Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Ике «дөнья»да яшибез
6.08.2020

Ике «дөнья»да яшибез

Тормышыбызга Интернет килеп кергәннән бирле, баш ватабыз: аның файдасы күбрәкме әллә зыянымы? Бу турында бик күп бәхәсләр булды. Тындылар бугай инде. Шулай да, уйлап карыйк әле. Җир шарының теләсә кайсы почмагыннан хәбәр секундлар эчендә килеп ирешсен инде! Икенче яктан караганда, кайдадыр булган нинди дә булса һәлакәт турында укып, мин андагыларга булыша аламмы инде? Юк, әлбәттә! Белүдән ни файда? Ә күңелдә авыр тойгы кала. Ул җыела, җыела… Көн-төн Интернетта утырып, куркыныч кинолар карау­чы, уеннар уйнаучы балаларның психикасы ничек бозылмасын?! Интернетта озаграк утырып чыкса, әле безнең ише өлкәннәр дә реаль дөньяга тиз генә кайта алмый тора. Яшерен-батырын түгел, хәзер әби-бабайлар да Интернетка бәйле була бара. Оныгын ачуланган була үзе. Теге йөремсәк мәзәктәгечә: “Урамда, капка төбендә берәү дә юк, «ВКонтакт» челтәренә кергән идем, барысы шунда утыра,” — ди бер әби.
Ярар, бу юлы Интернет кирәкме-юкмы дип түгел, социаль челтәрләрдә ничек аралашабыз дигән темага тукталасы килә иде. Көннәрдән беркөнне күптәнге дустым чыл­тырата: “Кара әле, N.ның башкалар белән аралашу (ватсаптагы төркемдә) манерасына син ничек карыйсың?” — ди. Чынлап та, бу уртак танышыбызның кайбер язмалары, башкаларга ясаган дорфа кисәтүләре күптән тешкә тия иде инде. Минекенә генә түгел икән. Шуннан соң ВКонтакте, Инстаграм, Ватсап кебек аралашу чараларындагы постларга ныграк игътибар итә башладым. Гомер буе балалар белән эшләгән кеше буларак, аларның язмаларын да карыйм. Күбесе фотосын куя да икенчеләре комментарий яза: “Матурымка!”, “Класснооо!” “Офигеть!” һ.б.шуңа охшашлылар. Сүз байлыгы шуның белән төгәлләнә. Начарраклары да була, мыскыл итеп язганнары. Ә ялгыш кына аларның үзара язышканнарын укый алсаң, чәчләр үрә тора. Парта арасында акыллы укучы булып утырганнарның телендә әллә ниләр бар икән! Каян килә бу тәмсез теллелек дип шаккатып утырасың да, шул ук Интернет киңлекләреннән җавабын да табасың: өлкәннәрдән өйрәнәләр икән ләбаса! Сәясәттән башлап, урамдагы чокыр-чакырларны ямау кебек темалар һәм аларга карата фикерләр – ниндие кирәк, барысы да бар. Һәм күбесе зарлану. Кышка керсәк, диванда яткан килеш, подъезд ишек төбен көрәмәгән ЖКУны сүгәбез. Уку елы башланса – укытучыларны, ел тәүлеге — медикларны һәм депутатларны. Саный башласаң, күп инде. Теге яки бу мәсьәлә буенча фикер алышканда, үз гомереңдә күрмәгән һәм күрмәячәк кеше белән ызгышып утыруларны әйтеп тә тормыйм. Җайлы бит: тупас сүзләрең өчен тешеңне коя алмый.
Иң кызыгы, бәлки кызганычыдыр, сәяси темаларга багышланган язмаларга бирелгән комментарийлар. Еракка китмичә, депутат язучы Ркаил Зәйдулланың татар телен республиканың дәүләт коручы халкы теле дип беркетергә кирәк, дигән фикергә кайтавазларны укысаң, елыйсылар килә. Кайбер милләттәшләребезнең “Үгез үлсә — ит, арба ватылса — утын” дип яшәүләренә бер эч пошса, пессимистик рухтагы яки тәкъдимгә көлеп язылганнарына ни дип әйтергә дә белгән юк. Төрле социаль челтәрдән алынган бер-ике комментарийны гына язып үтәм:
“Уйнап һәм алдап туймагансыз икән һаман!”
“Әзи пар чыгара. Үзе дә белә инде холос­той выстрел икәнен. Ну күренеп кала. Каты әйткән, диләр. Татар шушыңа да сөенә инде мескен”. Депутат та ни дияргә белми: “Татар халкын мес­кен дияргә телем әйләнми. Әмма безнең халык шундый инде ул: сүз әйтмәсәң дә сүгәләр, әйтсәң дә ярамыйсың. Аптыраган…”
Ә татар теленә каршы язылганнарның иң җиңелен генә китерсәм, ул мондый: ”В России единый государственный язык — русский ” Кайберләрен укырга күз ояла.
Сүзебез Интернетта аралашу турында иде бит әле. Тик Интернет — сүз белән аралашу гына түгел бит инде ул. Сату-алу эше, агитация-пропаганда кебек нәрсәләр бик үтемле бара монда. Рекламага алданып, акча югалткан кеше мин беренчесе түгел, соңгысы да булмамдыр.
Төрле темага киңәшләрнең дә файдасы юк түгел бит, җәмәгать. Мәсәлән, мин үзем язга чыкканнан бирле монитор белән түтәл арасында чабып йөрим. Нәрсә сибәргә кушсалар, шуны сибәргә тырышам. Яки ашарга пешергәндә элек газетадан кисеп, я кешедән ишетеп рецепт җыйсак, хәзер — Интернеттан. Җыелган рецептлар буенча барысын да пешереп карар өчен бер түгел, ике гомер дә җитмәс, ахры. Тик ашап карыйсы килә. Бик мактыйлар бит. Аннары тазарабыз дип зарланабыз.
Ватсаптагы төркемнәр — үзе бер дөнья. Бәйрәм җитсә, дистәләгән открытка алабыз һәм җибәрәбез. Үлем-китем булса, кайгы уртаклашабыз. Төркемдә ничә кеше булса, барысы да язып чыга. Якыннары берәр конкурс­та катнашса, ватсап аша тавыш җыя. Шунда берәрсе реаль ярдәм сораса, ничә кеше чынлап ярдәм итәргә алыныр микән? Кешегә ярдәм итү смайликка басу гына түгел шул.
Әйе, җәмәгать, теләсәк-теләмәсәк тә, без хәзер ике яссылыкта яшибез. Берсе — чынбарлык, икенчесе — виртуаль дөнья. Икесендә дә КЕШЕ булып кала алсак иде.

Наилә ХАРИСОВА, Әгерҗе шәһәре.