Икенче сулыш
Сиксәненче елларда Ижауда бердәнбер булган “Гүзәл” татар халык җыр һәм бию ансамбленә йөргән егетләр-кызлар, ансамбльнең 30 еллык юбилеен бәйрәм итәргә җыелгач, “Афәрин” бию төркеме оештырырга сөйләшәләр. Ул еллардан соң биш ел вакыт үтеп киткән. Урта һәм яшь буынны берләштерүче әлеге коллектив күптән түгел Вараксино мәдәният һәм спорт комплексында шушы уңайдан бәйрәм уздырды.
“Афәрин”! Үзе үк кул чабарга өндәп торган бу исемне ишетүгә куллар кулга үрелә, йөзләргә елмаю куна һәм, сәхнә тутырып, алар килеп чыга. Сәхнәдә, яшьлек дәрте, төсләр балкышы. Егетләр-кызлар, бию ритмнарын алыштырып, тамашага җыелган халыкның игътибарын сәгатьләр буе җәлеп итеп торалар. Үз-үзләренең тотышларының табигыйлеге һәм гадилеге, хәрәкәт белән белдергән хисләр байлыгы — боларның һәммәсе сәхнә белән залны мизгел эчендә бер дулкынга көйләп куя.
“Гүзәл” татар халык җыр һәм бию ансамбленең хөрмәтле, алыштыргысыз остазы, хореографы Вәккас Нуретдинов “Афәрин”не аякка бастыра. Өлкән остаздан дилбегә Светлана Юртова кулына күчә. Эльвира Хәсәнова, Радик Сабашниковлар еллар үткәч улларын-кызларын ияртеп сәхнәгә кайтканнар. Лилия Шалаева да вакыты тыгыз булуга карамастан (ә табиб кешенең вакыты бик күп булмый), һәрвакыт репетицияләргә йөрергә ашкынып тора икән. Гөлнара Сәлимова: “Без “Афәрин” төркеме оештырып, икенче сулыш алдык. Биредә чын-чынлап бию сәнгатенә гашыйк булган кешеләр шөгыльләнә. Репертуарыбызда төрле милләт халыкларының биюләре күп. Безнең үзебезнең коллективта да Удмуртиядә яшәүче төрле милләт кешеләре бар. Татарлар күбрәк булгач, татар халкының милли хисләрен, гореф-гадәтләрен биюләр аша күрсәтергә омтылабыз”, — дип шатланып сөйләде. Әлеге юбилей концертында да яңа “Ак калфак” дип аталган татар кызлары биюе күрсәтелде.
“Афәрин” бию төркеме — шәһәребездә үткәрелә торган татар милли чараларының бизәге. Шуңа күрә дә бию төркемен котлау өчен сәхнәгә бер-бер артлы “Гүзәл”, “Шатлык” халык ансамбльләре, “Яңарыш” газетасы редакциясе, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе вәкилләре күтәрелде.
Безнең халык: “Бие, бие Хәйбулла, биегән кеше бай була”, — дип такмакларга ярата. (Әмма никтер биеп, череп баеган кешене генә күргән юк). Бүген әлеге төркемдә шөгыльләнүче инде икенче буын үсеп килә. Бию чыгышларын карап утырырга бик рәхәт булса да, ул зур физик һәм рухи көч таләп итә торган җитди шөгыль, бигрәк тә яшь кешене дисциплинага, төгәллеккә, җитезлеккә, чыдамлыкка өйрәтә. Биючеләрнең гәүдәләре төз, рухлары сау, күңелләре көр була. Эштән соң буш вакытларын кызганмыйча, дөнья мәшәкатьләрен калдырып, репетицияләргә йөрүче бию сәнгатенә гашыйк “Афәрин” бию төркеме егетләре-кызларына сокланырлык. Хәзерге болгавыр чорда яшь буынга рухи һәм физик тәрбия бирү юнәлешендә эшләүләренә зур рәхмәт аларга. Кыскасы, “Афәрин” гә афәрин!
Рәфилә Рәсүлева.