Изгелегебез кире кайтсын
Апрель аенда без — “Иман” татар яшьләр берлеге — «Язгы изгелек атнасы» кысаларында “Әти-әниләре баш тарткан балаларга ярдәм ит” акциясе уздырдык.
4нче шәһәр хастаханәсендә тәрбияләнүче сабыйларга татар яшьләре инде берничә ел рәттән ярдәм итә. Быел да теләге булган һәр кеше язмыш шулай кыерсыткан нәниләргә подгузниклар, салфеткалар, төрле кирәк-яраклар алып, “Иман” татар яшьләре берлегенә тапшыра алды. Тирә-юнебездә ятимлек проблемасына битараф калмаган игелекле кешеләр бихисап икән. Безгә шулкадәр күп әйберләр алып килделәр һәм без аларны 19 апрель көнне хастаханә табибларына тапшырдык. Шул ук көнне бер төркем яшьләр белән хастаханә территориясен дә җыештырдык.
Дөньяга аваз салганнарына биш ай да булмаган сабыйларның яшәү өчен көрәшеп, язмыш куйган сынауга каршы торуларын күрү җаннарны әрнетә. Аларга күз яшьләрсез генә карап булмый. Ни кызганыч, күпме генә ярдәм итсәк тә, без ул сабыйларга ана назын бүләк итә алмыйбыз. Алар бу тормышта иң мөһим булган әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм.
Тагын шунысы да сөендерә: әлеге хастаханәдә елдан-ел әти-әниләре баш тарткан сабыйлар саны кими бара. Бу хәл акциябезнең киләчәктә бөтенләй кирәк булмачагына бераз өмет уята, әлбәттә.
Быел уздырылган хәйрия чарасында катнашып, күңел җылысының кечкенә генә өлешен мохтаҗ сабыйларга бүләк иткән барлык кешегә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Бүген кылган изгелегегез, киләчәктә һичшиксез үзегезгә әйләнеп кайтсын.
Дилия Гатауллина,
Ижау шәһәре.