Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Илназ Мөхәммәтҗанов: “Беренче эш көне сынады”
29.07.2021

Илназ Мөхәммәтҗанов: “Беренче эш көне сынады”

Кияс районында Мүшәк елгасында Илназ Мөхәммәтҗанов батучы баланы коткарган.

Бу хәл Тауҗамал егете Илназның беренче эш көнендә булган. “Мин үзем Тауҗамал авылында туып-үссәм дә, Мүшәк мәктәбендә укыдым. Укуны тәмамлаганнан соң, һөнәри белем алмыйча, эшкә урнаш­тым. Аннан армия сафларына алындым. Хезмәт итеп кайткач, өйләнеп, 5 ел Игра районында яшәдем. Ә быел гаиләм белән туган якларыма кайттык. Мүшәк авылы хакимияте башлыгы: “Безгә коткаручылар кирәк!” – диде. Мин бик теләп риза булдым. Махсус курсларда укып, коткаручы һөнәрен үзләштердем дә “Лазурный берег” ял итү зонасына эшкә урнаштым. 1 июльдә беренче көн эшкә чыккан идем, язмыш шул көнне үк мине сынады. Каланчада күзәтеп утырганда, ярдәм сорап кычкырган тавыш ишеттем. Коткару боҗрасын тиз генә эләктердем дә, тавыш килгән якка йөгердем. Яр буеннан балага коткару боҗрасын ыргыттым, тик ул аңа кадәр барып җитмәде. Мин, озак уйлап тормыйча, шул боҗра артыннан суга сикердем. Аны этә-этә балага таба йөздем. Ниһаять, малай боҗрага тотынды, тынычланды һәм без бергәләп ярга чыктык. «Вакытында эшкә чыкканмын икән», — дип уйладым мин шул вакытта”, — дип сөйләде Илназ әңгәмәбез вакытында.
Читтән күзәтеп торучы кешеләр сөйләвенчә, ике малай һәм бер ир-ат су коенырга килгәннәр. Бер малай жилет киеп йөзгән, икенчесе өреп кабартылган боҗрада булган. Кинәт кенә боҗра әйләнеп, малай суга төшеп киткән һәм бата башлаган. Аның янында булган ир-ат каушап калып: “Ярдәм итегез!” – дип кычкыра башлаган. Илназ нәкъ аның тавышын ишетеп, ярдәмгә ашыккан.

Быел җәй кызу булу сәбәпле, балалар, яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә елга буена ашыга. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Удмуртия елгаларында 1 июньнән 18 июльгә кадәр 31 кеше баткан. Шуларның 4се — балалар. Коточкыч! Бу бит ике көн саен бер кешенең гомере суда өзелгән дигән сүз.