Илебез өчен гомерләрен биргән солдатларга мәңгелек дан!
Сугыш. Сугыш башланган. Нинди куркыныч сүзләр. 1941 елның 22нче июнь иртәсе әнә шундый сүзләр белән башланган. Димәк, үсеп матурланып килүче Советлар иле кемгәдер комачаулаган, кемнеңдер ачуын китергән. Бу хәл бөтен халык өчен көтелмәгән хәбәр була. Нишләргә? Ничек бу сугышны тиз арада туктатырга? Ил башлыклары, хәрбиләр тиз арада чишелеш юлларын эзли. Дошман нык әзерләнгән, көчле. Бу көчне көч белән җиңәргә кирәк булачак. Димәк, беркем дә читтә калмыйча бөтен көчне дошман белән көрәшкә бирергә.
Безнең Минзәлә районы Калмия авылына да бу кара кайгылы хәбәр бик тиз килеп җитә. Авылның өрлектәй таза, көчле егетләрен, ирләрен сугышка озата башлыйлар. Безнең гаиләне дә урап узмый бу афәт. Әтиебез Салихка — 32, аның энесе Билал абыйга 29 яшь. Әбиебез ике улын да сугышка озату кайгысын кичерә. Ике гаиләдә дә — балалар. Әтинекендә 3 бала. Билал абыйныкылар икәү. Балалар берсеннән-берсе бәләкәй. Иң олысы Әнисә апага 7 яшь, кечесе Әсгать абыйга 6 ай. Әтиләр әле үзләре кайда китүләрен, күпме булачакларын белмиләр. Ике гаиләгә бергә яшәргә киңәш итәләр. Әле тагын күршедә яшәүче Вагыйз абый да үзенең гаиләсенә безнең әниләр белән яшәргә куша. Бергә-бергә җиңелрәк булыр, диләр алар. Шулай яши дә башлыйлар. Кечкенә генә авыл өе, күпме бала, әле әби дә бар. Ничек яшәгәннәр? Күз алдына китерүе дә кыен бүгенге көн белән чагыштырсак. Аның өстенә көне-төне эш. Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен дип, бар булганын фронтка озаталар. Ашау, эчү, балаларга кием-салым җитми.
Көн артыннан көн, ел артыннан ел үтә, каты сугыш бара. Безнең әти Мәскәү янында барган сугышларда катнаша. Бер бәрелештә авыр контузия алып, яраланып, госпитальгә эләгә. Ә аннан соң аны башка сугышка алмыйлар. Ул өйгә кайта. Әбинең, әнинең, балаларның сөенечләрен әйтеп бетерерлек булмый. Яраланып, ләкин исән кайткан бит. Әти җиң сызганып яраткан эшен дәвам итә. Ул колхозда атлар үрчетә, атлар үстерә. Ул вакытта атлар — иң кирәкле транспорт чарасы. Соңрак аның бу хезмәтен югары бәялиләр. Мактау грамоталары елән бүләкләнә. Район газетасы битләрендә фотолары чыга. (Ул газета битендәге фотоны мин әле дә кадерләп саклыйм)
Ә почтальон өчпочмаклы хатлар ташый, кайбер көнне кара хәбәрле конвертлар да китерә. Көннәрнең берсендә безнең капкадан да керә бу кайгылы хәбәр. Билал абый 1943 елның 31нче мартында Курск өлкәсендә hәлак була. Авыл өстеннән очкан самолетларга малайлар: «Безнең әткәйне алып кайт», — дип, күпме кычкырсалар да, әтиләре кайтмый шул инде. Билал абыйның хатыны Якут апа ике баласын алып үзенең туган авылы — Урыс авылына кайтып китә hәм шунда ир-атлар да күтәрә алмаслык авыр эшләрдә эшләп, улларын үстерә. Егетләр яхшы тәрбия алалар. Якут апа күптән юк инде. Ә менә Рафис абый исән. Мин кайткан вакытларда аның белән очрашып торам. Ул да бик тәрбиядә яши. Әнкәй гомере буе әткәйне көтеп яшәде. «Мин бит аның үле гәүдәсен күрмәдем, бәлки кайтып килер», — дип әйтә иде әнкәй», — дип сөйләде Рафис абый.
Билал абыйның гәүдәсе кайда ятуын беркем дә белми иде. Хәзерге Интернет әллә нинди билгесез нәрсәләрне дә табарга ярдәм итә икән. Минем кызым Гөлнара менә шушы мәгълүматны Интернет аша эзләп табып, барлык туганнарга җиткерде. Алай гына да түгел, Билал абый күмелгән Курск өлкәсе Пальцево дигән җиргә барып, анда hәлак булган солдатлар каберлеген күреп, аларга баш иеп, чәчәкләр салып кайтты. Гөлнара Мәскәүдә яши. Мәскәүдән 500 чакрым ераклыкта урнашкан ул каберлек. Ул болай сөйләде: “Билал абыйга күңелдән генә эндәштем. “Менә, Билал абый, мин — синең туганың — яныңа килдем. Синең иң якыннарың моннан шактый ерак Татарстанда, ә син монда. Менә хәзер синең кайда ятканыңны беләбез инде. Без яшәсен өчен гомереңне биргәнсең. Рәхмәт сиңа”, — дидем. Кинәт шундый колакларны томалардай тынлыкта күке кычкыра башлады. Мин күз яшьләремне тыя алмыйча елап җибәрдем”, — диде ул. Боларны тыңлаганда мин дә түзә алмадым еладым. Хәтта бу юлларны язганда да тамак төбемдә төер утыра. “Рәхмәт, кызым”. Әйе, без бу геройларны онытырга тиеш түгел. Алар орден, медальләр белән бүләкләнгәнме, юкмы әhәмиятле түгел. Алар барысы да — герой! “Сугышның hәр көне, hәр минуты куркыныч”, — дигән иде миңа бер ветеран. Бу, чыннан да, шулай. Илебезне саклап, гомерләрен биргән солдатларга мәңгелек дан! Тагын өстәп шуны әйтәсем килә: “Сугыш чоры балалары” дигән сүзләр күп йөрсә дә, аларга тиешле игътибар юк әле. Алар күргәннәрне күрергә язмасын.
Гөлисә Зарипова, Ижау-Калмия.