Ике идарәне берләштерәләр
Тиздән Ижау хакимиятенең Мәктәпкәчә тәрбия бирү идарәсе белән Мәгариф идарәсен берләштерәчәкләр. Бүгенге көндә идарә тармагында 17 юридик зат булса, 2 идарә берләшкәннән соң, 4кә калачак. Бу хакта журналистларга Ижау хакимияте җитәкчесе социаль сәясәте буенча урынбасары Дмитрий Чистяков хәбәр итте. Аның сүзләренчә, ике идарәне берләштерү нәтиҗәсендә акча янга калачак. Янга калган акчалар балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне төзекләндерүгә тотылачак. Берләштерү нәтиҗәсендә 10 бина (5818,6 кв.м мәйдан) бушап калачак. Бу биналарның бер өлеше укучыларга, икенче өлеше — балалар бакчасына, ә калган өлеше сатуга куелачак. Ә аннан кергән акчалар шулай ук мәктәпләрнең, балалар бакчаларының техник базасын ныгытуга юнәлдереләчәк. Берләштерү нәтиҗәсендә идарә структурасыннан — 9 һәм үзәкләштерелгән бухгалтериядән — 121 хезмәткәр эшләреннән кыскартылачак. Гомумән, хезмәт хакы фондында 55,7 миллион сум акча янга калачак. “Без зур шәһәрләр тәҗрибәсен кулланып эш итәбез. Бер юнәлештә эшләүче идарәләрне берләштерү уңай нәтиҗә биргән”, — диде Дмитрий Чистяков.
«Ике идарәне берләштерү тәрбиячеләргә дә, укытучыларга да кагылмаячак. Бары идарәнең структарасында гына үзгәрешләр булачак. Без киләчәктә бердәм норматив базада эшләячәкбез”, — диде Ижау шәһәре хакимиятенең мәгариф идарәсе җитәкчесе Светлана Петрова.
Ике идарәне берләштерү буенча карар Шәһәр думасында кабул ителәчәк.
Рилия Закирова.