Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Изге эшне сайладым
18.04.2013

Изге эшне сайладым

Һөнәр сайлау – ул кеше тормышында бик тә җаваплы һәм җитди мәсьәлә.

Беренчедән, ничек кенә булмасын, кеше тормышының яртысын диярлек, һичьюгы өчтән берен, эшендә үткәрәчәк. Икенчедән, ул аның әле яшәү рәвеше дә. Эштә турыдан-туры сиңа йөкләнгән вазифалар, аларны төрле юллар белән үтәү, нинди дә булса нәтиҗәләргә ирешү, җаваплылык хисе, гомумән, эш урынын чолгап алган атмосфера кешенең яшәү рәвешенә, үз-үзен тотышына, хәтта шәхес буларак үсешенә иң зур йогынты ясаучы факторларның берсе, минемчә. Кайберәүләр эшләрен бик яратып башкара, кемдер карьерадан башка үзен күз алдына китерә алмый, керем алу ягын кулай күрә. Ә кемдер, акчасына караганда “күңел рәхәтлеге” өчен эшли. Ә кайберәүләр хезмәт юлын дөрес сайламыйча, икенче урынга күчәргә мәҗбүр була, яисә инде ялгышуын соң гына аңлап ала, ләкин барыбер урынында калырга үз-үзен мәҗбүр итә. Андыйларга җиңелгә туры килмидер. Кызганычка каршы, үз эшен газап урынына күргән хезмәткәрләр дә аз түгел. Белгечләр әйтүенчә, дөньякүләм масш­табта кешелекне борчучы стресс дигәннәренең иң беренче сәбәбе нәкъ һөнәр һәм эштәге каршылыклар белән бәйле икән. Хәтта гаилә мөнәсәбәтләре проблемаларын икенче урынга этәргән алар. Шуңа күрә һөнәр сайлауга зур әзерлек кирәк. Сайлау белән оттырмау бер, әле эшкә урнашкач, үзеңне дөрес итеп күрсәтү, аралаша белү, эшеңнең чын белгече икәнлеген исбатлау кирәк булачак. Яныңдагы хезмәткәрләр белән дә уртак тел табу мөһим бит. Боларның барысын да күз алдында тоту зарур… дигән уйларга чуалып, мин дә үз юлымнан атлыйм, ә алда – башыма инде күптәннән икенче “түбә” булып өлгергән хастаханә бинасы. Әйе, минем белән кечкенәдән янәшә атлаган теләк — табиб булу теләге җитәкләп йөртә мине бу бинага. Медицина уку йортына укырга керергә дә шул теләк этәргән иде. Инде менә, Аллага шөкер, соңгы курсында белем алам. Теория бер нәрсә, чын практиканы тоярга дип 4нче курста укыганда ук, эшкә урнашырга булдым. Шәфкать туташы хезмәте кызыклы икәнен күзалласам да, бу эшнең шулкадәр “җанлы” һәм үзенчәлекле икәнен мин эчендә чынлап кайный башлагач аңладым. Көндезләрен укыйм, ә кичләрен һәм төннәрен эштә. Үзем хирург булырга җыенмасам да, никтер нәкъ хирургия бүлеге җәлеп итте мине. Монда тәүлек көн һәм төнгә бүленми, һәрвакыт халык гөр килә, тормыш кайный. Операция арты операция. Кизү торганда хирургларның төне буена керфек какмый чыккан тәүлекләре була, ә бит таң атуга инде наркоздан айнып килүче шул ук пациентларга яңадан елмаеп, ару-талуларыңны күрсәтмичә, киресенчә, авыруларга көч өстәргә, кулларыннан тотып диярдәй яңа сәламәт тормышка әйдәргә кирәк. Шул вакытта табибларның сабырлыгына чын күңелдән сокланып куясың. Ә авыру михнәте ул беркемне дә аямый, бар кешене дә тигез күрә икән. Гадәти тормышта кая барсаң, кем белән очрашсаң да, киемеңә, кыяфәтеңә, машинаңа карап каршы алалар, кычкырып-төрттереп әйтмәсәләр дә, байга һәм ярлыга аерып куялар, күп очракта сиңа карата мөнәсәбәтне да шул хәл итеп куя. Ә авыру килеп тота икән, “пычак астына” эләккән кешеләр табигать ничек яралткан шул халәттә кереп ята. Операция бүлмәсе бар кешене дә тигезли дә куя, бер үк урын, бер үк инструмент. Тынлык урнашкан якты бүлмәдә язмыш дигән әйбер генә бар нәрсәгә хуҗа булып кала. Ара-тирә хирург маңгаеннан тәгәрәгән тир бөртекләренең әчкелтем тәменнән язмыш-галиҗанәп үзе дә яшәү тәмен тоеп ала сыман… “Хастаханә стеналары гыйбадәтханә диварларына караганда эчкерсез ялваруларны күбрәк ишетә”, — дигән гыйбарә ишеткәнем бар иде, бу чынлап та шулай икән. Кем нинди дин тота – дини китапмы ул, язылган догасымы – мендәр астына яисә йөрәк түрендә урын ала алар монда. Бик авыр хәлдә урын өстендә ятучыларны гадәттә туганнары тәрбияли. Палата яныннан үтеп-сүтеп йөргәндә, аларның тыныч тавыш белән дога укуларын, якынының савыгуын сорап Ходайга ялваруларын ишеткәлим. Төрле милләт вәкилләре, төрле дин әһелләрен берләштергән бу палаталарда йөрәкләр бергә тибә, бар да бертигез. Башка төшкән кайгы кешеләрне берләштерә диләр, монысына да инандым мин. Моңарчы бер-берсен белмәгән чит-ят адәм балалары кыска гына вакыт эчендә “туганлашып” бетә. Әйе, үз теләге белән килеп керми шул монда берәү дә. Үз сәламәтлегең өчен үзең җаваплы булсаң да, күп очраклар кеше ихтыярыннан тормый. Бигрәк тә юл һәлакәтенә дучар булганнарның язмышы аяныч. Өзелгән кеше әгъзасын күрсәң, тәннән чемердәп ут йөгереп үткәндәй була. Бермәлгә тынсыз каласың. Бермәл дигәнең ул секунд эчендә баштан йөгереп үткән уйлар, монда хисләнеп торырга вакыт юк, монда һәр мизгел санаулы, авыруның һәр сулышы кадерле. Ә инде әлеге күренешләрдән соң туган һәр иртәне уянып күз ачуыңа, ирексездән аяк-кулларыңны капшап карыйсың, янәсе бар да урынындамы. Сәламәт булуның, тәннең бөтен һәм төзек булуын тоюның чын кадерен шунда аңлыйсың, Ходайга шулчак чын күңелдән рәхмәт укыйсың… Хастаханә эше авырлыклардан гына тормый. Авыруларның аз гына булса да хәле яхшырса, алар сиңа елмаеп карый башласа, табиб өчен шуннан да зур шатлык юктыр ул. Ә мин исә әлеге һөнәр ияләренә зур рәхмәтлемен, үзем дә киләчәктә җәмгыятькә файдалы кеше булыр өчен бар тырышлыгымны куярмын.

Алия Сипова, Ижау дәүләт медицина академиясе студенты