Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Изге айда – күркәм гамәлләр
13.05.2021

Изге айда – күркәм гамәлләр

Мәскәүнең “Татар штабы“ җитәкчесе Рөстәм Ямалиев Салагыш авылында ифтар ашы үткәрде.
Рөстәм Фаиз улының Нурмөхәммәт бабасы Уфа мәдрәсәсендә укыган, бик абруйлы кеше булган. Аны “Шәкерт“ дип йөрткәннәр. Сигез баласын ятим итеп, Ватан сугышында һәлак була ул. “Без, шәкертнекеләр, бабамнар эшен дәвам итәргә тиешле икәнебезне һәрвакыт тоеп яшибез һәм бу юнәлештә кулдан килгәнчә изге гамәлләр кылабыз”, – диде игелекле эшмәкәр.
Ифтар ашына җыелучылар иң элек мәчеткә җыелдылар. Кырынды, Ямурза, Уразай, Тат. Чилчә авылларыннан да имам-хатыйплар чакырылган иде. Чараны Салагыш авылы имам-хатыйбы Данис Хатыйпов башлап җибәрде. Уразай авылы имам-хатыйбы Бибел Ибраһимов Гает бәйрәме, фидия һәм фитыр сәдакалары турында сөйләде. Кырындыдан Мөбин хәзрәт Кәримуллин Коръән турында тирән эчтәлекле вәгазеннән соң, Кадер кичәсенең әһәмиятен тәфсилләп аңлатты.
“Ифтар – чын күңелдән, хис-йөрәк белән”, — ди Рөстәм Фаиз улы. Аның Мәскәүдән махсус кайтып, ата-бабасы туган һәм гомер иткән төбәктә ифтар уздырырга җыенуын белгәч, иң элек әнисе Гөлҗәүһәр апа хәер-фатихасын бирә. Сеңелесе Лениза Гайнуллина да бу изге гамәлне хуп күрә: “Мин озак еллар Чаллыдагы хастаханәне җитәкләдем. Эш мәшәкатьләре белән туганнар белән еш аралашырга мөмкинлек булмады. Бу ифтарда икетуганнарымның кайбер балаларын беренче тапкыр күрдем. Яшь барган саен әти-әни туган җирләргә ешрак аяк басу, туганнар белән ешрак күрешү теләге арта. Бу ифтар бик әйбәт күрешү урыныбыз да булды. Салагышта яшәүче туганыбыз Лениза Шәрипова төзегән нәсел шәҗәрәсен тагын бер кат бергәләп карап чыктык”, – ди Лениза Фаиз кызы.
Мулдан әзерләнгән табында сыйланганнан соң, Коръән аятьләре укылып, мәрхүмнәрнең рухларына багышлап дога кылынды.
Рөстәм Фаиз улы изге ашка килүчеләргә, аш-су осталарына, ерак араларны якын итеп кайткан “шәкертнеке“ләргә, халыкка хезмәт итүче авыл муллаларына, бай иманлы мөселман кардәшләренә рәхмәт әйтте.
Изге ашка килүчеләр ата-ана җирен зурлаучы, мәчетләргә, матбугат чараларына матди ярдәм күрсәтүче, татар халкының телен, традицияләрен, мәдәниятен саклап калу һәм үстерү юнәлешендә армый-талмый эшләүче Мәскәүдәге “Татар штабы“ җитәкчесе Рөстәм Ямалиевка эшендә уңышлар, үзенә һәм якыннарына сәламәтлек теләделәр.
Ифтар ашыннан соң һәркемгә Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсе, календарьлар һәм күчтәнәчләр өләшенде.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА,
Әгерҗе шәһәре.