Илне авыл туйдыра
Узган атнада Удмуртиядә авыл хуҗалыгы темасына кагылышлы чаралар бик күп узды. Бу аңлашыла да, озакламый бар табигать уянуга, авыл хуҗалыгында эшләр җанланып китәчәк. Язның бер көне ел туйдыра, дип юкка гына әйтмиләр бит. Чәчүгә әзерлек ничек бара соң? Авыл хезмәтчәннәрен нинди мәсьәләләр борчый? Түбәндәге язма шул хакта.
Авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме арта
Удмуртия агросәнәгать комплексы предприятиеләре «Кече һәм урта эшмәкәрлек, шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында 2,4 миллиард сум күләмендә дәүләт ярдәменә өмет итә.
Илкүләм проект буенча фермер хуҗалыкларына федераль бюджеттан якынча 20 миллион сум акча өстәлүен исәпкә алып, әлеге сан бераз артачак. Бу акчалар чәчү кампаниясен уздыруга, терлекчелек биналарын төзүгә һәм үзгәртеп коруга, сыер саву өчен сатып алынган кыйммәтле җиһазлар бәясенең бер өлешен каплауга тотылачак», — дип билгеләп үтте министр.
Ольга Абрамова сүзләренә караганда, сезонлы кыр эшләре башланганчы ук республика аграрийлары 830 миллион сум акча алачак. Бу авыл хуҗалыгы предприятиеләрен ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Чәчү кампаниясенә 12 мең тонна дизель ягулыгы кирәк. Моннан тыш, ул акчалар минераль ашламалар сатып алуга тотылачак.
Шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга 2,1 миллиард сум юнәлдереләчәк. Министр әйтүенчә, 2019 елда барлыгы 250-270 берәмлек техника сатып алу планлаштырыла. Бүгенге көндә 56 машина сатып алынган инде. Хәзерге вакытта республикабыз авыл хуҗалыгы паркындагы техниканың 50 проценттан артыгы үз илебездә җитештерелгән.
Удмуртия тиздән Кытайга кош ите сатачак
19 мартта Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белдергәнчә, якын елларда Россия предприятиеләре тарафыннан кош ите экспортлау елына 150 мең тоннага җитәргә мөмкин. Экспортерлар «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты кысаларында ярдәм алачак. Дмитрий Патрушев сүзләренә караганда, узган елның ноябрендә Россия һәм Кытай арасында үзара хезмәттәшлек итү турында беркетмәләр имзаланган. Хәзерге вакытта Кытайга кошчылык продукциясен Россиянең 23 предприятиесе сатарга әзер. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, кошчылык илдә иң перспективалы тармакларның берсе булып тора.
Удмуртия Авыл хуҗалыгы министрлыгы да 2020 елда кош ите белән тәэмин итү мөмкинлеге турында Кытай белән сөйләшүләр башларга планлаштыра. “Удмуртиядә кош итенең потенциаль экспортеры — Глазов кошчылык фабрикасы. Әлбәттә, күркә ите белән тәэмин итүче «Аскор» компаниясе дә булырга мөмкин. Әмма агымдагы елда бездә кош итен экспортлауны оештыру буенча җитди планнар юк. Әлегә “Комос” агрохолдингы Кытайга сөт продукциясен сатуга әзерлек буенча эш алып бара. Кош ите сату киләсе этап булыр дип уйлыйм. «Аскор» компаниясе бүген елына 2 мең тонна ит җитештерә икән, якын арада ул җитештерүчәнлекне 6 мең тоннага кадәр арттырырга мөмкин. Хәер, әлеге компания Россиядә күркә итенә ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерә ала”, — диде Ольга Абрамова.
Министр билгеләп үткәнчә, предприятие өчен экспортка чыгу кыенлыклары продукцияне сертификацияләүгә киткән чыгымнар белән бәйле. Министр сүзләренчә, республика экспорт үзәгенә мөрәҗәгать итеп, сертификацияләү чыгымнарына компенсация рәвешендә дәүләт ярдәмен алырга мөмкин. Компенсация чыгымнарның 90%ына кадәр тәшкил итәчәк. Экспорт базарына чыкканда продукцияне транспорт ярдәмендә ташуга һәм ташламалы кредитлар бирүдәге чыгымнарны предприятиегә компенсацияләү өчен федераль бюджеттан дәүләт ярдәме каралган.
Кулланылмаган җирләр булмаска тиеш
Удмуртия авыл хуҗалыгы министры Ольга Абрамова: «Удмуртиядәге җирләр 1,8 млн. гектарны тәшкил итә. Без бүген 931 мең гектарда чәчү эшләре башкарабыз, калганын агач басып киткән», — дип билгеләп үтте. Яңа закон проектында авыл хуҗалыгы җирләрен файдалануны муниципалитет системалы тикшерергә тиеш.
2019 елның мартында Удмуртия Хөкүмәте намуссыз кулланучылардан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне алу процедурасын күздә тоткан региональ Дәүләт Советы карары проектын хуплады. Закон проекты җирне мәҗбүри рәвештә тартып алу мөмкинлеге булган срокны өч елдан ике елга кадәр кыскартырга тәкъдим итә.
Сыерларда — дерматит
Удмуртия Республикасының Вавож районындагы нәсел репродуктив авыл хуҗалыгы предприятиесендә эре мөгезле терлекләрнең нодуляр дерматит белән авырулары ачыкланган. “Берничә баш яшь терлектә дерматит билгеләре табылды. Бүгенге көндә бу тиешле тикшерүләр нигезендә расланды. Удмуртиянең Баш ветеринария идарәсе, Киров өлкәсе һәм Удмуртия буенча Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге тарафыннан тиешле чаралар кабул ителде.
Терлекләрне вакциналаштыру өчен Удмуртиягә ашыгыч рәвештә дерматиттан вакцина кайтарттык. Әлеге авыру кыш көне калыкмый. Чөнки ул кан суыручы чебен-черки һәм талпаннар аша тарала. Хәзерге вакытта сыерларның ничек зарарлануы сәбәпләрен ачыклау бара.
Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесендә 12 айга карантин кертелде. Авыру шактый икътисади зыян китерә, чөнки сөт савуны вакытлыча киметү, үгезләрнең стерильлеген саклау кирәк. Терлекләрнең тиресенә дә зыян килә”, — диде Ольга Абрамова.
Удмуртия язгы чәчүгә әзерләнә
Удмуртиядә язгы чәчү 431 мең гектар мәйданда башкарылачак. Чәчүлек җирләрнең 85%ын көздән эшкәрткәннәр, бу чәчү кампаниясе вакытын киметергә ярдәм итәчәк.
“Орлыклар белән тәэмин ителеш 100% тан артык. Ягъни без үзебезне үзебез орлыклар белән тәэмин итәбез. Бүгенге көндә орлыкларның 97%ы тикшерелде. Шуларның 82 проценты — чәчүгә яраклы.
Удмуртиядә чәчүлек мәйданның 58%ын азык культуралары били – бу күпьеллык үләннәр. Быел шулай ук 13 мең гектарга якын рапс орлыгы чәчү планлаштырыла. Моннан тыш, республикада бәрәңге үстерүне арттырырга ниятлибез. Без бар культураларны үстерү буенча да шөгыльләнәбез. Әмма кайчакта бездәге уңыш алу үрдәкне хәтерләтә. Ул да бит йөзә дә, оча да, җәяү дә атлый. Тик берсе буенча да алдынгылардан түгел”, — ди министр елмаеп.
300 фермер бизнес-акселераторда катнашачак
Ольга Абрамова хәбәр иткәнчә, катнашу өчен 300 заявка бирелгән.
Бу чара 23 мартта ачылды. Укулар башланды инде. Барлык крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм фермер булырга теләгәннәр өчен укулар бушлай.
Дәресләрдә эшне мотивацияләү һәм оештыру, дәүләт ярдәме, бухгалтерия һәм салым салу мәсьәләләре турында фикер алыштылар, фермерлар чыгыш ясадылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Форумның нәтиҗәсе иң яхшы проектларны сайлау булачак. Җиңүчеләрне 40 грант-агростартаплар белән бүләкләячәкләр. Шулай ук даими нигездә «Фермер мәктәбе»н башлап җибәрү планлаштырыла.
Сөт җитештерүчеләрне бүләкләделәр
22 мартта Удмуртиядә терлекчеләрне хөрмәтләделәр. Башкалабызның «Аксион» мәдәният йортында «2018 елда Республикада терлекчелектә югары күрсәткечләргә ирешү» еллык конкурсына йомгак ясауга багышланган тантаналы чара узды.
Алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, сөтчелек фермалары мөдирләре, баш зоотехниклар, селекционерлар, машина белән сыер саву операторлары, эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру белгечләре, дуңгызлар үстерү буенча операторлар, терлекчелек, кошчылык, җәнлек үрчетүчеләр, умартачылар — Республика Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Конкурс барлыгы 17 номинацияне үз эченә алды.
Залда җыелучыларны УР Хөкүмәте рәисе Ярослав Семенов һәм министр Ольга Абрамова җылы сәламләделәр. Министрлар Кабинеты башлыгы авыл хезмәтчәннәренә көндәлек тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. “Терлекчелек тармагында, беренче чиратта, сөт терлекчелегендә ирешкән нәтиҗәләр мактауга лаек.Терлекчеләр планканы күтәрделәр — 2018 ел нәтиҗәләре буенча барлык категориядәге хуҗалыкларда сөт җитештерү 781,4 мең тонна тәшкил итте, 2,4% ка үсеш тәэмин ителде. Бу күрсәткеч буенча Удмуртия Россиядә 10нчы һәм Идел буе федераль округы төбәкләре арасында — 3нче урында. Барлык категориядәге хуҗалыкларда терлек һәм кош ите 174,9 мең тоннага җитте (+1%), йомырка 1 051 237 мең данә алынган.
Узган елның төп нәтиҗәсе шунда ки, авыл хуҗалыгы оешмалары тарихта беренче тапкыр бер сыердан сөт савып алу буенча алты меңлек чикне уздылар. Күмәк хуҗалыкларда уртача сөт продуктлылыгы 6059 кг тәшкил итте, 2017 елны алар 5883 кг күрсәткеч белән төгәлләделәр, шулай итеп, 3%ка үсеш тәэмин ителде. Фермер хуҗалыклары бер сыердан уртача 5404 кг сөт алып (2017 елда — 5107 кг) зур үсеш күрсәттеләр. Узган ел нәтиҗәләре буенча Вавож районы алда бара. Анда 60 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән. Шаркан һәм Можга районнарында 50шәр мең тоннадан артык сөт савылган», — диде Ярослав Семенов.
Дебес районы беренче тапкыр алты меңлек чикне узып киткән, савым сыерларының продуктлылыгы 6295 кг тәшкил иткән, терлекчелек продукциясен җитештерү буенча беренче тапкыр уңышлы дип Завьялово районы танылган. Узган ел монда эре мөгезле терлек лейкозын бетерү буенча зур эш башкарылган. Красногорск районындагы Октай Хәлил оглы Мамедов крестьян-фермер хуҗалыгында 2018 елда һәр сыердан 7884 кг сөт савып алганнар. Мондый нәтиҗәгә һәр хуҗалыкта да ирешелми. Воткинск районының «Мир» җәмгыяте, Балезино районының Колотов С. А. һәм Кизнер районының Семенов А. Л. күмәк хуҗалыклары сөт җитештерү буенча иң югары күрсәткечләргә ирешүчеләр рәтендә. Районнарның бу һәм башка казанышлары кечкенә кирпечләр кебек, алардан Удмуртиянең барлык агросәнәгать комплексының киләчәк уңышларына һәм яңа казанышларына нигез салына.
Бүләкләнүчеләр арасында милләт-тәшләребез дә бар иде. 2018 елда сыерларның баш санын арттыру да зур күрсәткечләргә ирешкәне өчен Юкамен районы “Родина” авыл хуҗалыгы җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Илдар улы Арасланов икенче урынга, сөт саву буенча 2018 елда иң югары күрсәткечкә ирешкән өчен машина белән сыер саву операторы Нәзилә Әлтәф кызы Балтачева 3нче урынга лаек булды. Милләттәшләрем өчен чын күңелдән горурландым.
2019 елда республиканың барлык категориядәге хуҗалыкларында кимендә 800 мең тонна сөт җитештерү бурычы куела. «Алда тагын да зур бурычлар тора. Бүген без алда торган барлык кыенлыкларны да бергә җиңә һәм, берләшеп, ирешелгән темпны үстерергә тиеш», — диде Ольга Абрамова.
Элмира Нигъмәтҗан.