Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ижау – чәчәк атучы шәһәр
14.09.2017

Ижау – чәчәк атучы шәһәр

8 сентябрь көнне Җиңү Скверында конкурска йомгак ясый торган Чәчәк бәйрәме узды.  Коеп яңгыр явуга карамастан, чәчәкләр күргәзмәсен ачуга күп кеше килгән иде.

2004 елдан башлап Удмуртия башкаласында «Ижау – чәчәк атучы шәһәр» дип аталган конкурс уза. Әлеге проектның максаты – шәһәрне төзекләндерү һәм яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыру, табигатькә сакчыл караш булдыру, туган шәһәргә мәхәббәт тәрбияләү.
8 сентябрь көнне Җиңү Скверында конкурска йомгак ясый торган, инде традицион булган Чәчәк бәйрәме узды. Коеп яңгыр явуга карамастан, чәчәкләр күргәзмәсен ачуга күп кеше килгән иде. “Улыбыз белән ел саен киләбез. Оештыручылар, катнашучыларның чәчәкләрдән шундый матур композияцияләр ясауларына таң калабыз ди”, — бәйрәмгә килгән Гөлнара ханым.

Быел бәйрәмнең төп темасы Россиядә барган экология елы белән бәйле иде. Шәһәребезнең һәр районы да тырышкан. Төрледән-төрле күбәләкләр, бал-кортлары, пошилар, аюлар, тиеннәр, кошлар – чәчәкләр күргәзмәсендә табигатебезнең бөтен байлыгы, матурлыгы тасвирланган иде. Ике көн дәвам иткән күргәзмә — ярминкәдә төрле чәчәк орлыклары һәм үсентеләре сатып алырга мөмкин иде. Шулай ук чәчәк экспозицияләре шәһәр хакимияте каршында һәм Ижау буасы ярында да урын алды.

Гомумән, әлеге конкурсны шәһәр халкы бик яратып кабул итте. 3 ел рәтттән Ижауның Ленин районы хакимияте, депутатлар “Чәчәк атучы округ” дип аталган конкурс уздыра. Быел катнашучыларны бүләкләү тантанасы Тимерьюлчылар мәдәният йортында уздырылды. Шулай ук традициягә әйләнгән бу конкурста быел 27 урамда шәхси йортларда яшәүче 143 чәчәк сөюче катнашырга теләк белдергән. Урам комитетлары рәисләре, ишегалларын, капка яннарын шау-чәчәккә күмүчеләр арасында да милләттәшләребезнең күп булуы икеләтә сөенечле иде. Гөлфирә апа Фәйзуллина 40 кешене газетабызга яздырып тарата. Урам комитеты рәисе буларак, чәчәк үстерүчеләрне конкурста катнашырга өнди. Ишек алларын, капка яннарын матурлык дөньясына күмүчеләр белән мин дә таныштым. Волгоградская урамында яшәүче Кәмәрия Минһаҗева кечкенәдән чәчәкләр, гөлләр ярата. Өе каршындагы бакчада петуния, роза, бархатцы кебек чәчәкләр үсә. Алар арасына төрле-төрле сыннар куеп, бакчасын тагын да бизәгән хуҗабикә. “Чәчәкләрне бик яратам мин. Аларга химик кушылмалар сипмим. Барысы да табигый рәвештә үсә”, — ди ул.

Гөлфирә апа белән урамнар буенча атлыйбыз. Ул матур-матур чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнүчеләр яшәүче йортларны күрсәтә. “Яшьләр дә гүзәлеккә тартыла. Чәчәкләрнең урамнарыбызны бизәп торуын аңлатып торырга тырышам. Ә мондый төр конкурслар яшьләрдә дә, өлкәннәрдә дә тагы да күбрәк кызыксыну уята”, — ди ул.

Әкренләп зур булса да, җыйнак итеп эшләнгән йорт янына килеп җиттек. “Менә бу чәчәкләр бер төн эчендә үсеп чыктылар”, — ди Гөлфирә апа елмаеп. Яңа казылган туфракта шаулап утыручы чәчәкләргә карап, аптырап калдым. Хәлнең нәрсәдә икәнен бу чәчәкләрнең хуҗасы Ләлә Губаева аңлатты. “Төнлә үзәк су торбаларыннан су бәреп чыкты. Бөтен җирне казып, кирегә күмеп куйгач, капка яны ямьсез булып калды. Төнге өчтә кызым белән бергәләп чәчәкләр күчереп утыртык”, — диде ул. Ләлә апага кызы, оныклары чәчәкләр үстерергә, бакчаны тәртиптә тотарга гел ярдәм итеп торалар икән. “Яшьләр белеп үссеннәр, өйрәнеп калсыннар”, — ди уңган хуҗабикә.

Воронежская урамына килеп җиткәч, игътибарымны тагын бер йорт җәлеп итте. Монда милләттәшебез Тәнзилә Сабитова яши икән. Йорт каршындагы бакчасында моңа кадәр әле мин күрмәгән чәчәкләр үсә аның. “Горные вершины дип атала бу чәчәкләрем. Аларны тәрбияләп үстерү бер дә авыр түгел. Даими су сибеп, чүптән арындырып кына торам. Матурлыкны яратам мин үзем. Кашкарыйлар, бархатцы, лилия, хризантемалар үстерәм”, — дип, сөйләде Тәнзилә апа.

Үз урамындагы чәчәк сөючеләрне Азин урамы комитеты рәисе Әминә Ахунҗанова да конкурста катнашу өчен тәкъдим иткән. “10нчы мәктәп директоры Фәнис Габдуллин гаиләсен үрнәк итеп куяр идем. Кайнана белән килен, Фәнис үзе дә, балалары да бакчада бергәләп кайнашалар. Бөтен ишек аллары чиста, шау чәчәктә аларның. Әле яшь булсалар да, көннәре эштә узса да. матурлык тудырырга мөмкинлек табалар”, — ди ул.

Газетабызны таратуга зур өлеш кертүче, Оружейная урамында яшәүче Гөлфәния апа Гатиатуллина белән дә күрешеп, аралашып алдык. Мондый конкурсларның әһәмияте зур булуына, өлкәннәрне дә, яшьләрне дә кызыктыра алганына, үзләренә урамнарны матурлау өчен стимул барлыкка килүенә басым ясады ул.

“Чәчәк атучы округ” конкурсына 16 гариза күп катлы йорт советлары рәисеннән кабул ителгән. Иң актив йортларның берсе Динамовская, 83 адресы буенча урнашкан. Бу кайнанам яшәгән йорт булгач, аеруча сөендем. Чыннан да, биредә һәр подъезд яны җәй буе һәм көзнең беренче аенда шау чәчәктә утыра. Йорт рәисе – Земфира Бәйрәмова.
Конкурста катнашучыларның һәрберсе дә мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Эльвира Хуҗина.