Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ил башлыгын сайладык
7.03.2012

Ил башлыгын сайладык

Ниһаять, илебездә барган сайлау алды көрәшләре, киеренкелек артта калды. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, халык илебез язмышын сайлауга җаваплы карады дип әйтергә мөмкин. Әйтик, сайлауларда Удмуртия халкының 64,4 проценты катнашса, Татарстан халкының 84 проценты сайлауга барган.

Быелгы сайлауның үзенчәлекләре шактый. Мәсәлән, сайлау участокларында веб-камералар урнаштыру, күзәтүчеләргә тулы ирек бирү — сайлауларның гадел узуына ышаныч тудыра. Удмуртия Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Пономарев белдерүенчә, Россия Президенты сайлаулары тыныч шартларда уңышлы узган. 1184 сайлау участогында төрле сәяси партияләр һәм аерым кандидатлар мәнфәгатьләрен кайгыртучы 1989 күзәтүче (Владимир Путиннан — 696, Геннадий Зюгановтан — 68, Михаил Прохоровтан — 52, Сергей Мироновтан — 2, Владимир Жириновскийдан 1 вәкил, калганнары партияләрдән) катнашкан. Үзәк сайлау комиссиясенә 76 сайлаучы мөрәҗәгать иткән һәм 67 шикаять теркәлгән, тәртип саклау органнары 24 мөрәҗәгать кабул иткән.

Владимир Путин — 65,75% (Ижауда — 59,14%, башка шәһәрләрдә — 63,53 %, районнарда — 73,79%) тавыш җыйган.

Геннадий Зюганов өчен сайлаучыларның 14,82 % тавыш биргән (Ижауда — 16,43% , башка шәһәрләрдә — 17,8% , районнарда — 11,95%).

Михаил Прохоровны — 8,59% , Владимир Жириновскийны — 6,27% , Сергей Мироновны 3,42% сайлаучы яклаган.

«Сайлау нәтиҗәләре буенча Удмуртия Идел буе федераль округы регионнары арасында бишенче урында. Алда безне зур эшләр көтә. Иң мөһиме — сайлау алды кампаниясендә биргән вәгъдәләрне үтәү», — дип ассызыклады Александр Волков.

Манеж мәйданында узган митингта яңа Президент Владимир Путин: «Без җиңдек, без ачык һәм гадел көрәштә җиңдек. Бөек Россиягә «әйе» дип әйткән барыгызга да рәхмәт», — диде һәм вәгъдәсен үтәргә сүз бирде.