Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Илебез сакчылары — сафта
7.06.2017

Илебез сакчылары — сафта

“Элеккеге чик сакчылары булмый”, — дип әйтергә ярата иде Ильяс бабам. Ул үзе дә кайчандыр ил сагында хезмәт куйган. Мин аның белән бик горурланам.
Чик сакчылары көне — хөрмәт уята торган бәйрәмнең берсе. 15 ил белән чиктәш булган илебез чиген җирдә дә, һавада да, суда да сакларга кирәк. Чик сакчылары гаскәрләре иң дәрәҗәле гаскәрләрнең берсе булып санала. Чөнки аларның һәр адымы да зур җаваплылык сорый.
28 майда Удмуртиядә чик сакчылары гаскәре барлыкка килүенең 99 еллыгын билгеләп үттеләр. Әлеге бәйрәмне СССР Министрлар Советы карары нигезендә 1958 елдан башлап уздыралар. Россиядә бәйрәм турында яңа карарлар 1994 елда кабул ителә. Быел республикабызда бәйрәмнең берничә көн дәвам итүен билгеләп үтәргә кирәк. Әфган, Чечня һәм башка хәрби конфликтлар булган җирләрдә һәлак булган солдатларга куелган һәйкәл янында рес­публикакүләм “Боевой расчет” узды.
Икенче көнне традиция буенча Сугыш һәм хезмәт даны монументы янында Ижау шәһәрендә яшәүче чик сагында хезмәт иткән ир-егетләр очрашты. Аларны бәйрәм белән УР Физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Игорь Краснов, Туризм һәм мәдәният министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Соловьев һәм башкалар котлады. Бәйрәм хәрби хезмәтләрен үтәгән вакытта һәлак булганнарга куелган мемориалга чәчәкләр салу һәм тантаналы парад белән тәмамланды.

Элек-электән үк хәр­биләр зур хөрмәткә ия булганнар. Хәзерге көндә дә яшьләр армия хезмәтен үтәр­гә курыкмасыннар иде!

Эльмира Миргалимова, Ижау шәһәре.