Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Ижау- Себер арасы Барасы да барасы…
24.09.2021

Ижау- Себер арасы Барасы да барасы…

4-10 сентябрь көннәрендә Омск өлкәсе, Омск һәм Тара шәһәрләрендә, Свердловск өлкәсе Аракай авылында VI Бөтенроссия Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены үтте. Удмуртиядән әлеге җыенда газетабызның актив хәбәрчесе Рәзилә Хәмидуллина, укытучы, тарихчы Вәсилә Хәкимова һәм мин катнаштым. Беренче тукталышыбыз Омск шәһәрендә булды.

Омск

Омск белән Ижау арасы мең чак­рымнан артык. Без, җыенда катнашучылар, Казаннан кузгалган махсус вагон тагылган поездда юлга чыктык. Идел буе төбәкләреннән җыелган алтмышлап кешенең юлда сөйләшер сүзләре күп иде. Нәтиҗәдә, без кире кайтырга чыкканда, барыбыз да дуслашып, туганлашып беткән идек. Шәхсән үзем тарихчылар белән аралашып, бик күп мәгълүмат алдым. Заманында Туран иле, Тартария дип аталган, гомер бакый татар җире булган, беренче таш калалар салган Себер татарларының тарихы барыбызны да кызыксындырды. Себер турындагы тулы мәгълүматны атаклы язучы, тарих фәннәре кандидаты, милләт анасы, хаҗия Фәүзия Бәйрәмованың тарихи китапларыннан алырга мөмкин. Себер тарихын өйрәнеп, себер татарларының ачы язмышын тасвирлап, тарихи әсәрләр бастырган шәхес ул. Юл буе табигатькә күз салып бардым. Безнең яктагы куе нарат, чыршы урманнарын катнаш урманнар, сынган, корыган шәрә каеннар, бихисап күлләр, сазлыклар алыштырды. Юлдашларым моның сәбәбен Себердәге экологиянең начар булуы белән аңлаттылар.
Омск шәһәрендә 42 меңнән артык татар, 120дән артык милләт вәкилләре яши. Татарлар тупланып, Омскиның үзендә, өлкәнең төньяк районнарында — Больше­речье, Знаменка, Колосовка, Муромцево, Седельниково, Тара, Тевриз, Усть-Ишимда яши. Мин кая гына барсам да, татар халкы белән бәйләнгән музей экспонатлары белән кызыксынам, кызганыч, аларны Себер ягында бик аз күрдем. Омскиның туган якны өйрәнү музеенда да татар тарихы турында аз гына мәгълүмат бар. Музейда тарих та XVI гасырдан гына башлана. Ермак гаскәре Себер ханлыгын басып алганга кадәр булган тарих күрсәтелми. Себер ханлыгы таралгач та, татарлар үз җирләре өчен 80 ел буе илбасарларга каршы сугышып торганнар. Җирле татарлар бу турыда яхшы белә, шуңа күрә Себер җирендә алар үзләрен төпле халык итеп тоя. Омск шәһәрендә миллионнан артык кеше исәпләнә. Шәһәр яшеллеккә күмелгән, чиста. Халыкның күбесе Себергә китеп эшли икән. Омск шәһәрендә ерак туганнарым яшәгәч, алар белән аралашырга да вакыт таптым. Авылыбыздан “кулак” тамгасы тагылып, гаиләләре белән күченеп киткән Сания апа яши биредә. Авылда ике катлы йортларын калдырып киткәндә, ике яшь кенә була аңа. Ике катлы йортларын бик озак колхоз конторы итеп тоттылар аларның, соңрак сүттеләр. Сания апа бик еш кайтып йөрде. “Әти-әниләрем гомер буе сагынып яшәделәр. Омск шәһәрендә тормыш кичерсәк тә, мин дә авылны яратып, сагынып яшим”, — диде ул. Омск шәһәрендә казахлар төзеткән беренче мәчеттә булдык. Мәчет казах орнаментлары белән бизәлгән, бик матур. Имам булып Казандагы Россия ислам институтын, Болгардагы ислам академиясен тәмамлаган, Омскида туып-үскән татар егете хезмәт куя. Кояшлы, җылы һава торышы тәэсир иттеме, Омск шәһәре бик матур хисләр тудырды.
Омскида бүгенге көндә тиражы 2500 данә булган «Татар дөньясы» газетасы чыга. Ул язылучыларга бушлай таратыла. Айга бер нәшер ителә торган газетаның беренче саны 2003 елның декабрендә дөнья күргән. Газетаны чыгаруның барлык чыгымнарын Тамир Алимбаев тота. Язучы Фәүзия Бәйрәмова газетаны «Милләт тормышының елъязмачысы» һәм «Себер энцик­лопедиясе» дип атады. «Татар дөньясы» газетасының даими авторы Фәгыйлә Чумарова быел татар телендә «Себер сүзе» китабын чыгарган. Форумда китапны тәкъдим иттеләр. Аның нәшер итүчесе — «Татар мөселман календаре» авторы Фәния Хуҗахмәт. Китапка Фәгыйлә Чумарованың милләт язмышы, авыллар тормышы, Себердә яшәүче татар гаиләләре, шәхесләре турында мәкаләләре кергән. Нинди генә фаҗигаләр, сугышлар булмасын, Себер татарларының дас­таннары сакланып калган. “Казан татарларында язма культура өстен булган. Шуңа күрә Казан яуланган булса да, татарларны юкка чыгудан китап саклап калган. Себер татарларының да бүгенге көнгә кадәр сакланып калуында Казанның роле зур. Казан Себер татарларына мөгаллимнәре, муллалары, китап­лары белән һәрвакыт ярдәм итеп, рухи яктан баетып торган”, — диде Фәүзия Бәйрәмова VI Бөтендөнья татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенында. Бөек Ватан сугышыннан соң Себергә Татарстаннан 30-40 укытучы килеп, татарларны укыткан. Бүгенге көндә дә Омск өлкәсендә татар телен укыткан мөгаллимнәр Татарстан белән элемтәне сак­лый. Татар авылларында эшләүче укы­тучыларының күбесе Казанның югары уку йортларында укыган яки өстәмә белем алган. Безне сәяхәтебездә озатып йөрүче Сания апа Мирхалеева – нәкъ менә шундыйлардан. Бу якларга юллама белән килеп укытучы булып эшли ул. Әлеге яктагы авыл­ларның тарихын әйбәт белә, гомумән, Омск татарларының тор­­мы­шында кайный. Бү­генге көндә Казанда яшәсә дә, аның яшьлеге, тормыш юлы биредә үтә.

Себер авылларында – себер холкы

Омск шәһәрендә ике көн булганнан соң, без Большеречье районына юл тоттык. Поселокта ерактан ук үзенә чакырып торган “Старина Сибирская” дип аталган та­­рихи-мәдәни комплекс бар. Би­редә дә берничә татар йортыннан башка, татар халкына кагылышлы мәгълүмат юк. Районда 40 ел судта хезмәт куйган (шуның 23 елы суд рәисе) Газиз абый Хәйруллин белән аралаштык. “Мин әлеге поселокта бик күп еллар яшим. Больше­речье поселогында унике мең халык яши. Шуларның 2500е – татар. Ике мәчетебез бар, кызганыч, татар зираты юк. Бу мәсьәләне әле дә хәл итә алмыйбыз. Шуңа күрә вафат булган милләттәшләребез туган авылларында, Омск шәһәрендә җирләнә”, — диде ул. Икенче тукталышыбыз Большеречье районының Үләнкүл авылы мәктәбендә булды. 362 балага исәпләнгән мәктәптә бүгенге көндә 67 укучы белем ала. Мәктәпнең музейлары искиткеч. Авылда «Себер татарлары утары» этнокомплексы эшләп килә. Тагы бер сокландырган мизгел: биредә олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп татарча сөйләшә. Бик күп еллар “Яңарыш” газетасында хезмәт куйган Роза апа Мостафина әлеге авылдан. “Биредә халык юллар, газ булмаса да, зарланмыйча тормыш көтә. Начар яшәмиләр, ишегалдында машинасы да бар, мал-туарлары да бар. Түземле, сабыр кешеләр яши бездә», — диде ул. Чыннан да, биредә яшәр өчен себер холкы кирәктер!
Юлсызлык халыкның үзәгенә үткән. Яңгыр явып китсә, үзе бер бәла. Без дә зур автобуслар белән Каракүл авылына юл тотканда, шактый гына уңайсызлыклар туды. Әлеге авылда май аенда янгын чыгып, унике йортны, мәктәп, клуб, кибет биналарын көлгә әйләндергән иде. Татарстан, Омск өлкәсе хөкүмәтләре, бөтен дөньяда сибелгән татарлар ярдәме белән зыян күргән гаиләләргә бер җәй эчендә яңа йорт­лар төзелгән. Янгыннан соң авыл­га кадәр таш юл да салганнар. Газиз абый Хәйруллин шушы авылда туып-үскән. “Минем әби-бабайларым бирегә 1910 елны Казан ягыннан күчеп килгән. Әти-әниләр монда туган. Мин үземне барыбер Татарстан, Казан кешесе итеп хис итәм. Гаиләдә җиде бала үстек, мин иң өлкәне, әле барыбыз да исән, Аллага шөкер. Татарстан белән аралашып яшибез, һәрвакыт элемтәдә. Биредә бер-беребезгә булышып, бик дус яшибез. Шушы җирдә гомер иттек, каядыр күчеп китәсе килмәде. Авылда янгын чыккач, бөтен көчебез белән авылдашларга булыштык. Районда кием-салым, кирәк-ярак җыеп тордылар, мин авылга ташыдым. Янгыннан соң авылдан күчеп китүче булмады, бары тик ике өлкән кешене генә балалары үзләренә алып китте”, — диде ул. Ул көнне Каракүл авылының 360 еллык юбилее иде. Авыл халкын котларга Омск өлкәсе губернаторы Александр Бурков белән Татарстан Респуб­ликасы Премьер-ми­нистры урынбасары Васил Шәйхразыев та килде. Бәйрәм Татарстан Республикасы артистлары, җирле үзешчәннәр чыгышы белән үрелеп барды. Коеп яңгыр яуса да, авыл халкы ул көнне бәйрәм итте. Аннары барлык кунак­лар авыл халкы белән берлектә «Дус­лык» аллеясына беренче агач­ларны утыртты. Авылда кырыкка якын кеше яши. Бер бала Үләнкүл мәктәбенә йөри. Яңа төзелгән йорт­лар артык зур түгел. “Ник йорт­ларны бик кечкенә төзегәннәр? — дигән соравыма, биредә яшәүчеләр: “Сез кыш көне безнең якларда яшәп карагыз, 50-60 градус салкында йорт­ларны җылытып булмый”, — дип җа­вап бирделәр.

Бай тарихлы Тара

Тара –Омск өлкәсендәге беренче рус шәһәре. Аңа 1594 елда нигез салынган. Тара ныгытмасы – тарихка кереп калган мирас. Биредә сәүдәгәр Әйтикиннәр нәселе, фәнни эшләре белән бөтен дөньяда танылган, Япониядә беренче мәчет салдырган, 1857 елда Тарада туган Габдерәшит Ибраһимов яшәгән. Габдерәшитнең бабалары бу җирләргә XVI гасырда күченеп килгән. Тарада Күчем ханның гаскәре тар-мар ителеп, Себер ханлыгы руслар тарафыннан тулысынча алына. Автобуста Фәүзия Бәйрәмова Тара шәһәренең серле тарихы белән таныштырды. “Тара – татарлар өчен генә түгел, руслар өчен дә җан тет­рәткеч вакыйгаларга шаһит булган шәһәр. Тарихтан билгеле булганча, XVII гасырда Православие динендә реформалар башлангач, Рус чиркәвеннән староверлар төркеме аерылып чыга. Алар Никонның яңа тәртипләрен кабул итә алмыйча, Себергә качарга мәҗбүр булалар. XVIII гасырда Петр I яңа реформалар уйлап чыгара. Тара шәһәренә күченеп киткән староверлар пат­шаның указларына буйсынмыйлар. Хакимият моның өчен аларны төрлечә җәзалый, меңгә якын кешене яндырып үтерә. Кешене куркыту өчен, киселгән башларны казыкка элеп куюлар да була. Староверларны җәзалау Тарада илле еллап дәвам итә. Шәхес культы елларында да Тара халкы газап күрә. Бу җирләр Себер диеп йөртелсә дә, мондагы кешеләрне дә сөргенгә сөрәләр. “Халык дошманы” исеме тагылган кешеләрне Салехардка һәм Васюган сазлыкларына җибәрәләр. Якын-тирә авыллардан үлем җәзасына хөкем ителгәннәрне Тарада җыеп, атып үтерәләр. Бу – көне-төне тәүбә итеп, дога кылып утыра торган урын”, — диде ул. Шәһәрдә ике катлы агач йортлар күп, гүя биредә вакыт тукталып, тарихи мизгелләрне саклый. Ләкин биредә авыллардагы кебек татарлык сизелмәде миңа. Татарлар Тара шәһәре халкының якынча өч кенә процентын тәшкил итә, халыкның 80 процентына якыны руслар булса, калганы белоруслар, украиннар, алманнар һәм башкалар. Бары тик Халыклар дуслыгы йортында Татар үзәгенең җитәкчесе Гөлшат Сатышева тудырган миллилекне күргәч кенә, бераз эчкә җылы йөгерде.

Әйтикиннәр нәселе

Әйтикиннәр йорты — биредә татар халкының сакланып калган бер­дәнбер архитектура истәлеге. Кызганыч, ул бүгенге көндә җимерелеп килә. Сәяхәттән кайткач, Фәүзия Бәй­рәмованың “Һиҗрәт” романын укып чыктым. Әлеге романда Әйтикиннәр турында да язылган. Романны укыганда, үзем йөргән Татар урамнарын күз алдына китердем. Әйтикин фамилиясе беренче тапкыр 1883 елда Казан университеты профессоры Н. За­госкинның «Волжский вестник» газетасында урнаштырылган кыска бер хәбәрдә телгә алына. Аның эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт: “Сәүдәгәр Әйтикинның пароходы Объ елгасында сәүдәгәр Громов пароходы белән бәрелешә. Бай эшкуарларга Себер киңлекләре дә кысаная бара. Пароходлар бәрелеше һәр ике як өчен дә әллә ни фаҗига белән бетми бетүен. Громовлар «эше» күпләргә «Хәсрәт дәрьясы» («Угрюм-река») китабы буенча яхшы таныш, ә Әйтикиннәр исеме исә күпләргә бөтенләй бил­гесез. Әйтикиннәр нәселе бик иш­ле һәм бай була. Тара һәм Тубыл татарларының риваятьләренә караганда, Әйтикиннәр нәселенең ыру башы Миргали хуҗа Себер рус дәүләтенә кушылганга кадәр үк килә, ә «Әйтука» (Әйтикин) этнонимы Миргали хуҗа оныгының улы исеме белән бәйләнелгән”, — диелә.
Әйтикиннәр нәселе башында торучылар казах далаларында Россия товарларын сату белән шө­гыльләнгәннәр. Шактый күләмдә байлык туплагач, алар кәрван бе­лән сәүдә итәргә керешәләр. Әйти­киннәрнең кәрваннары Урта Азиянең Бохара, Кукан, Ташкент һәм башка шәһәрләрендә күп тапкырлар була. Алар XVIII гасырда ук Кытай белән сәүдә элемтәләре урнаштыралар. Әйтикиннәр Балтыйк диңгезе портлары аша Көнбатыш Европага да зур партия товар чыгаралар. XIX гасырның икенче яртысында Әйтикиннәрнең Себердә сәүдә предприятиеләре дә барлыкка килә. Тара шәһәрендә — Әйтикиннәрнең туган җирендә — аларның ике биналы күн заводы була. Тарадагы Әйтикиннәрнең өй китапханәсендә гарәп, фарсы, рус һәм Көнбатыш Европа телләрендә шактый күпсанлы китап тупланган була. Алар хөкүмәт заказларын да үтәгәннәр. Шуның өчен аларны патша хөкүмәте мактаулы гражданины исеме һәм башка бүләкләр белән зурлый. Алар Россия сәүдә капиталына нигез салучы, яңа җирләр үзләштерүче, кыенлыкларга карамастан, илнең байлыгын арттыручы, башка илләр һәм халыклар белән элемтәләрне үстерүче башка байтак сәүдәгәрләрдән күпкә кызык­лырак шәхес булып тарихта калганнар. Габделфәттах Әйтикиннең оныгы Мөнирә Гобәйдулла кызы Исхакова (1893 елда туган) сүзләре буенча, бабасы тарафыннан оештырылган китапханә Тара шәһәренең түбән өлешендәге ике катлы Әйтикиннар йортының берсендә урнашкан була. Габделфәттах Әйтикин XIX йөзнең алтмышынчы елларында тоткынлыктагы Н.Г. Чернышевскийны беренче тапкыр коткарырга тырышучыларның берсе була. Әйтикиннәрнең варис­лары революциядән соң Советлар хакимияте ягында булалар: алар­ның яшь буыны илебез данын арт­тыруга хезмәт итә. Күбесе Бөек Ватан сугышында катнаша, орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

Ермак һәйкәле

Тара шәһәренә кергән урында зур Ермак һәйкәле басып тора. Кем соң ул Ермак? Дүрт гасырдан артык бәхәсләр бара. Рус тарихчылары язганча, Себерне яулап алучы милли каһарман. Татар халкы өчен Ермак бернинди дә батыр түгел, ә башкисәр һәм юлбасар. Ул Себергә талау һәм үтерү нияте белән килгән һәм шул кара эшен эшләгән дә, үлемен дә татарлар кулыннан Себердә тапкан. Татарлар Күчем ханны милли каһарман, азатлык көрәшчесе дип саныйлар. Ул ханлык белән 20 елдан артык җитәкчелек иткән, аның заманында Себер ханлыгының дәү­ләтчелеге ныгыган, җирләре ки­ңәйгән, Ислам дине дәүләт дине буларак кабул ителгән. Әлеге һәйкәл тирәсендәге гауганы ишеткән идем инде. Аның турында Омскиның «Ибирь» татар милли-мәдәни ав­то­­номиясе рәисенең урынбасары, Омскиның «Татар дөньясы» газе­тасы баш мөхәррире Марат Катыров түбәндәгеләрне сөйләде: “Һәйкәлне 2018 елның язында бернинди рөхсәтсез, халыктан яшереп, район, өлкә хакимияте белән ки­лештермичә, дәүләт җиренә төнлә куйганнар. Халык белсә, каршы чыккан да булыр иде. Без, татар активистлары, һәйкәлне алдыртырга тырышып карадык, файдасы булмады. Бу бит – татарларның йөзенә төкерү. Себер татарлары тарихны яхшы белә, шуңа күрә татарлар Ермакны юлбасар, карак һәм кеше көчләүче дип саный. Кайбер тарихчылар Ермакны Себерне азат итүче итеп күрсәтергә тырыша. Тик ул кемне кемнән азат иткән соң? Татарларны татарлардан азат иткәнме?” — диде ул. Фәүзия Бәйрәмова: “Ермакка һәйкәл куелгач, мин хакимияткә: «Ник сез себер татарларын тар-мар иткән кешегә һәйкәл куясыз? Русларны искә аласыгыз килә икән, азап­ланып үлгән староверлар рухына чиркәүләрдә дога кылыгыз», — дип мөрәҗәгать иттем. Мине ишетергә теләмәделәр”, — диде. Тарадан Омски­га кайту юлында автобуста баручы тарихчылардан: «Ермак һәйкәлен берәр паркка күчереп, каршысына Күчем хан һәйкәлен куярга кирәк», — дигән фикер яңгырады. Бәлки, шул чакта әлеге һәйкәлләргә карап, халык, чыннан да, тарих белән кызыксыныр, дөреслекне белер иде.

Милләт кәрваны

Җыен ничек узды соң? Катнашучылар өчен нәтиҗәле дә, файдалы да булып узды, минемчә. Катнашучылар үз төбәкләрендәге музейлар, авыл тарихлары эшләре белән таныштырдылар. Җыенда тәҗрибә уртаклаштык, чишеләсе мәсьәләләрне күтәрдек. Себердә яшәүче татарларның гореф-га­дәтләре, мәдәнияте, тарихы бе­лән танышу минем өчен бик кызык­лы булды. Агымдагы елдагы җыенда яшьләрнең күп булуы сөендерде. Димәк, тарихыбыз белән яшьләр кызыксына! Бу урында Тарих фәннәре кандидаты, төбәк тарихын өйрәнеп, китап­лар язучы, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, археология белән шөгыльләнүче, татар тарихын тирәнтен белүче, өендә шәхси музеен булдыручы Нурулла Гарифның сүзләрен сезгә ишеттерәсем килә: “Һәр сыерның тамгасы бар. Аның анда нәселе язылган. Безгә дә тамга тагар вакыт җитте. Читләр тарихлары язганчы, башта үзебезнекен барлыйк, шәҗәрәләребезне төзик, нәселебезне белик”, — диде ул. Әйе, уянырга вакыт! Җыенда Бөтентатар Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәм­гыяте җитәкчесе Камил Әбләзовның ике урынбасары, тарихчылар Альберт Борһанов һәм Дамир Исхаков арасында алга таба эшне ничек оештыру, җәмгыятьнең шурасына яңа әгъзалар кертү мәсьәләсендә каты бәхәс чыкты. Эш оештырыл­ган җирдә, әлбәттә, каршылыклар, тәнкыйть уты кабына. Нинди генә бәхәсләр чыкса да, форумда катнашучылар бер йодрык булып нәти­җәле эш күрсәттеләр. Тарихчылар җәмгыятен мин милләтебезнең зур бер кәрванына ошаттым. Альберт Борһанов җитәкчелегендә оештырыл­ган әлеге җәмгыять алга таба юлында нинди генә киртәләр очраса да, барган юлыннан туктап калмаячак. Туктамасын да! Төбәк тарихчылары милләтебез өчен зур эш башкарып, халкыбызның тарихын саклап калуга зур өлеш кертәләр. Мәкаләмне Фәүзия Бәйрәмованың сүзләре белән тәмамлыйсым килә. “Пандемия вакытында, 150 татар төялеп, курыкмыйча Себергә чыгып китми. Моны бары тик милләте өчен янган, халкының тарихы өчен җа­ваплылык тойган кешеләр генә эшли ала”, — диде ул. Әйе, безнең язмышыбыз да, тарихыбыз да уртак. Янган Каракүл авылын бөтен татар дөньясы күтәрде, кешеләр кышка яңа йорт­лар белән керә. Барыбызга да Татарстан булыша, без аның канаты астында яшибез. Чөнки без, дөньяга сибелгән татарлар, бер булып, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәргә тиешбез.

Рәфилә Рәсүлева.