Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Илшат Тагиев: “Шахмат уенын үзгәртергә телим!”
11.05.2012

Илшат Тагиев: “Шахмат уенын үзгәртергә телим!”

Илшат белән танышуыбыз шәһәребезнең шахмат клубларының берсендә булды. Юк, мин үзем шахмат белән кызыксынмыйм. Бары Ижауда яшь кенә егетнең өч кешегә уйнарга мөмкинлек бирә торган шахмат тактасы уйлап табуы турында ишеткәч, кызыксыну туды үземдә. Илшатны әңгәмәгә чакыргач, үтенечемне кире какмады.

Әңгәмәдәшем аз сүзле һәм үтә дә тыйнак булып чыкты. Аңа карамастан, куйган максатларына ирешә икән. Шуңадыр, Илшат Тагиев исеме бүген шахмат дөньясында күпләргә таныш. Ул әлеге уенда бер үк вакытта өч кеше катнаша алу мөмкинлеге тудыруга ирешә. Үзенең әлеге кечкенә ачышы өстендә ул 2006 елда ук эшли башлаган. Яңа кагыйдә буенча эшләнгән шахмат тактасы әлеге өлкәдә бәхәс тудыра. Уенның тәртибен бозуга күпләр каршы килсә дә, яңалыкка омтылучылар да шактый була. Илшатның фикеренчә, шахмат өстәле артында өч кеше уйный алу, өр-яңа мөмкинлекләр ача. Уенчыга интелектуаль, шулай ук психологик яктан да башкача уйлау мөмкинлеге булдырыла. Шахмат уены күпкә кызыклырак. Сүзен исбатлап, 2008 елда Илшат Тагиев үз ачышына патент алуга ирешә.

Илшат һөнәре буенча программист. Шахмат уены белән мәктәптән үк кызыксынса да, җанатар түгелмен, ди. Уенга үзгәрешләр кертүен дә үзенең иҗат кешесе булуы белән бәйләп аңлата. Бер урында тукталып тормыйча, эзләнергә ярата икән ул. Үз ачышларын һәрвакыт халыкка җиткерергә тырыша. Яңа шахмат тактасы белән дә нәкъ шулай була.

Бүген ул Интернетта яңа уен кагыйдәләрен аңлатучы махсус программа булдыру өстендә эшли. Ә күптән түгел үзе уйлап тапкан әлеге тактаны Ижау шәһәрендәге сәләтле балалар белем ала торган интернат мәктәпләрнең берсенә бүләк иткән. «Мөмкинлеге булган һәркем мохтаҗларга ярдәм итәргә тиеш», — дип саный ул.

Илшат турында күпкырлы шәхес дип әйтергә мөмкин. Төп һөнәреннән кала ул төрле фәнни-эзләнү эшләре алып бара, телләр белән дә кызыксына. Бүгенге көндә татар теленең килеп чыгышын, орфографиясен өйрәнә. «Мөмкинлек булганда, һәр яктан да үсәргә, тормышта эзләнергә кирәк» — ди ул.

Эльвира Хуҗина, Ижау шәһәре