Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Илдар Гыйльметдинов: “Милли сәясәт илебезнең барлык регионнарында да Удмуртиядәге кебек алып барылсын иде…”
6.07.2017

Илдар Гыйльметдинов: “Милли сәясәт илебезнең барлык регионнарында да Удмуртиядәге кебек алып барылсын иде…”

Удмуртиядә Россия антропологлары һәм этнологларының XII Конгрессы узды

Анда 37 илдән килгән этник тарих һәм мәдәният, мәдәниятара бәйләнеш, этник конфликтларны кисәтү кебек актуаль юнәлешләр буенча эшләүче 600дән артык галим катнашты.
“Удмуртиядә шушындый күре­некле форумны кабул итә алу мөмкинлеге тууны югары бәя­либез, — диде Удмуртия Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов Конгрессның ачылу тантанасында. — Без моны Удмуртиядә милли сәясәт эшенең уңышлы алып барылуын тану, Россиядә һәм барлык фин-угыр илендә таныл­ган җирле этнографик мәктәпнең абруе булуының дәлиле дип кабул итәбез.
Күп гасырлар элек биредә фин-угыр, төрек, славян халкы очрашкан, мәҗүсилек, ислам, христиан дине бергә кисешкән. Безнең җирлектә халык бердәм булып иҗади хезмәт иткән, дустанә милләтара мөнәсәбәтләр урнаш­тыруда бәяләп бетермәслек тәҗрибә туплаган”, — дип ассызык­лады.
Александр Бречалов үз халкының, туган төбәгенең этнографик чыгышын өйрәнүгә өлеш керткән Григорий Верещагин, Кузебай Герд, Трокай Борисов һәм башында профессор Владимир Владыкин торган бүгенге көн галимнәренең хезмәтен югары бәяләп үтте.
Ул XII Конгресста катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путинның сәламләү хатын укыды.
“Елдан-ел Конгрессның күбрәк катнашучыларны — фән һәм гыйлем бирү учреждениеләреннән актив яшь галимнәрне, чит илдән делегатларны туплавы бик сөенечле. Форумның тәкъдимнәре һәм рекомендацияләре фән үсеше өчен генә түгел, мәдәниятнең күп төрлелеген булдыру, милли конфликтлардан саклану өчен дә бик кирәкле. Әлбәттә, Дәүләтнең милли сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру аспектларын сезнең һөнәри яктан бәяләвегез мөһим. Сез милли мәсьәләләрне хәл итеп кенә калмыйсыз, күпкырлы фәнни һәм гыйльми, халыкны агарту эшләре белән дә шөгыльләнәсез.
Сезгә кызыклы, эчтәлекле фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу, файдалы аралашулар телим», — диелгән иде Ил Башлыгының сәламләү хатында.
Дүрт көн буена барган Конгресста китап күргәзмәләре эшләде, “Моления закамских удмуртов” дип аталган антропологик фильмны тәкъдим итү кичәсе булды. 54 секцияне үзенә сыйдырган 8 симпозиум уздырылды, 12 урында түгәрәк өстәл оештырылды.
Миңа Халыклар дуслыгы йортында узган “Дәүләтнең милли сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыруда актуаль мәсьәләләр” дип аталган түгәрәк өстәлдә катнашырга туры килде.
РФ Дәүләт Думасының Милли эшләр комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов белән әңгәмә вакытында Удмуртиядәге милли сәясәткә мөнәсәбәте турында кызыксындым. Ул: “Удмуртиядә милли сәясәт эше яхшы алып барыла. Илебезнең барлык регионнарында да эш шулай оештырылсын иде дип телибез. Бу система муниципаль дәрәҗәгә төшсен иде. Чөнки нәкъ менә районнарда бу эшкә иҗади якын килеп карамыйлар.
Милли оешманы җитәкләү әле ул елына бер Сабан туе уздырып, концерт куеп, бәйрәмнәр үткәрү генә түгел. Күп кенә регионнарда милли оешмалар, кызганыч, эшне шулай күзаллый. Программалары, советлары булмаган оешма әллә ни алга китә алмый…”, — диде. Милли оешма эшләрен проектлар ярдәмендә хәл итәргә, иң беренче чиратта тел мәсьәләсен алга куярга кирәклеген ассызыклады.
Тарих фән­нәре докторы, Россия антропологлары һәм этнолог­лары Ассоциациясе Президенты, профессор Алексей Загребин: “Биредә катнашучыларның күбесе элек СССР составында булган илләрдән. Шуңа да безнең тел, мәдәният киңлекләре бер, искә алыр үткәнебез, фикер алышыр темаларыбыз, хәзерге уртак эшләребез җитәрлек. Мисал өчен: миграция мәсьәләсе. Россиягә яңа гына күчеп килгән кешеләрнең әлеге җирлеккә күнегеп, өйрәнеп китүе, аларның биредә гаилә корып, балалар үстерү теләге һәм алар алдында туган каршылык­лар. Моннан тыш, ерак чит илләр дә бар. Конгресста бер пленар доклад белән Америка этнологы чыгыш ясады. Фин-угыр илләре белгечләре дә булды. Финляндия, Эстония, Венгрия галимнәре Удмуртиядә мондый чара үткәрелүен белгәч, катнашырга зур теләк белдерделәр. Халыклар дуслыгы йортында үткән “Дәүләтнең милли сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыруда актуаль мәсьәләләр” дип аталган түгәрәк өстәл галимнәрне, сәясәтчеләрне берләштерү, бу юнәлештә эш­ләгәндә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклекне билгеләү максатыннан оештырылды. Максатыбызга ирешкәнбездер дип ышанам”, — дип сөйләде.
Гомумән, Конгресс фән эш­леклеләре, сәясәт­челәр, Хөкү­мәт һәм киң җәмә­гатьчелекнең бердәм булып эшләвен күрсәтте.