Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Ике кызым- ике канатым
3.03.2016

Ике кызым- ике канатым

Кыз тудырган ана икеләтә бәхетле, диләр. Бу яктан Исәнбайда яшәүче Наил һәм Фәридә Ягъфәровлар бәхетенә тел-теш тидерерлек түгел, Аллаһы Тәгалә аларга бер-бер артлы тупырдап торган ике кыз насыйп иткән. Бакчалар артында җәйрәп яткан яшел келәмле болын, янәшәдән генә бормаланып-бормаланып агучы инеш, ә шифалы Габдрахман чишмәсе кул сузымында гына… Көннәр буе бәбкә саклап, су коенып, җәен велосипедта, кышын чаңгыда җилдереп үскәнгәдер, кызлар икесе дә чибәр, сөйкемле булып үсеп җиттеләр.

— Наил генә иртә китте, — ди Фәридә, — кызларыбызның эшләрен күреп, уңыш­ларына сөенеп, оныкларына куанып яши алмады.
Әтиләре хакында кызлар күңелендә иң җылы хатирәләр генә саклана.
— Тракторда эшләгәндә әт­кәй иртәнге сәгать 3-4тә урманга чыгып китсә дә, кайткач дәресләребезне тикшерә, булыша иде. Бик арып кайтса да, кулыннан китап төшмәде, бик күп укыды. Әдәбият-сәнгатькә, иҗатка мәхәббәт аннан күчкәндер безгә, — ди Миләүшә якты истәлекләрне барлап.
Кызлар исә, икесе дә нәкъ җырдагыча — әниләренең йөрәк тибеше. Кайчан, нәрсә уйлаганнарына хәтле белеп, белешеп торалар. Беркөнне Ләйсирә белән сөйләшеп тордым.
— Күңелем еш тула. Кайчагында бер сүз, бер караш җитә. Әле шимбә көн Габделфәт Сафин башкаруында “Уфалла арбасы” җырын тыңлап күңел тулды, күз яшьләрен тыеп булмады. Әнкәй дә тыңлаган. Яңадан Миләүшә дә шалтыратып “Уфалланы тыңладыгызмы?” — дип сорады. Шул җырны тыңлаганда өчебез дә бер кеше турында уйлаганбыз… әби турында”, — ди Ләйсирә гаҗәпләнеп.
Бала белән ананың күңеле бер тибрәнештәдер инде ул. Минем игътибарымны исә “әби турында“ дигән сүзләр үзенә тартты. Фәридә, аңлашыла, әнисе турында уйлаган, ә менә репрессия корбаны, сугыш чоры баласы, биш баласын ялгызы аякка бастырган әбиләренең язмышын уйлап яшь коючы оныклар сирәктер ул.
Мактанырлык шул балалары… Ял көннәре җитсә, Әгерҗедә эшләүче Миләүшәсе оныгы Самат белән кайтып җитә. Алар янына Ижаудан Ләйсирәсе гаиләсе белән кайтып төшә. Печән, пиннек әзерләү, утын яру, малкайларны көтү, бәрәңге казу, чүп утау… Бер эштән дә чирканмыйлар алар. Шулай да иң яратканнары — җиләккә йөрү! Савытларын тутырып әлсерәп кайт­кач, әниләре белән кара-каршы утырып кайнар чәй эчүгә җитәме соң инде?! Акыллы, бик сабыр, тыйнак, эшчән, җыйнак кына гәүдәле әниләренең һәр сүзен, һәр киңәшен чәй урынына йоталар алар, һәр ымын аңлыйлар. Бигрәк тә: “Киң күңелле, юмарт, ярдәмчел булыгыз, Ходай үзегезгә меңе белән кайтарыр, саранлашмагыз!” — дигән сүзләрен күңел түрендә йөртәләр. Әниләренең “күңел көндәлеге”ннән, аларча әйтсәк, амбар дәфтәреннән бик күп файдалы фикерләр, истәлек-хатирәләр табалар икән кызлар.
— Әнкәй безнең ниндидер үзенчәлекле эштә эшләвебезне теләде, аның теләкләре кабул булды дип уйлыйм мин, — ди Ләйсирә. — Миләүшә дә, мин дә Чаллыда югары уку йортларында белем алдык. Эшләребез дә гаҗәеп иҗади, күпкырлы, талант һәм сәләт сорый торган булды.
Әйе, үзебезнең район газетасы — “Әгерҗе хәбәрләре“ндә эшләүче Миләүшә Ягъфәрованы кем генә белми дә, аның язмаларын, әңгәмәләрен, спорт яңалыкларын кем генә укымый икән?! Һәрнәрсәгә игътибар белән, җитди якын килүче, һәр язмага күңел җылысын салып иҗат итүче журналистны хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр дә бик хөрмәт итәләр.
Уңышлары да күп 15 ел “Әгерҗе хәбәрләре“нең бердәм, тату коллективында эшләүче Миләүшәбезнең. Ул “Спорт темаларын иң яхшы яктыртучы журналист“ буларак, район күләмендә бүләкләнде. Район газеталары журналистлары арасында “Милли көрәшне иң яхшы яктыртучы“ номинациясе җиңүчесе булып, ТР Премьер-министр урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кулыннан Мактау грамотасы алды. Ә иң зур бүләк — “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасының 80 еллыгы уңаеннан Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгыннан бирелгән Мактау грамотасы.
Ләйсирәне без быел 25 еллык юбилеен билгеләп үтүче “Хәерле кич!” тапшыруын алып барган вакытларыннан ук беләбез. “Күңелле кыңгырау” һәм “Хәерле иртә” тапшыруларында да эшләде ул, иҗат итте. Бу тапшырулар чиста татар телендә булулары белән аерылып торды. Аһәңле тавышы, дөрес сөйләме белән тыңлаучыларны әсир иткән авылдашыбыз — бүген дә шул ук юнәлештә, тик балалар бакчасында эш алып бара. Ул — 107нче бакчада татар теле белгече.
— Татар гаиләләреннән булган ба­лаларның туган телебезне начар белүләре борчый мине, — ди Ләйсирә Наил кызы. — Эшемне бик яратам, шуңа да армыйм, нәтиҗәләргә сөенеп, дәртләнеп эшлим.
Хезмәт төбе — хөрмәт, диләр бит. Зурлыйлар авылдашыбызны, ул Удмуртия һәм Татарстан Республикалары Мәгариф һәм фән министрлыкларының, Ижау шәһәре мәгариф идарәсенең Мактау грамоталарына лаек булды.
Әйе, кызлар икесе дә туган телебезне үстерү, саклау, яклау өлкәсендә хезмәт куялар. Татарча уйлыйлар, иҗат итәләр… Төрле милләт кешеләре яши торган зур шәһәрдә туып-үскән үз балалары нинди телдә сөйләшә икән соң? Әлбәттә, татарча! Моны кызлар сөенеп тә, горурланып та әйттеләр. Ләйсирә белән Әнәснең олы уллары Динар төзүче һөнәрен үзләштерә. Ә кечесе Айдар кадет мәктәбендә укый, гимнастика, йөзү белән шөгыльләнә, шулар өстенә өч ел инде “Күңелле кыңгырау” тапшыруын алып бара, димәк, чиста татарча сөйләшә! Малайлар икесе дә инглиз телен өйрәнәләр. Менә шундый тәрбия бирәләр балаларына Ижау каласында гомер кичерүче Йосыповлар гаиләсендә.
— Ни генә дисәң дә, безнең балаларны авыл тәрбияли, — ди Ләйсирә. Тәрбиянең тамыры — авылда!
Җәйләрен оныклар хез­мәт кү­некмәләре алалар, өйрәнәләр, әбиләренә булышалар. Татар халкының борынгы гореф-гадәтләренә, йолаларына да игътибар күп әби йортында. Фәридәне, чын мәгънәсендә, “Чәкчәк әби” дияргә була. Телне йотарлык тәмле, күз явын алырлык матур чәкчәкләре белән 30дан артык туганын кияүгә биргән, өйләндергән аш-су остасы ул! Әти-әниләре, әбиләре, күрше-күләннәре белән Карга боткасы, Сабантуй бәйрәмнәре дә үткәрәләр балалар.
Әйе, туар таңнарыбыз имин, тыныч, кояшлы булсын. Киләчәктә дә ике кызы ике канаты булып, балалар хәсрәте күрмичә яшәргә язсын.

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.