Илдар Латыпов: «Миңа галим булырга язган»
Илдар Абдулхай улы Латыпов – Россия табигать белеме академиясе профессоры, Көнчыгыш-Себер ачык академиясенең мактаулы докторы, атказанган фән һәм мәгариф хезмәткәре, фәлсәфә фәннәре докторы, Россия фәлсәфә җәмгыятенең удмурт бүлеге рәисе, доцент, Удмурт Дәүләт университетының тарих, теория һәм социаль коммуникацияләр кафедрасы профессоры. «Рухи милек фәлсәфәсе» («Философия духовной (нематериальной) собственности») дигән фәнни юнәлешкә нигез салып, «Фәнни юнәлешкә нигез салучы» дигән мактаулы исемгә лаек милләттәшебез. Аның белән әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез.
– Илдар әфәнде, сез тумышыгыз белән кайсы яклардан?
– Мин Төмән өлкәсенең Шейхча дигән татар авылында тудым. Авылның исеме Исламны Себергә алып килгән Бохар шейхлары исеменнән алынган. Моңа Тобол районындагы Искер Астанасы (шейхлар мавзолее) дәлил булып тора. Бу нәсел тамырларымны күптән түгел генә барлый башладым, чөнки туганнан соң 15 ел Омскида яшәдем. Рус балалар бакчасына йөрдем, мәктәптә, аннан университетта, аспирантурада, докторантурада да гел рус телендә белем алдым. Үз төбәгебездәге татар телен беркайчан да өйрәнмәдем, балачакта әби белән генә сөйләшә идек. Кызганыч, хәзер татар телен оныттым инде. Юкса, әти-әнием татарлар иде.
– Балачакта сез кем булырга хыялландыгыз?
– Совет чорының һәр малае кебек космонавт булырга хыялланмадым. Мине элек-электән тарих кызыксындырды. Омскида рус мохитендә татар-монгол игосы турында начар фикерләр генә ишетү татар теленә булган хисләремнең сүрелүенә китерде. Әти дә: «Тел белән лыгырдарга өйрәнергә озак түгел, математиканы укы», – диде. Новосибирск шәһәренең физика-математика мәктәбенең 9 нчы сыйныфында белем алганда, Атом-төш физикасы институтына экскурсиягә бардык. Аннан шаккатып кайттым һәм киләчәктә механика-математика факультетына укырга керергә булдым.
– Университетны тәмамлаганнан соң кайда эшләдегез?
– Университетта укуым, 2 ел армия хезмәте белән бүленгәч (1985-1987), 1990 елда гына тәмамланды. Минем фәнни җитәкчем Португалиягә күчте, ә мине Мәскәүгә җибәрде. Анда мин аспирантурага укырга кердем, инглиз теле буенча кандидатлык диссертациясен һәм Россия Фәннәр академиясендә фәлсәфә буенча диссертацияләр якладым. 1997 елда Екатеринбургтагы Урал Дәүләт университетында «Социаль фәлсәфә» белгечлеге буенча аспирантураны тәмамладым. 2 елдан артык Свердловск өлкәсенең татар һәм башкорт мәдәнияте үзәгендә эшләдем. 2007 елда Урал Дәүләт университетында докторантураны тәмамладым.
– Бүгенге көндә нинди фәнни эшләр белән шөгыльләнәсез?
– Минем 220гә якын төрле темаларга фәнни һәм укыту-методик басмаларым бар. Кандидатлык диссертацияләрем милләткә бәйле булмаса да, татарларның рухи байлыгы мине күптәннән кызыксындыра. Бу уңайдан Ижауда берничә басмам бар, хәзер Тубылда басма әзерләнә. 23 ел Удмурт дәүләт университетында эшләгәнгә күрә, фәнни, фәлсәфә, коммуникацияләр, табигый-фәнни проблемалар, халыкара мөнәсәбәтләр буенча бик күп китапларым бар. 2010 елда Россия табигать белеме академиясе профессоры исеме бирелде.
– Милли һәм этник темага багышланган фәнни эшләрегездә нинди проблемалар күтәрәсез?
– 90 нчы еллар уртасында Свердловск өлкәсенең татар һәм башкорт мәдәнияте үзәгендә эшләгәндә генә, мин Себер, Урал һәм Казан татарлары арасында аерма барлыгын аңладым. Хәер, Себер татарлары да, без дә – зур татар милләтенең төрле якларга сибелгән ташлары. Себер сөйләме Урал татар теленнән аерылып тора. Инде XIX гасырда галимнәр себер татарларының «ч» урынына «ц», «д» урынына «т» кулланганын билгеләп үткәннәр. Себер телендә яңгырау авазлар юк. Шулай да, сөйләмебез аерылуга карамастан, мәдәниятебез бер. Бу мәсьәлә хәзер дә актуаль. Аны фәнни яктан өйрәнергә кирәк.
– Тормышта фәнни кызыксынулардан тыш тагын ниләр белән шөгыльләнәсез?
– Мин – Удмуртиянең Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы. Биредә фәнни чаралар оештыру буенча эш алып барам. Туган тел онытылырга тиеш түгел. Максатыбыз – яшьләргә телебезнең әһәмиятен аңлату, милләтебезгә мәхәббәт һәм горурлык хисләре уяту. Боларны истә тотып, милли киңлектә иҗтимагый эш алып баруны бик мөһим дип саныйм.
– Туган тел темасын дәвам итсәк, сез Удмуртиядәге милли тормыш һәм татар теленең бүгенге хәле турында нәрсә уйлыйсыз?
– Бу өлкәдә проблемалар юк дип әйтеп булмый. Туган телне яңадан торгызырга кирәк, ләкин моның өчен мотивация һәм стимул юк. Ә фән өлкәсендә, гомумән, укытучылар эшчәнлегендә, бу мөһим этәргечләрсез эшләү бик авыр. Соңгы елларда телләр мәсьәләсендә хәл катлауланды, чит телләр (мәсәлән, инглиз, кытай теле) беренче сортлы телләр булып санала. Ә Россиянең төп халыкларының телләре икенче һәм хәтта өченче сортлы тел булып кала. Бу исә күп кенә проблемаларның нигезе булып тора. Моңа дәлил итеп, Альберт Разинның Дәүләт Советы каршында үз-үзен яндыруын искә төшерү дә җитә…
– Сезне фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнергә нәрсә рухландыра?
– Платон философ булганчы, Олимпия уеннарында ике тапкыр панкратион кебек кырыс көрәш төрендә җиңгән. Тик бу турыда сирәк сөйләнелә. Философ әйткәнчә, кемдер дөньяга Олимпия уеннарындагы кебек көрәшергә һәм җиңәргә, кемдер акча эшләү өчен, ә кемдер уйлап табарга һәм өйрәнергә килә. Шуңа күрә, һәркемнең үз язмышы, минем язмышыма галим булу насыйп булган, һәрберебез үзенә бирелгән сәләтне үстереп, җәмгыятькә файда китерердәй кеше булырга тиеш.
– Рәхмәт, Илдар әфәнде! Сезгә тагын да зуррак фәнни ачышлар, уңышлар телим!
Раилә Рәфыйкова.