Ижау яңара
Чебешләрне көзен санаган күк, шәһәребез урамнарында, ишегалларында җәй буе барган төзекләндерү эшләренә бүген нәтиҗә ясар, киләчәккә планнар корыр вакыт. Бу уңайдан шушы көннәрдә “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” федераль проектын тормышка ашыруга багышланган иҗтимагый фикер алышу узды. Очрашуда Удмуртиянең төзелеш, архитектура һәм торак сәясәте министрының беренче урынбасары Иван Новиков, Ижауның Шәһәр думасы рәисе Олег Гарин, шәһәр хакимиятенең төзекләндерү һәм транспорт идарә башлыгы Артем Богданов, Шәһәр думасы депутатлары, җәмәгатьчелек, шәһәр халкы һәм журналистлар катнаштылар.
Олег Гарин билгеләп үтүенчә, әлеге проект кысаларында, йорт яны территорияләре һәм җәмәгатьчелек урыннарында төзекләндерү эшләре алып барылды. Ижау әлеге проектны чынга ашыруда актив катнаша. Нәтиҗәдә, 67 йорт ишегалдын төзекләндерү эшләренә 160,6 млн сум, Гоголь бульварын реконструкцияләүгә 44,8 млн
сум күләмендә акча сарыф ителгән. Проектның төп үзенчәлеге – төзекләндереләчәк территорияләрне сайлау, нинди эшләр алып барылуы халык фикеренә таянып эш ителә. Артем Богданов: “Киләчәктә үзгәрү кичерәчәк үзәк мәйдан һәм Киров исемендәге паркның төзекләндерү концепциясе халык фикеренә, теләкләренә таянып төзелде. Проект өстендә эшләүчеләр шәһәребез халкына кызыклы булган, замана таләпләренә туры килгән мәйдан булдыруны максат итеп куялар”, — диде.
Беренче чиратта төзекләндерү таләп ителүче үзәк мәйдан 2018 елда яңарыш кичерәчәк. Оештыручылар сүзләренә караганда, үзәк мәйдан аерым тематик тармакларга бүленәчәк. Биредә уен һәм спорт зонасы, “коры” фонтан — су сиптерүче, тик бассейны булмаган фонтан, балалар белән ял итү, утырып китап уку өчен чирәм түшәлгән заманчалаштырылган сквер, җирле осталарның, рәссамнарның иҗат җимешләре күргәзмәсе өчен мәйдан һәм массакүләм чаралар өчен сәхнә өлеше булачак. Әлеге мәйданчыкларны алмагачлар аллеясы бүләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар. Шулай ук шәһәр халкы мәйданда даими амфитеатр, сәхнә булуын, яшьләр wi-fi белән бушлай файдалану мөмкинчелеге булуын тели. Концепция өстендә эш алып баручылар киләчәктә мәйдан ял көннәрендә генә түгел, эш көннәрендә дә кызыклы вакыйгаларга бай, заманча, уңайлы, Удмуртия халкы өчен популяр ял урынына әверелер, дип өметләнәләр. Алар халык фикеренә генә түгел, ә шәһәрнең тарихына да таянып эш итәләр. Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә уңайлы пандуслар урнаштырылачак. Әлеге эшләрне башкаручы оешма ачык электрон аукцион барышында билгеле булачак.
Киров исемендәге паркта төп үзгәрешләр 2018 елда узачак дөнья чемпионаты белән бәйле. Биредә фан-зона булдыру планлаштырыла. Оештыручылар халык яши торган йортлардан читтәрәк урнашкан, шул ук вакытта транспорт белән йөрү мөмкинлекләре булган урынны сайлыйлар. “Җәйге бакча” генераль директоры Андрей Самульский сүзләренә караганда: “Парк төрле мөмкинчелекләргә бай булырга тиеш, чемпионаттан соң да әлеге мәйдан буш тормаячак, биредә массакүләм чаралар оештырылачак”, — диде.
Очрашуда үзәк мәйданны төзү эшләре концепциясе күпчелек уңай тавыш белән расланды. Кирәкле документлар әзерләнеп беткәннән соң, һава торышы нинди булуына карап, 2018 елның язында төзекләндерү эшләре башланыр, дип көтелә.
Ләйсән Әхмәтова.
Фотосурәттә: очрашудан күренешләр.