Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Икенче сулыш ачылырмы?
14.11.2014

Икенче сулыш ачылырмы?

 Моннан 25 ел элек республикада милли күтәрелеш башлангач, Удмуртиянең төньягында урнашкан Глазов шәһәрендә дә Татар иҗтимагый үзәге эшли башлый. Бик күп еллар активистлар халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып яши. ТИҮнең беренче рәисләре Инзир Шәрипов, Гамбәр Есенеев, милләт өчен җанып торган Минзирә Касимоваларны әле дә мактап искә алалар. Тик соңгы елларда шәһәрдә милли тормыш күпкә сүлпәнләнгән. Быел аны җанландыру максаты белән үзәккә яңа җитәкче — Илидә Арсланова сайланган.

Милли тәрбия беренче урында булырга тиеш

Мине соңгы елларда Иҗ­тимагый үзәкне җи­тәк­ләп килгән Нур­­задә Девятьяров, мәчет тө­зелешенең попечительләр советы әгъзасы, милли оешманың активисты Рәшит Касимов һәм Илидә Арсланова каршы алды. Иң элек, без Глазовның 4нче “Гнездышко” балалар бакчасына юл тоттык. 25 ел элек биредә 2 татар төркеме ачылып, 10 елга якын алар уңышлы гына эшләп тә килә. Ул вакытта бакча мөдире булып эшләгән Рәйсә Касимова, тәрбиячеләр Гүзәл Касимова, Мәрьям Рәхимова, Гөлнара Касимова, музыка укытучысы Наилә Касимова балаларга милли тәрбия бирү, ата-аналар белән тыгыз элемтә булдыру өстендә ныклап эшлиләр. Нәниләр телне дә, гореф-гадәтләрне дә яхшы белеп үсәләр, җыр-биюгә дә сәләтле булалар. Берничә ел бакчада бик зур милли музей да эшләп килә. Тик җитәкчеләр алышынгач, әлеге төркемнәр дә таркала, музейда да милли поч­мак кына калдырыла. Бүгенге көндә татар теле ике төркемдә атнага бер генә тапкыр укытыла. “Дәрестә төрле темаларны узабыз: көнкүреш кирәк-яракларының, уенчыкларның татар телендә ничек аталуын, милли орнаментларны өйрәнәбез. Җырлар башкарабыз, шигырьләр ятлыйбыз. Бәйрәмнәрдә татар телендә чыгыш ясыйбыз”, — диде тәрбияче, татар теленә өйрәтүче Раилә Касимова. Аның сүзен дәлилләп, балалар татар телендә җыр да башкарып күрсәттеләр. “Әти-әниләрнең теләге булса, бакчада яңадан татар төркеме ачарга барлык мөмкинлекләр дә бар. Хәзер без яшь татар гаиләләре белән эшлибез, иң элек, аларда милли үзаңны тәрбияләргә тырышабыз”, — диде Илида Арсланова.

Ә ныклап эшләргә мөмкин­лекләре дә, үрнәк алырдай, киңәш сорардай кешеләре дә бар. Мәсәлән, элек бакчада татар теле өйрәнгән балалар шәһәрнең 3нче мәктәбендәге милли сыйныфларда укыганнар, татар телен һәм әдәбияты дәресләре югары сыйныфларга кадәр фән буларак кергән. Ул вакытта мәктәп директоры булып милләттәшебез Кадрия Касимова эшли. Гаиләдә дә, бакчада да, мәктәптә дә милли тәрбия алган балалар татар телендә дә яхшы аралашканнар, укытучылар җитәкчелегендә халкыбызның гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын яңартканнар. Кызганычка каршы, хәзерге вакытта әлеге сыйныфлар да юк. Ә менә берничә ел элек “Халык­лар дуслыгы йорты”нда оештырылган татар теле курслары уңышлы гына эшләп килә икән. Аларга төрле яшьтәге 20дән артык милләттәшебез йөри. Быел эшләүче кешеләр, өлкәннәр өчен махсус төркемнәр дә ачканнар. “Дәресләргә йөрүчеләр саны да артыр”, — ди алар. Укытучылары Гөлнара Касимова, Дамира Абашева, Илида Арсланова туган телебезгә генә өйрәтеп калмыйлар, ә татар әдәбияты белән дә таныштыралар. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе бүләк иткән дәреслекләрне дә бик сөенеп кабул иттеләр.

Дини гыйлем бирүчеләр

Глазовта мәчет төзелеше әле берничә ел элек кенә башланган булса да, динне буыннан буынга сак­лап киләләр биредә. Шулай ук “Халык­лар дуслыгы йорты”нда берничә ел рәттән Коръән уку, гарәп теленә өйрәнү буенча дәресләр оештырыла. Яшь аермаларына карап, укучыларны берничә төркемгә бүлгәннәр. Быел балаларга да дини гыйлем бирә башлаганнар. Иң өлкән мөгаллимәләрнең берсе — Нәсимә Касимова. Өлкән яшьтә булуына карамас­тан, Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаган ул. Дәресләрдә Ислам дине нигезләрен генә түгел, ә әдәп һәм әхлак темасы буенча да белем бирә икән. “Күбесе беренче тапкыр килгәндә әле берни дә белми, тыңлап кына утыр алар. Үзем белгәннәрне дә өйрәтәм, китап-газеталардан да укыйм. Һәр дәрестә нәрсәгә дә булса өйрәнеп китәләр икән, шуңа сөенәбез инде”, — ди Нәсимә Касимова. Дин кардәшләребез мәчет төзелеше тәмамлануын зур түземсезлек белән көтә. Яшьләрнең Ислам дине буенча яши белмәүләренә борчыла өлкәннәр. “Күптән түгел вафат булган бер татар кешесен балалары рус зиратына, табутка салып күмгәннәр дип ишеттек”, — дип сөйләүләреннән үземнең дә тән эсселе-суыклы булып китте. Мәчет ачылгач, яшьләр дә дини дәресләргә, Гает көннәрендә җәмәгать намазына йөри башларлар, Аллаһы Тәгалә юлы буенча барырлар дип ышана алар.

Максатлары зурдан

Шәһәрдәге милли тор­мыш белән танышкач, Илида Арс­-
лановадан киләчәккә эш планнары белән кызыксындым. Ул үзе Глазовта милли күтәрелеш вакытларын яхшы хәтерли. Беренче көннәрдән үк татар телендә узган чараларны оештыруда актив катнаша. Хәзерге көндә милләттәшләр арасында бердәмлек җитмәвенә борчыла ул. “Яңа вазифага алынгач, әлеге мәсьәләне чишәргә бик телим. Тик ул бит килдең дә, барысын да үтәдең түгел. Халык бердәм булганда гына үз алдыңа куйган максатларга ирешергә мөмкин. Балалар татар телен яхшы белсеннәр, тарихыбыз белән кызыксыннар өчен иң элек әти-әниләр белән эшләргә кирәк. Менә бу якшәмбе мәктәбенә йөргәннәр, өйдә үз балаларына туган телебезне өйрәтәчәкләренә ышанам. Тик безнең максатыбыз татар телен үстерү генә түгел. Глазовта бик сәләтле, җыр-биюгә оста әби-бабайлар, яшьләр бар. Киләчәктә алар белән бергәләп фольклор ансамбле оештырырга уйлыйбыз. Чөнки үзешчәнлекне күтәрергә, халыкны нәрсә белән булса да кызыксындырырга кирәк. Әкренләп куелган максатыбызга, бердәмлеккә ирешербез дип уйлыйм”, — диде Илида Арсланова.
Киләсе елда Глазов шә­һәренең Татар иҗтимагый үзә­генә — 25 ел. Әлеге юбилейга милләттәшләребез уңайнә­тиҗәләр белән ирешергә телиләр.

Авылның киләчәге бармы?

Глазов шәһәрендә гомер итүче милләттәшләребез тормышы белән танышкач, Татар Парҗысы авылына юл тоттык. Тарихи документлар буенча авыл XV гасыр урталарында барлыкка килгән. Башта монда безнең милләттәшләребез белән берлектә Удмурт халкы да яшәгән. Соңыннан алар аерылып, 5 км ераклыктагы Удмурт Парҗысы авылына нигез салалар. Шулай итеп, Татар Парҗысы авылы татар авылы исемен рәсми төстә 1905 елда ала, ә бер елдан үз мәчетләре дә була. Очрашуыбыз да 100 елдан артык тарихы булган иман йортында үтте.
Мин килгәндә авыл картлары, Глазовта яшәүче авылдашлар, юкка чыккан авыл — Кече Парҗыда туып үскәннәр җомга намазына җыелганнар иде. Мәчет — авылның күрке. Иман йортының бер гасыр буена ябык торган чагы булмый. Сугыш елларында да мәчетне авыл картлары саклап калган. Тик имам Сәлим хәзрәт Касимов яшьләрнең мәчеткә аз йөрүенә борчыла. “Сөйләшүләр дә алып барабыз инде, тик матур итеп, мәчеткә даими йөрүче яшьләр юк. Эш юк дип авылда да яшьләр калмый. Авылның киләчәге өчен бик борчылабыз”, — ди ул. Чыннан да, кайчандыр гөрләп торган авылда хуҗалыклар саны кимеп бара. 80 йортта бүгенге көндә күпчелек өлкән яшьтәгеләр генә гомер кичерә. Гомер буе шушы авылда гомер иткән Һади Бузиков белән таныштым мин. 84 яшь белән баручы Һади ага авылның матур чакларын да, сугыш елларына туры килгән авыр бала-чакларын да яхшы хәтерли. “Без яшь чакларда авыл бик ямьле, зур, кеше күп иде. Үзем 12 яшьтән сука сукаладым, колхоз­да эшләдем. Сугыш иде, авыр еллар булды. Тик тормыш безне каты сынаса да, яшьләр бик күңелле яшәдек. Хәзер авылның тынып, урамнарның бушап калганына үртәләбез. Яшьләр туган нигезләрен онытмасын иде”, — дип сөйләде әңгәмәдәшем.
Дөрес, соңгы елларда авылда ифтар ашлары уздыручылар, Корбан чалучылар саны арта бара икән. “Җомга намазларында өлкәннәр белән бергә яшьләр дә бер сафка басса, авылның да киләчәге булыр”, — ди өлкәннәр.
***
Глазов районына барганда һава торышы бик салкын булса да, кире кайтканда күңелне ниндидер бер җылылык биләп алды. Биредә гомер итүче милләттәшләребез: “Тел бетә”, — дип оран салып, каяндыр читтән ярдәм көтеп ятмыйлар. Үзләре алдына билгеле бер максатлар куеп, аңа ирешү юлларын эзләүләре дә мактауга лаек. Әлбәттә, бүгенге көндә четерекле мәсьәләләрне чишү өчен вакыт та, көч тә күп кирәк. Шуны онытмыйк, теләк булса, беләк карышмый.

Эльвира Хуҗина.