ИлСаф: “Ижау халкын сагынып килдем”
Халкыбыз бүгенге көндә җыр-моңга сусау кичерәме? Бу сорауны бирәм дә, үзем үк шуңа җавап та кайтарам. Дистә еллар элек республикабызга ел дәвамында берничә генә җырчы килсә, хәзер исә атна саен концерт, атна саен тамаша. Күңелең кайсысын тели, шунысын сайлый аласың. Менә мин дә үзенчәлекле тавыш иясе ИлСафның концертына бармый кала алмадым. Белгәнегезчә, ИлСаф – ул сәхнә исеме генә, ә рәсми кәгазьләрдә ул Илсур Сафин. Татар эстрадасында 1995 елдан бирле кайнап, “Әбиләр чуагы”, “Кайталар кыр казлары”, “Тәрәзәләр — әни күзләре”, “Гомерләр бергә узсын” кебек популяр җырлары аша танылган җырчы белән бераз аралашып та алдык. Илсур Сафинның туган ягы Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авылыннан икән.
— ИлСаф, әтиегез сезне колхоз рәисе итеп күрергә теләгән. Аның бу хыялы ни өчен чынга ашмый калды соң? Бүген авылга рәис булып кайтыр идегезме?
— Мәктәпне тәмамлагач, әтиемнең хыялын чынга ашыру максатыннан мин Казан авыл хуҗалыгы институтына белем алырга килдем, инженер-механик һөнәрен үзләштердем. Өч ел туган авылымда эшләп алгач, кире Казанга юл алдым. Күрәсең, балачак, яшьлек хыяллары көчлерәк булгандыр. Мин үземне белә башлаганнан бирле җырлыйм, күңелем белән һәрвакыт сәхнәдә идем. Шуңа да сәхнә мине үзенә тартып алды. Ә кире авылга кайтуга килгәндә, монда инде миннән генә тормый торган сәбәпләр бар. Үзегез белеп торасыз, авыллар беткәннән-бетә бара, эш юк. Ә авыллар белән миллилек югала. Элек колхозда 100 кеше эшләгән эшне бүгенге көндә техника бер кеше ярдәмендә башкара. Авыллар бетүенә күңел елый, тик берни эшләп булмый.
— Ничек кенә булмасын, 17 ел эчендә сезнең тарафтан нинди генә җырлар җырланмады. Әле җырланасылары да алда. Сез җырны ничек сайлыйсыз? Нинди темалар якынрак сезгә?
— Мин башта җырның сүзләрен кат-кат укыйм, мәгънәсенә төшенәм. Бер ишетеп кенә җырны яратып, чын күңелдән башкарып булмый. Минем җырларымда тормыш бар яклап та күрсәтелә.
— Ә халык җырларына сез ничек карыйсыз? Яратып башкарасызмы?
— Кызганычка каршы, бүгенге эстрадада өлкән җырчыларыбыз кимеп бара, алар белән халык җырлары да онытыла. Сәхнәгә килгән яшь җырчылар күбрәк заманча җырларны сайлыйлар, кайвакыт мәгънәсенә колак та салмыйлар. Хәер, тамашачыларның да таләбе үзгәрә. Ә халык җәүһәрләрен без җырлап, тамашачыга җиткермәсәк, яшь буын аларны бөтенләй искә алмас. Татар моңы, көй, мәгънәдән читләшә барабыз.
— Сезнең концертны юмор остасы Данир Сабиров алып бара дип язылган иде. Ул ни сәбәпле килмәде?
— Дөресен әйтим, Данир Сабиров соңгы арада бик популярлашып китте. Мин тәкъдим иткән гонорар белән ул канәгать булмыйча, концерт алдыннан менә шулай “кәкре каенга терәтте”. Яшьләрдә “йолдыз чире” бик тиз барлыкка килә. Аларны матди як күбрәк кызыксындыра. Нишлисең, замана! Мин Ижау халкын сагынып, хөрмәт итеп килдем. Биредәге тамашачыларның карашлары да, алкышлары да, таләпләре дә башка.
— Илсаф, сезгә газета укучыларыбыз, тамашачылар исеменнән уңышлар телибез. Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
ИлСаф Ижау тамашачысына чын мәгънәсендә бәйрәм бүләк итте. Концертны менә дигән итеп алып баручы Фәнил Мөбәрәкҗанов халыкны рәхәтләндереп көлдерде дә, елатты да. Аның газетабызны сайт аша укып белүе, “Яңарыш”ның Удмуртия татарларын берләштерүче иң көчле чара булып торуын ассызыклап үтүе мине хәйран калдырды. Биюче кызлар-егетләр, яшь җырчылар һәм уен коралларында уйнаучыларның чыгышлары берсе дә халыкны битараф калдырмадылар.
Гүзәл Шакирова