Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Илназ Баһ: «Максатым: гади булып калу!»
11.05.2012

Илназ Баһ: «Максатым: гади булып калу!»

Табигатьтә тулган бөреләр яфрак ярган, кояш җылысы барлык җиһанны сихри нурлары белән иркәләгән, шатлык, дәрт уяткан язгы мәлдә  “Аңла йөрәгемне” җыры белән күпләрнең йөрәгенә үтеп кергән талантлы яшь җырчы, автор-башкаручы Илназ Баһ, язгы кояш кебек Ижау тамашачысының күңелләрен җилкендереп, матур һәм күңелле концерт оештырды. Концерттан соң Илназ белән күрешеп, үзе һәм аның сәхнә тормышы турында әңгәмә корырга насыйп булды.

— Илназ, сезнең өчен сәхнә нәрсә ул?

— Сәхнә — минем өчен тормыш ул. Әйтергә кирәк, төрле яклы рухи дөньямда бер кызыклы тормыш. Мин бит әле җырчы гына түгел, театр артисты да. Шушы көннәрдә Г. Камал театрында Хәй Вахитнең “Беренче мәхәббәт” дип аталган спектаклендә төп рольләрнең берсен башкардым. Ә бүген инде менә рәхәтләнеп Ижау халкы белән аралашам. Халыкка, сәхнәгә булган мәхәббәтем миңа тагы да үсәргә, яңадан-яңа үрләр яуларга илһам һәм көч бирә.

— Бүгенге көндә белеме булган кеше югары бәяләнә. Сез кайсы уку йортын тәмамладыгыз? Остазларыгыз дип кемнәрне атый аласыз?

— Мин Казан музыка көллиятен, Татар Дәүләт гуманитар-педагогика университетын, Казан Федераль университетын тәмамладым. Гуманитар-педагогика университетының татар филология факультетында 5 ел укыганнан соң, аспирантурада 3 ел белем алдым. Ә бүгенге көндә фәкать сәхнә эше белән генә мәшгуль. Остазларыма килгәндә, иң беренче чиратта, музыка өлкәсендә Арча музыка мәктәбе директоры Альберт Фәләх улы Гайнетдиновка, Казан музыка көллияте укытучысы Мулланур Гаян улы Габитовка зур рәхмәтлемен. Киңкырлы татар теле һәм әдәбияты дөньясына алып кергән укытучыларым  нәфис сүз остасы, танылган татар радиосы дикторы Фоат Галимулла улы Галимуллин, шулай ук филология факультеты директоры Рәдиф Рифкать улына һәм башка остазларыма чиксез рәхмәтлемен. Бүгенге көндә дә остазларым белән тыгыз элемтәдә, аралашып, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшибез.

— Сәхнәгә булган мәхәббәтне сездә кем тәрбияләде?

— Мин Рөстәм абый Закиров белән эшли башладым. Эшләү дәверендә ул сәхнәдә үз-үзеңне тоту, тамашачы белән дөрес итеп аралаша белү кебек күп кенә кирәкле һәм файдалы киңәшләре, дәресләре белән миңа ярдәм итте. Кайвакыт көлеп: “Рөстәм Закировка ошап барасың бит”, — диючеләр дә булды. Охшашлык булгандыр, әлбәттә, каршы килмим, чөнки һәр укучы үз остазына ошарга тырыша, аннан үрнәк ала. Ә бүгенге көндә үз ягыма “авыша” башладым кебек.

— Җырга- моңга булган сәләт әти-әниегездәнме?

— Әнием медицина өлкәсендә хезмәт итә, әтием (мәрхүм) балта остасы иде. Балта остасы булу үзе бер сәнгать бит ул, чөнки матур һәм үзенчәлекле итеп ишек, тәрәзә рамнары ясау зур сабырлык һәм тырышлык таләп итә. Кеше дәвалау — шулай ук үзе бер зур сәнгать. Әниемнең әтисе бик матур җырлый торган булган, ә әтиемнең әтисе мулла иде, яңгыравык тавышы белән моңлы итеп азаннар әйтә иде. Гомумән алганда, җырга булган мәхәббәтем бабамнардан киләдер дип уйлыйм.

— Тиздән ямьле җәй айлары якынлаша, сезнең киләчәккә планнарыгыз?

— Җәй – иң яраткан ел фасылларымның берсе. Киләчәккә планнарга килгәндә, май аенда улыбызга 1 яшь тула. Үзе әлегә бик үк аңлап җиткермәсә дә, барлык туганнар, дуслар белән бергәләп зур бәйрәм итәсе килә. Быел йортыбызны җиткереп бетерү хыялы белән янам.

— “Яңарыш” газетасы укучыларына теләкләрегез.

— Иң беренче чиратта, “Яңарыш” газетасына зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Безнең хакта, концертларыбыз турында һәрдаим язып, тамашачылар белән безнең араны якынайтуыгыз өчен зур рәхмәт. Сезгә һәм шушы газетаны яратып укучыларга исәнлек-сау­лык, бәхетле, матур тормыш телим.

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Ләйсән Әхмәтова