Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Илгиз Агадуллин: “Эколог булу өчен табигатьне ярату гына җитми”
27.06.2013

Илгиз Агадуллин: “Эколог булу өчен табигатьне ярату гына җитми”

 

2013 ел  илебездә Экологик культура  һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Чыннан да, табигатебезне саклау, экологияне яхшырту бүгенге көндә бик зур әһәмияткә ия.  Воткинск районының Новый поселогында гомер итүче Илгиз Агадуллин ике дистә елга якын инде табигать сагында тора.  Тәҗрибәле эколог буларак, ул әлеге өлкәдә борчылырлык сорауларның күп булуын да яшерми.

ТАБИГАТЬ БАЛАСЫ

Илгиз Индус улы Агадуллин белән без әле көз көне үк танышкан идек. Ул Новый посёлогында гомер итүче  31 милләттәшебезгә газетабызны яздырып бүләк итте. Бүгенге көндә биредәге газета укучыларыбыз аңа бик рәхмәтле.

Илгиз Агадуллин тумышы белән Актаныш районының Иске Семиостров авылыннан. Соңрак алар гаиләсе белән Дербышка авылына күченәләр. Агыйдел елгасы ярлары буенда үткән балачагы анда табигатькә мәхәббәт тәрбияли. Ул үзе турында сөйләгәндә дә горурлыгын яшермичә: “Мин — табигать баласы”, — ди.

Бик иртә әтисез калгангамы, Илгиз әфәнде кечкенәдән тырыш, эшкә уңган булып үсә. Фин, Бөек Ватан һәм Япон сугышларын үткән бабасы Нәбиев Агадулла аның өчен үрнәк тә, киңәшче дә була. Үзендәге кыюлык, тырышлык, җитдилек кебек  сыйфатларны да нәкъ менә бабасыннан һәм әтисеннән күчкән ди ул.  Мәктәпне тәмамлау белән эшли башлый армия хезмәтеннән кайткач, югары белем алу белән беррәттән эшләвен дә дәвам итә Илгиз Индус улы.  Аның үҗәтлеге, тырышлыгы тормышта зур үрләр яуларга ярдәм итә. 1998 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр ул әйләнә — тирә мохит һәм зарарлы калдыклар белән эш итүче “Энергия Иж” ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры булып тора, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.  Безнең очрашуыбыз барышында да әңгәмәбез экология темасына кагылышлы булды.

Илгиз Агадуллин җитәкли торган оешма завод-фаб­рикалар, авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегеннән калган зарарлы калдыклар белән эш итә.  Төзелеш материаллары, нефть, газ сәнәгате өлкәсендәге һәм башка бик күп төрле шундый зарарлы калдыклар экология, кеше сәламәтлеге өчен зыянлы булырга мөмкин. “Кеше — үзе  табигатьне бозучы, экологиягә зарар китерүче. Безнең оешма зарарлы калдыкларны икенчел ресурска җибәрә. Ягъни, күпләр чүп дип  уйлаган әнә шушы калдыклардан без башка, кирәкле чимал эшләп чыгарабыз”, — диде Илгиз Агадуллин әңгәмә барышында.

Удмуртиядә экологиянең начар булуын да ассызык­лап китте ул. «Кешеләрнең киләчәк турында уйламаулары аеруча кызганыч», — ди Илгиз Агадуллин. “Балаларыбыз, оныкларыбыз нинди су эчәр, нинди һава сулар – менә шул турыда уйланырга кирәк безгә. Һәр оешманың җитәкчесе исә экологик сәясәтне аңларга, белергә тиеш. Уртак тырышлыгыбыз, максатларыбыз булганда гына хаталарыбызны төзәтә, киләчәгебезне якты итә алачакбыз”, — дип, уй-фикерләре белән уртаклашты ул.

Ә максатлары чыннан да, зурдан аның. Бүгенге көндә Илгиз әфәнде геоэкология һәм  нефть-газ сәнәгате өлкәсендә экологик куркынычсызлык технологияләрен камилләштерү буенча гыйльми эшчәнлек алып бара. Кандидатлык диссертациясен якларга әзерләнә.  Шулай ук Россия фәннәр академиясенең гыйльми советы,   профессор, доктор Юрий Кузнецов җитәкчелегендәге механика һәм технология үзәге  әгъзасы ул.  Күпсанлы рәхмәт хатлары, грамота, дипломнар белән бүләкләнгән.  “Мин бер урында гына торырга яратмыйм. Кешегә һәрвакыт үсәргә, эзләнергә, үз өстендә эшләргә кирәк дип саныйм”, — дип, яшьләргә дә үгет-нәсыйхәт бирде Илгиз Агадуллин.

Илгиз әфәнде ике ел  “Новый муниципаль берәмле»генең вәкаләтле органы депутаты, иганәчелек белән шөгыльләнә. Музыка мәктәбе, балалар бакчасы һәрвакыт аның ярдәмен тоеп яшиләр икән. Поселоктагы балаларның хоккей клубы эшчәнлеге дә аның карамагында. Шулай ук Илгиз Агадуллин төрле чаралар, милли кичәләр оештыруда да үз өлешен кертә. Чайковский шәһәрендәге, туган ягы Актаныштагы мәчетләргә һәрдаим ярдәм итә, зурлап Корбан ашлары, Ураза бәйрәмнәрен уздыра икән. Иганәче сүзен яратмаса да, әлеге изге эшләре турында да сөйләп китте ул: “Әбием Гөлбану Чайковский шәһәрендә Ислам динен күтәрүчеләрнең берсе була. Аны бүгенге көндә дә бик зурлап, хөрмәт белән искә алалар. Ул миңа Коръән укыды, динебезне өйрәтте. Нәкъ шуны ук бездән дә таләп итте. “Мөмкинлегең бар икән, башкаларга да ярдәм ит”, — дип әйтә иде әбием. Миһербанлы, гадел, намуслы булырга да мине нәкъ менә ул өйрәтте.”

МӘХӘББӘТ КӨЧЕ

Илгиз Агадуллинның тормыш иптәше Марина ханым белән гомер итүләренә дә быел 28 ел булган. Бүгенге көндә  катнаш никахларның таркалуы борчылырга нигез тудыра торган күренеш. Агадуллиннар исә яшьләргә  үрнәк булырдай гаилә. Алар бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Максим Сарапул районында үз гаиләсе белән  яши, фермер хуҗалыгын җитәкли. Кызлары Яна быел Санкт-Петербург шәһәрендә югары уку йортын тәмамлый, юрист һөнәрен үзләштергән. Яна әле 4 яшендә үк әти-әнисенә: “Минем әти кебек мәчеткә йөрисем килә”, — дип әйтә. Аңа яңадан Җәмилә дигән исем кушалар. Бүгенге көндә ул татар телен  үзләштерү белән мәшгуль.  Марина ханым катнаш гаиләдә балаларны ничек дөрес тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклашты: “Ирем — мәчеткә, мин — чиркәүгә  йөрибез. Гаилә коргач, ике якның да дини бәйрәмнәрен уздыра башладык, туганнарыбыз белән дә бик тату яшибез. Балаларыбыз да шуны күреп үсте.  Син чиркәүгә яисә мәчеткә барасың дип тә көчләмәдек. Алар үз юлларын үзләре сайладылар. Һәм без моңа бик шатбыз. Гаилә нык булсын өчен бер-береңне аңлау, ихтирам итү кирәк”.

Марина ханым театр режиссеры, шуның өстенә уңган хуҗабикә, бакчачы да икән әле. Илгиз Агадуллин гел юлда булганлыктан: “Кайтуына ул яраткан ризык­ларны әзерләп, җылы караш, татлы тел белән каршы алам” , — дип, гаилә серләрен дә ачты ул.  Ә бакчаларында үскән төрле куаклар, яшелчә-җимешләргә һәр бакчачы кызыгырлык аның.

Катнаш гаиләләр турында ишеткәч, күңел сыкрап куйса да, Агадуллиннар гаиләсе фикерләремне уңай якка үзгәртте. Марина ханым белән Илгиз әфәнденең күз карашыннан ук алар гаиләсендә мәхәббәт хөкем сөргәнен аңларга була. Ә мәхәббәт барлык каршылык­ларны җиңү көченә ия.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр Илгиз әфәнде кебек кешеләр турында. Гаиләдә — яхшы ир, балаларга — үрнәк ата булу өстенә, киң күңелле, милли җанлы булуы  белән дә хөрмәт казанган ул.  Эшмәкәрлеккә дә, гыйльми эзләнүләргә дә, иганәчелеккә дә җитешә. Бүгенге көндә төп максаты – поселокта мәчет салып чыгу. Изге йорт өчен инде урын бүленеп бирелгән, хәзер инвесторлар эзләү  белән мәшгуль ул. Бер урында гына тормыйча, һәрвакыт эзләнүче, төрле өлкәдә тирән фикер йөртүче Илгиз әфәнде гадилеге белән дә үзенә җәлеп итә, аның белән аралашып туеп булмый.  Киләчәктә ул Ижау татар җәмәгатьчелеге, “Яңарыш” газетасы редакциясе белән дә ныклап танышырга,  элемтә булдырырга вәгъдә итте. Милләттәшебезгә уңышлар теләп калыйк!

Эльвира Хуҗина