Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - «Ижау, укы!»
7.09.2017

«Ижау, укы!»

1-3 сентябрь көннәрендә Ижауның үзәк мәйданында бишенче “Ижау, укы!” фестивале булып узды. Агымдагы елда әлеге фестивальдә “Яңарыш” газетасы да катнашты.

Көзнең һәм кышның озын кичләре кемгә нәрсә белән күз алдына киләдер, минем күз алдына иң әүвәл китап килеп баса. Бу бәлки үзем күп еллар китапханәче булып эшләгәнгәдер… Дөнья кыйммәтләре үзгәрә бару, цивилизациянең кызу адымнары тормышка да үз кануннарын өсти башлады шул. Хәзер шәһәр белән китап бер-берсенә каршы килә — элегрәк ике кичтә укылып бетә торган китаплар хәзер атналарга сузыла, китапханәдән алсаң, аны кире илтеп биргәнче бер ай узып киткәнен сизмисең дә. Ә бит барыбер китапсыз тормышны күз алдына китереп булмый — телевизордагы тозлы-тозсыз ток-шоуларга, «көчәнеп кара, бәлки, көләрсең» ише тапшыруларга берекми бит күңел — һаман төнге абажур яктысында китап кыштырдатасы килә. Повесть, романнар булсынмы ул, шигърият дисеңме…

Бишенче ел үткәрелеп килә торган фестивальнең төп максаты — илебезнең кайчандыр дөньяда иң күп китап укучы ил булганын искә төшерү, шәһәрдәшләребезне әдәбиятта соңгы елларның иң күренекле шәхесләре белән таныштыру иде. Өч көн эчендә фестиваль кысаларында күргәзмәләр оештырылды, кинолар, концертлар куелды. Балалар мәйданчыгында төрле остаханәләр эшләде. Анда совет заманындагы китап геройлары, уеннар, пионер, комсомол атрибутлары белән танышырга була иде. Фестивальнең төп чарасы — китап ярминкәсе. 20дән артык Мәскәү шәһәре һәм җирле нәшриятләр китаплар тәкъдим иттеләр. Мәскәүдән килгән язучылар: Александр Кабаков, Владимир Сотников, Анна Берсенева белән очрашулар үтте.

Әлеге фестивальдә быел “Яңарыш” газетасы да катнашты. Өч көн буена без фестивальгә килүчеләрне газетабыз, татар милләтенең гореф-гадәтләре, аш-суы, әдәбияты белән таныштырдык, газетага язылу оеш­тырдык. Балалар өчен татар кос­тюмнарын милли орнаментлар белән бизәү буенча остаханәләр үткәрдек. Юрист Ринат Әхмәтшин милләттәшләребезгә бушлай юридик консультация бирде. Зурларның, балаларның безнең күргәзмә белән кызыксынулары көчле булды. Сер түгел, татарның кем икәнен дә, газетабызны белмәүчеләр дә шактый икән шәһәребездә. Фестивальдә “Удмуртская правда” газетасының 100 еллык юбилее да билгеләп үтелде. Әлеге газета редакциясе 50 ел һәм аннан да күбрәк вакыт үз газеталарын яздырып алган укучыларны бүләкләделәр. Беренче булып сәхнәгә милләттәшебез Надия Төхвәтуллина күтәрелде. Аның белән аралашмыйча булдыра алмадым. Чыннан да, әлеге газетаны Надия апа 50 елдан артык яздырып алып укый икән. “Яңарыш” газетасын беләсезме?” — дигән соравыма ул: “Ишеткәнем бар, ләкин укыганым юк”, — дип җавап бирде һәм “Яңарыш” газетасы редакциясенә килергә ышандырды.

Мондый фестивальләрнең үткәрелүе, әлбәттә, күңелләрдә сөенеч уята. Фестиваль көннәрендә үсеп килүче буынны бераз гына булса да гаджет, компьютерлардан аерып китапка, тарихыбызга, туган телебезгә мәхәббәт уята алганбыз икән, бу — милләтебезнең киләчәгенә бер адым дигән сүз.

Рәфилә Рәсүлева.