Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Иж-Бубый мәдрәсәсенә — 235 ел
27.10.2016

Иж-Бубый мәдрәсәсенә — 235 ел

Әгерҗе районының Иж-Бубый авылы һәр көздәгечә кунаклар җыйды — 1895-1911 елларда Рәсәйдә даны таралып гөрләп эшләгән мәдрәсә оешканга 235 ел, анда белем биргән бертуган мәгърифәтчеләр — Гобәйдулла Бубыйга -150, Габдулла Бубыйга 145 яшь тулуны билгеләп үттеләр. Шушы даталарга багышланган фәнни-гамәли конференциядә галимнәр, әдипләр, мөгаллимнәр, укучылар, авыл халкы катнашты.
Бертуган Бубыйлар исемен йөртүче мәктәп конференциягә килү­че­ләрне яңарып, милли бизәк­ләр белән каршы ала. Акка төшерелгән яшел нәкышләрдән “Аллаһ” сүзен укырга була. Мәктәпне төзекләндерүгә быел акча бирелгән, әмма “Бубыйлар мирасы” фонды җитәкчесе Искәндәр Җиһангәрәев шактый бусагаларны таптап, бинаны тыштан матурлау өчен өстәмә чаралар бирдерүгә ирешкән. Алар авыл тарихы музее мөдире Раиф Гәрәев белән узган гасырдан сакланып калган биналарны әкренләп торгызып, Иж-Бубыйны авыл-музейга әверелдерү турында хыялланалар. Август уртасында Әгерҗегә эшлекле сәфәре вакытында ниятләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да җиткерәләр. Авыл-музейның планын, Хаҗи бай йорты макетын күрсәтәләр. Мәчет, мәдрәсәләр салдырган иганәче йорты да күптән сүтелгән. “Президент торгызырга кирәк диде һәм ярдәм итәргә вәгъдә итте, бу инде безнең өчен алга таба адым,” — ди Искәндәр Җиһангәрәев.
Данлыклы мәдрәсә биналары сакланмаган, бертуган Бубыйлар яшәгән йортны төзекләндереп киләләр. Авылда биш елга бер тапкыр фәнни-гамәли җыен уза. Анда галимнәр, язучылар, укытучылар гына катнашып калмый, мәдрәсә тарихы белән кызыксынучы гади кешеләр дә килә. Альберт Саттаров Түбән Камадан — гаиләсендә сакланучы хатирә белән уртаклаша. “Әтием Саттаров Ситдыйк Мөхәммәтдин улы Габдулла Бубый белән таныш була. Мәгърифәтче болгавыр чорда аннан яшерен документларны саклавын үтенә. Әткәй саклап, революция беткәч кире тапшыра”, — дип сөйли әңгәмәдәшебез. Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова да эзләнүләре вакытында мәдрәсәгә, Мөхлисә Бубыйга кагылышлы яңа мәгъ­лүматлар тапкан. “Беренчесе — Иж-Бубый мәдрәсәсендә укыган кешеләр арасында Чыңгыз Айтматов нәселе бар, әнисе Нәгыймә апаның бертуган абыйсы Сабирҗан ике ел Иж-Бубый мәдрәсәсендә укый. Икенчесе Һади Атласи (тарихчы, язучы) Бубыйларның чордашы, 1934 елда Уфада, Мөхлисә Бубый белән очраша. Шуннан соң аны кулга алалар, бергә барган иптәше “сата”, — дип сөйли ул. Болар турында киңрәк яңа китап­ларында укырга була.
Гобәйдулла, Габдулла, Мөх­лисә Бубыйлар мирасын авылда 28 ел элек барлый башлыйлар. Аңа укытучы Рәмзия Хәлиуллина алына — мәдрәсә шәкертләре дәвамчыларын хәтта чит илләрдән эзләп таба. Музей ачалар, хәзергә ул мәктәпнең зур булмаган бер бүлмәсен били, якын киләчәктә, Бубыйлар йорты әзер булгач, шунда күчереләчәк. Рәмзия Хәлиуллина үзе исән булса, мәгърифәтчеләр турында яңадан-яңа мәгълүматлар өстәлә баруга сөенеп бетә алмас иде. Аның дәвамчылары — укучылар — үзләрен хаклы рәвештә мәгърифәтче якташлары мирасын саклаучылар, өйрәнүчеләр дип атый алалар. Конференциягә килүчеләрне мәдрәсә тарихын чагылдырган күренеш белән сокландырдылар. Иж-Бубый мәдрәсәсенең даны еракларга таралып, белемгә сусаган яшьләр Рәсәйнең төрле почмакларыннан агылган, татарлар гына түгел, казах, кыргыз, башкорт һәм башка төрки халыкларның кыз-уллары килә. XVIII гасыр башында анда елына 500әр шәкерт белем ала. Шул чордагы мәгариф инспекторлары сокланып, мәдрәсәне “Ислам академиясе”, “Татар университеты” дип атыйлар. Анда алгебра, зоология, химия, астрономия кебек күп кенә дөньяви фәннәр, рус, гарәп, француз телләре укытыла, тирәнтен дини белем бирелә. Фәнни җыенга килүчеләр бу матур эшне дәвам итеп, шушы тарихи җирлектә сәләтле балаларны туплап укыту тәкъдиме белән чыктылар. “Интернет-лицей ачасы, киләчәк өчен чын татар зыялыларын тәрбиялисе иде,” — ди Түбән Кама шәһәренең Аксакаллар шурасы рәисе Зирәк Шиһапов. Әгерҗе районында “Бубыйлар мирасы” исемле газета да нәшер ителә башлап, өч айга бер чыга, анда мәдрәсә тарихы да, авыл яңалыклары да яктыртылып бара. Иж-Бубый мәдрәсәсе тарихы, бертуган мәгърифәтчеләр турында бер мәкаләдә генә сөйләп бетерү мөмкин түгел. Белергә, танышырга теләгән кешегә Иж-Бубыйга барырга, шул чордан калган Бубыйлар йортына, мәчеткә күз салырга, музейда булырга кирәк.

Фәнзилә Салихова.