Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Икмәк — ил байлыгы
17.03.2016

Икмәк — ил байлыгы

Кешенең төп ризыгы булган икмәк проблемалары һәрвакыт игътибар үзәгендә. Ипи пешерү өчен иң яхшы иген культуралары кайсы табигать зонасында үсә, орлыкның нинди сортлары ипи пешерү өчен иң яхшылар булып исәпләнә, ипи пешерү өчен нинди яңа технологияләр уйлап чыгарганнар, кайсы шәһәрдә иң тәмле ипи пешерелә? Соңгы вакытта матбугатта бу проблемаларга багышланган хәбәрләргә еш тап буласың. Әниемнең авыл мичендә пешергән кайнар ипи тәмен һич онытасым юк, ә өйгә чыккан хуш исе әле дә борынымны кытыклый. Заманалар үзгәреп тора шул. Мич төбенә салып пешергән ипине хәзер авылда да таба алмыйсың инде — анда да ипине кибеттән сатып алалар. Ләкин ни гаҗәп, ипи пешерү өчен нинди генә яңа технологияләр уйлап чыгармасыннар, ипинең тәме арту, аның сыйфаты яхшыру турында матбугатта хәбәрләр күренгәне юк. Ә икмәк сәнәгатендә тәнкыйть еш күренә.

Россельхознадзор ди­гән оеш­ма бөтен авыл хуҗалыгы про­дук­ция­се­нең сыйфатын күзәтеп торып, аны яхшырту буенча эш алып бара. Оешма: “Россиядә икмәкнең сыйфаты бары тик начарлана гына бара”, — дип белдерде. Россиянең Орлыкчылык союзы дәүләт органнарыннан ипи пешерү өчен 5нче класслы орлыкны да кулланырга рөхсәт сорап мөрәҗәгать иткән. Искәрмә буларак әйтеп үтик: барлык ипи пешерүдә кулланыла торган орлыклар 5 класс­ка бүленәләр икән. 1,2,3нче класс­лар халыкка ипи продуктлары пешерү өчен, ә 4,5нче класслар бары тик фураж буларак кулланылырга ти­еш. Бу 1985 елда расланган ГОСТ буенча закон буларак кабул ителгән. Ә менә 1990 елда ГОСТка үзгәрешләр кертәләр һәм 4нче класслы орлыктан да ипи пешерергә рөхсәт итәләр. Хайван азыгыннан да кешегә ипи пешерергә мөмкинлек туа.
Әле бу гына түгел, 1990 елда ГОСТ буенча ипи камырының әчелеген ике градуска күтәрергә һәм ипидәге һава куышлыклары санын арттырырга рөхсәт ителә.Бу — ипи сыйфатын начарайту ди­гән сүз.
2004 елга кадәр илдә Дәүләт икмәк инспекциясе дигән орган эшләп килә. Аның вазифаларына икмәкнең иген кырыннан башлап кибет киштәләренә кадәр сыйфатын тикшерү керә. Һәм ул инспекция халык өчен шактый файдалы эшләр эшли. 2004 елда ул инспекцияне ябалар. Ни өчен? Чөнки илдә базар икътисады идарә итә башлый. 1,2нче сортлы оннарның хакы кыйммәт булгач, алардан пешерелгән ипи дә кыйммәткә төшә. Ә менә 3нче сортлы он арзан тора һәм һәм аннан ипи пешереп, керемне күп алырга була. Начар сыйфатлы оннан пешерелгән ипи дә кибет киштәләрендә матур төстә булырга, сатып алучыны үзенә тартып торырга тиеш бит.
Бу рольне махсус химикатлар башкара. Россиядә Совет чорыннан ук шактый көчле ферментлар сәнәгате була. Ләкин начар оннан ипи пешерергә икенче төрле ферментлар кирәк булганга аларны чит илдән ала башлыйлар, ә үзебезнең ферментлар сәнәгатен ябалар.
Бу турыда “АиФ” газетасына икмәк пешерү сәнәгатенең дәүләт институты директоры Анатолий Косован яза. Аның сүзләренә караганда, начар аннан пешерелгән ипидә кеше организмы өчен кирәк булган аксым дигән матдә бик аз икән. Без аксымны башка ризыклардан да бик аз алабыз, чөнки кибетләрдә табигый булмаган продуктлар тулып ята. Бик күп тикшерүләр нәкъ шул турыда сөйлиләр.
Ирексездән шундый сорау туа: безнең икмәк пешерү сәнәгатендә эшләүчеләр аңлы рәвештә корт­кычлык эшлиләрме әллә? “Юк”, — диләр белгечләр, хикмәт башка нәрсәдә. А. Косован әйтүенчә, ипи пешерүгә яраклы барлык диярлек сыйфатлы орлыклар чит илгә сатыла. Россия халкын сыйфатлы ипи белән тәэмин итәр өчен елга 7 миллион тонна гына сыйфатлы иген культуралары кирәк икән. Ә Россия 100 миллион тонна иген уңышы җыеп ала һәм шуның иң сыйфатлы өлешен чит илгә сата.
Чит илләрнең икмәк бел­геч­ләре ил элеваторларына үзләре килеп, иң сыйфатлы орлыкларны гына сайлап алалар икән. Ә безнең ил халкына чит илләргә ярамаганы гына кала. Халыкка югары сыйфатлы ипи пешерергә иң югары сортлы он булмаганга 1нче, 2нче сортлы оннарны махсус агарту процедурасы үткәреп, иң югары сыйфатлы он дип сату очраклары да була икән. Бу хакта он җитештерү механизмнары сату бүлеге җитәкчесен Ирина Филина белдерү ясый.
Ә ашлыкны зур күләмнәрдә чит илләргә сату Россия өчен яңалык түгел. Патша Россиясе дә шулай эшләгән. Октябрь инкыйлабыннан соң, халык ачлы-туклы яшәгән чорда да Совет хөкүмәте чит илләргә икмәк сатып, шул акчага чит илләрдән станоклар һәм җиһазлар сатып алып, илдә индус­триализация ясаган. Хәзер дә ил тирән кризис кичерә. Нефтьнең дөнья базарында бәясе төшү ил икътисадын авыр хәлгә китерде. Нефть китермәгән валютаны ниндидер башка товар китерергә тиеш бит. Ашлык нәкъ шундый товар булып тора да.
Бу хакта сүз чыккач, дөньяның икмәк базары турында укучыга кызыклы булган кайбер мәгълүматлар китереп үтәсе килә. 2015 елда дөнья илләре икмәк базарында түбәндәге күләмдә бодай сатканнар: Евросоюз илләре — 32,5 млн тонна, Россия — 23,5 млн тонна, Канада — 22 млн тонна, АКШ — 21,5 млн тонна, Австралия — 17,5 млн тонна, Украина — 15,5 млн тонна, Аргентина — 6,5 млн тонна, Казах­стан — 6,5 млн тонна. Россия бодаен иң күп күләмдә түбәндәге илләр сатып ала: Египет — 4,6 млн тонна, Төркия — 3,1 мн тонна, Иран — 1,5 млн тонна.
Күренгәнчә, Россия кара алтыннан башка кырда үскән алтын бодай сатып та акча эшли икән. Россиядә җыеп алынган барлык ашлыкның 57% бодай, 19% арпа, 11% кукуруза, 5% солы, 3% арыш, 3 % дөге һ.б. Россия бары тик бодай сату буенча гына башка илләр белән ярыша ала, ә башка иген культураларын сатуда беренчелек — АКШ кулында. 2015 елда ул кукурузаны гына да базарда 60 млн тонна саткан.
Белгечләр әйтүенчә, Россия икмәк җитештерүдә дөнья базарын яулап алырга да мөмкин, чөнки моңа бөтен шартлар бар. Җир күп, тик игенчеләрне, зур уңыш алуга кызыксындыру юк. Әгәр бүгенге фермер көзен зур уңыш алса, уңыш аның өчен зур мәшәкатькә генә әйләнергә мөмкин. Чөнки дәүләт аңа җыеп алган ашлыкны сатар өчен бернинди дә ярдәм күрсәтми. Ә Америкада фермерга ярдәм йөзеннән махсус дәүләт оешмасы аның икмәген яхшы гына хакка сатып ала икән. Ә бездә олигарх­лар фермерны үстергән ашлыкны арзан хакка сатарга мәҗбүр итәләр, игенченең уңышны озак вакыт сакларга тиешле складлары юк, ә зур элеваторлар (инде шәхси кулларда) ашлыкны саклаган өчен гаять күп акча сорыйлар. Болар әле проблемаларның бик аз өлеше генә, ә барысын да санап китсәң, алар бик күп.
Соңгы сүз итеп шуны әй­тергә кирәк: 2016 елга дәүләт бюд­же­тын­нан авыл хуҗалыгына яр­дәмгә шактый зур суммада акча биреләчәк. Ул акчалар тиешле урын­нарга барып җитәрме? Бил­гесез. Ә менә 2016 елда икмәк продуктлары хакы 15%ка артачак, ул турыда инде игълан ителде.

Гыймран Сафин, Ижау шәһәре.