде, әлеге очрашудан соң туган фикерләре белән уртаклашып.
Әлбәттә, республикада булган үзгәрешләр – һәркемнең күз алдында. Кайбер тармаклардагы уңышлар белән беррәттән игътибар таләп итүче, хәл ителүне көтүче мәсьәләләр дә шактый. Аларга да чират җитәр дигән теләктә калабыз.