Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ижау шәһәренең Ленин районында үзгәрешләр көтелә
15.08.2013

Ижау шәһәренең Ленин районында үзгәрешләр көтелә

Ижау шәһәренең Ленин районында үзгәрешләр көтелә

Ленин районы хакимияте башлыгы Александр Ожмегов журналистлар белән очрашуда шул хакта сөйләде. “Тиздән Ленин районында Областная, Азин, Севастопольская (Пироговка елгасына кадәр), КИС (стрельбище), Кузебай Герд урамнары белән чикләнгән Көньяк-Көнбатыш һәм Александровский районнары калкып чыгачак.

Әлеге районнарда якынча 75 000 кеше яшәргә тиешле 13 микрорайон (бу — 1 200 000 кв.м торак дигән сүз) төзү күздә тотыла. К. Герд, Областная, Азин, Колхозная урамнары 18 м га кадәр киңәйтелергә мөмкин. Трамвай юллары озынайтылачак, троллейбус юлы булдырылачак. Ком карьеры тирәсен районында трамвай-троллейбус паркы төзеләчәк. Планда 13 мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, 4 мәктәп, балалар һәм өлкәннәр өчен поликлиника төзү каралган. Пироговка елгасы юлы турайтылачак. Елга аша Новоалександровская һәм Учхозная урамнары буйлап ике күпер салыначак. Район халкына “Чекерил” спорт комплексы, мәктәпләрнең спорт мәйданчыклары хезмәт күрсәтәчәк. Төзелеш эшләренең бер өлеше 2014 елда башланачак».

Александр Ожмегов сөйләвенчә, бүгенге көндә Ленин районын төзекләндерү эшләре дә дәвам итә. Ангарная, Парашютная урамнарында явым-төшемнәрдән җыелган су агу өчен ялгашлар урнаштырылган. Хәзер Депутатская, Планерная, Южная урамнары чиратта. “Якты шәһәр” программасы нигезендә, барлык мәктәп территорияләре яктыртылган. Ел саен бер мәктәп (быел 10нчы мәктәп) койма белән әйләндерелеп алына.

Ижау шәһәре юлларының 40%ы Ленин районы аша уза. Юллар бик начар хәлдә. Узган ел һәм быел республика тарафыннан юлларга игътибар артты. Соңгы арада гына Областная урамындагы асфальт тулысынча яңартылган. Хәзер әлеге урамнан кечкенә урамнарга керү юлларын рәтләү бурычы тора. Якын арада алар да эшләнәчәк, шундый 42 нокта бар икән. Көньяк Буа буеннан Шевченко урамына, аннан “Чекерил” спорт комплексына кадәр велосипедта йөрү юлы төзеләчәк. Ә шәхси йортлар урнашкан урам юллары урам комитетлары гаризалары буенча төзекләндерелә. Быел шундый гаризалар буенча 2000 тонна асфальт валчыгы бушлай бирелде. Ә Зайцев, Сибирская, Тракторная, Лесопильная, Южная урамнарына вак таш салу каралган.

Шәһәрнең иң зур предприятиесе “Ижсталь” заводы да Ленин районы үсешенә тәэсир итә. Аны модернизацияләүгә 6,5 млрд сум шәхси капитал салынган. Нәтиҗәдә элек һавага 6,5 тонна калдыклар чыгарылса, хәзер бу сан 1,5 тонна гына тәшкил итә. Дөрес, быел биредә җитештерү бераз кимегән, ләкин җитәкчеләр моны вакытлыча күренеш дип ышандыралар. Киләсе елдан завод тулы көченә эшләргә тиеш. Ленин районындагы иң зур предприятие – ТЭЦ — 1 1937 елдан бирле эшли. Быел аны үзгәртеп коруга 12 млрд сум шәхси инвестиция салынган. Бу ТЭЦның егәрлеген 4 тапкыр арттырырга ярдәм итәчәк.

Районда гомер кичерүче 707 яшь гаилә “Яшь гаиләләргә торак” программасы буенча фатирлы булган, чиратта 1000 гаилә тора. Алар да фатирлы булыр дигән ышаныч бар, чөнки яңа йортлар төзелеше дәвам итә. 3 яшьлек балаларны бакчаларга юлламалар белән тәэмин итүдә проблема юк, ә ясле яшендәгеләр өчен әлегә балалар бакчаларында урын җитми. Киләсе елда бу мәсьәлә дә хәл ителәчәк.