Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ижау сәхнәсендә — «Шүрәле» балеты
29.04.2015

Ижау сәхнәсендә — «Шүрәле» балеты

балет шурале24 апрельдә “Спартак” халык иҗаты йортында “Ижевск” муниципаль хореографик ансамбле Фәрит Яруллин музыкасына бер акттан торган “Шүрәле” балетын куйды. Әлеге балет “Әдәбият елы” уңаеннан Габдулла Тукайның истәлегенә багышланган иде.
Мондый балетны әзерләү тәкъдиме белән “Ижевск” му­ниципаль хореографик ан­самбле җитәкчесе Любовь Мурзи­нага татар теле укытучыларының методберләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Садыйкова мөрәҗәгать иткән. “ Максатыбыз -“Әдәбият елы” уңаеннан балаларны татар классик әдипләре белән якыннанрак таныштыру иде. Ансамбльгә әлеге тәкъдим белән мөрәҗәгать иткәч, алар шатланып риза булдылар. Балетны карарга шәһәребезнең татар сыйныфларында укучы һәм факультативларда шөгыльләнүче балалар килде”, — диде Рәсимә Садыйкова.
“Шүрәле” балеты Удмуртиядә беренче тапкыр куелды. Әзерлек 2 ай дәвамында барган, атнага 6 тапкыр репетиция үткәрелгән, биючеләргә шәһәрнең өч остаханәсендә милли киемнәр тектерелгән. “Шүрәле” балетын куярга дигән тәкъдим булгач, без бик теләп эшкә алындык. Чөнки ансамбльнең бөтен мөмкинлекләре, оста биючеләре бар. Фәрит Ярулинның музыкасы искиткеч матур. Әлеге проект белән сәхнәгә чыгу өчен барыбызга да күп эшләргә, тырышырга туры килде”, — диде ансамбль җитәкчесе Любовь Мурзина.
45 минут барган балетны балалар тын да алмый карадылар. Биючеләрнең осталыкларына, сәхнә киемнәренә таң калырлык иде. Төп геройлар: гүзәл кош образындагы кыз — Сөембикә, аның сөйгәне Батыр, Шүрәле үз персонажларын тулысынча ачтылар. Артистлар моның өчен күп эзләнергә туры килүен яшермиләр. “Татар мәдәнияте минем өчен ят. Ә образны ачу өчен татар кызларына хас сыйфатларны яхшы белергә кирәк. Хәтта күз карашыннан да бик күп нәрсә тора. Шул ягы белән авыррак булса да, үземә нәкъ менә Сөембикә ролен биргәннәренә сөенәм”, — диде Марина Ситникова. Ә менә Батыр ролен башкарган Максим Крыжеских: “Без татарлар белән рәттән яшибез. Мин татар мәдәнияте, сәнгате белән яхшы таныш, шуңа күрә бер авырлык та булмады”, — дип сөйләде.
Укытучыларның әлеге эшкә җаваплы караулары, залның шыгрым тулы булуы да сөендерде. Балет тәмамлангач та балалар таралашырга ашыкмадылар, ә чараның күңелле узуы, бик ошавы турында сөйләштеләр.
“Ижевск” муниципаль хореографик ан­самбленә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм Ижау шәһәренең мәдәният һәм туризм идарәсе тарафыннан рәхмәт хатлары тапшырылды.

Эльвира Хуҗина.