Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ил Башлыгы Удмуртияне мактап телгә алды
13.06.2019

Ил Башлыгы Удмуртияне мактап телгә алды

6-8 июнь көннәрендә Республика Башлыгы Александр Бречалов җитәкчелегендәге Удмуртия делегациясе Санкт-Петербургта узган Халыкара икътисади форум эшендә катнашты. Владимир Путин Удмуртиянең инвестицияләр климаты рейтингында алдынгылар рәтендә булуын билгеләп үтте. Шулай ук милли проектларны тормышка ашыру буенча да зур эш алып барылуын ассызыклады.

“Росатом” Глазовны сыйфатлы су белән тәэмин итәчәк

Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов һәм «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев Глазов шәһәрен су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызуның үзәкләштерелгән системасын яңарту буенча үзара хезмәттәшлек итү турында концессион килешүгә кул куйдылар. “Росатом” шәһәрнең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу инфраструктурасын модернизацияләүне, яңа объектлар төзүне, гамәлдәге объектларны үзгәртеп коруны һәм капиталь төзекләндерүне үз өстенә ала. Шулай ук чистарту корылмаларына да реконструкция ясалачак, су чистарту буенча яңа технологияләр кулланылачак, бу исә экологияне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. “Без су белән тәэмин итү һәм су чыгару сис­темасын модернизацияләргә генә түгел, ә цифрлы технологияләр һәм «Цифрлы водоканал» элементларын кертү хисабына аларны сыйфатлы итеп үзгәртергә җыенабыз”, — дип билгеләп үтте Алексей Лихачев.
Якындагы 5 елда әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен 1,2 млрд сумга якын акча сарыф ителәчәк. Килешү 2034 елга кадәр гамәлдә булачак.

“Буммаш”та технопарк булачак

Форум кысаларында “Сколково” фонды җитәкчелеге белән очрашу нәтиҗәсе буларак, 2019 елда Ижауда «Буммаш» заводының файдаланылмый торган инженерлык корпусы базасында дәүләт-шәхси партнерлык форматында югары технологияләр технопаркы төзү планлаштырыла.
“Безнең төбәктә эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итү буенча 27 инфраструктура объекты бар, ләкин инновацион проектларны үстерүгә һәм алар белән эшләүгә юнәлдерелгән объектлар юк. “Сколково” фонды — бу юнәлешне үстерү буенча иң мөһим инструмент», — ди Александр Бречалов.

Интернет-кибет белән килешү

Удмуртия Республикасының кече һәм урта бизнес үсеше һәм аңа ярдәм итү максатларында Wildberries интернет-кибете белән үзара хезмәттәшлек итү турындагы документка кул куелды. Wildberries — базарда 15 ел эшләүче Россиянең иң эре онлайн-ритейлеры. Компания мәгълүматлары буенча, 2018 елда Wildberries компаниясең еллык әйләнеше 72%ка арткан һәм 118,7 млрд сумга җиткән, анда 22 меңнән артык хезмәткәр эшли. Көн саен компаниянең интернет-кибетендә 400 меңнән артык заказ кабул ителә.
«Wildberries белән килешү республиканың җитештерү предприятиеләренә үз товарларын Россиядә генә түгел, ә чит илләргә дә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк, ә бу — табышның һәм салымнарның артуына китерәчәк», — дигән фикердә Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов.

Спорт барыбыз өчен дә

Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов “Спорт барыбыз өчен дә” сессиясендә чыгыш ясады: “Удмуртия — спорт территориясе. Күренекле спортчылар Галина Кулакова, Тамара Тихонова, Иван Черезов, Максим Вылегжанин, Алинә Заһитова Удмуртияне һәм илебезне таныттылар. Спорт массакүләм булып, аның белән һәр кеше шөгыльләнә алсын өчен спорт инфраструктурасы кирәк. Удмуртиядә хәзер спорт корылмалары, чаңгы трассалары, стадионнар моңа кадәр булмаган күләмдә төзелә. Алинә Заһитова олимпиадада алтын яулаганнан соң, рес­публикада фигуралы шуу белән аеруча күпләп кызыксына башладылар, шугалакларга кытлык кичерәбез”, — диде ул. Шулай ук Александр Бречалов тренерларны әзерләүгә игътибар кирәклеген, халыкны спортка җәлеп итеп кенә калмыйча, спортта да калдыру өчен бөтенләй башка дәрәҗәдәге менеджмент кирәклеген билгеләп үтте. Александр Бречалов: “Удмуртия дөнья трендларын күзәтеп бара. Узган елның көзендә Ижау үзәгендә яхшы трассалы заманча скейт-парк ачтык. Шулай ук респуб-ликада шахмат бик популяр. 11 меңнән артык кеше шахмат белән шөгылләнә, 1500 спортчы халыкара рейтингка ия», — дип горурланып сөйләде.

Кез сыр заводын үстерү буенча инвестиция проекты

«Сыр заводы — Кез районының үсеш ноктасы, каты һәм эретелгән сырлар җитештерү буенча регионның эре предприятиесе, монда 679 кеше эшли. Без агрохолдингның җитештерү мәйданчыгын үстерү инициативасын хуплыйбыз. Өч яклы хезмәттәшлек кысаларында Удмуртия Республикасы Хөкүмәте инвесторга һәрьяклап ярдәм итәргә тырышачак», — диде Александр Бречалов.
Килешү нигезендә Кез сыр заводы җитештерүчәнлекне камилләштерергә, продукция күләмен арттырырга һәм аның ассортиментын киңәйтергә тиеш. “Россельхозбанк” проектка финанс ярдәме күрсәтәчәк. Удмуртия Рес­публикасы Хөкүмәте үз ягыннан «КОМОС ГРУПП»ка оештыру һәм методик ярдәм күрсәтәчәк. «Кез сыр заводы» җитештерү мәйданчыгының стратегик үсеше» проектын гамәлгә ашыруның якынча бәясе 2 млрд сумнан артып китә.