Ике Артур үрнәк күрсәтте
Татар халкы элек-электән үзенең чисталыгы белән аерылып торган. Тәртип, чисталык саклау буенча халкыбызда төрле сынамышлар, язылмаган кагыйдәләр урнашып калган. Әйләнә-тирәне, табигатьне саклау өчен иң беренче кешенең үзенең — тәненең һәм җанының чиста булуы кирәк. «Коега төкермә — суын эчәрсең» дигән тирән мәгънәле мәкаль дә бар халкыбызда. Ә менә шәһәребездә законсыз чүплекләр бәлагә әверелеп бара. Татар халкы яшәгән Татар базары бистәсендә дә бар алар. Кемдер ташлый, кемдер җыештыра. Яшьләр тырышлыгы белән шушы көннәрдә бер чүплек юк ителде.
Татар базары бистәсенең яшел үпкәсе саналучы наратлык аша узучы юл кырыенда чүплек көннән-көн үсә бара. “Карлар эреп, җир кипшергәч, бер чистартканнар иде, өч көндә ташып тутырдылар. Аны саклап тора алмыйбыз, төнлә китереп ташлыйлар”, — ди шушы тирәдә 55 ел гомер кичерүче Дамир ага Әхмәтвәлиев. Үзе дә олы яшьтә, таякка таянып йөрүенә карамастан, булышырга теләп чыккан. Чүплекне юк итәргә ике Артур алына. Шушы юлдан чишмә суына йөриләр, чүплекнең үсә баруына күңелләре түзми аларның. “Күпләр машина белән килеп туктый. “Башкалар ташлый бит әле, миңа да ярый”, — дип капчык-капчык чүп ыргытып китәләр. Пластик, пыяла, хәтта бозылган алмаларга кадәр калдыралар — аларны бит бакчада җиргә күмәргә була”, — ди өмәне оештыручыларның берсе Артур Сәлимгәрәев. Аңа Артур Мәһдиев тә кушыла: “Беркөнне чишмәгә барганда бик ямьсез булып торган бу чүп өемен күрдем. Артурга: “Әйдә, өмә оештырыйк”, — дидем. Бу турыда игълан язып, монда торучыларның почта тартмаларына салдык”. Күп булмаса да, өмәгә кушылучылар була. Хатын-кызлар чүп-чарны җыялар, капчыкларга тутыралар, Мөбарәк абый арбасы белән ташып тора. “Шушында наратлар белән бергә үстек, мәктәп яшеннән өмәләргә чыга идек,” — дип сөйли өлкәннәр. Наратлыкны чиста тотарга тырышканнар, элек биредә гөмбә, җиләк җыйганнар, хәзер һава суларга чыкканда да кәефләре кырыла икән. “Элек алай түгел иде, әллә хәзер кеше икенче, әллә кибеттә чүп күп инде. Безнең урман бит, кеше ташлаган чүп булса да җыябыз”, — дип сөйләде Флүрә Гыйльфанова. Үзләре шәхси йортта яшәп, чүп-чарны капчыкларга тутырып баралар, махсус машина килгәндә төяп җибәрәләр икән. “Тик машина сирәк килә башлады”, — дип зарланалар. Башкалар наратлык эчен чистарткан арада, егетләр чүп өемен юк итте. “Чистарып калган җиргә чүп атарга инде берәүнең дә кулы күтәрелмәс”, — дип ышаналар.
Егетләр: “Чәчәкләр утыртырга иде”, — дип әйтергә дә өлгермәделәр, тимерне кызуында сугып, Альбина Минһаҗева бакчасыннан алып килгән чәчәк үсентеләрен утыртып та куйды. Чүп өчен капчыкларны егетләр үз акчаларына сатып алганнар, машинаны да үз хисапларына чакыртканнар. Алга таба бу урынны күзәтүдә тотарга телиләр.
Яшьләрнең әлеге изге эшләре — барыбызга да үрнәк! Әйдәгез, барыбыз да бергә табигатебезне яклыйк, аны саклыйк. Шуны да онытмыйк: җыештырган җир түгел, чүпләмәгән җир чиста була диләр бит.
Фәнзилә Салихова.