Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Ижау мәчетләрендә ифтарлар үткәрелмәячәк
9.04.2021

Ижау мәчетләрендә ифтарлар үткәрелмәячәк

Фото архивтан алынды

Мөселманнарның ел буена сагынып көткән ае — Рамазан ае башланырга санаулы көннәр калып бара. Изге ай 13 апрельдә башлана. Элек-электән үк хак мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең гыйбадәтләрен үтәүгә бик җаваплы караганнар, Рамазан аена да зур игътибар биргәннәр. Аңа әзерлек ничек булырга тиеш соң? Рамазан аена без нинди уйлар белән керәбез? Бу сорауларны һәр мөселман үз-үзенә бирергә тиеш.

Без Рамазанга ничек әзерләнәбез соң? Ифтар уздырырга, сәхәр ашарга төрле җиләк-җимешләр, яшелчәләр, ит алабыз. Әлбәттә, болар барысы да бик яхшы. Тик Рамазанга әзерлек максатының бөтенләй дә башка нәр­сәдә икәнен аңласак, үзебез дә шаккатырбыз. Күпләр өчен намаз уку, ураза тоту, тәравих намазына йөрү Аллаһы Тәгалә каршында башкарылырга тиешле гади эшләр кебек. Тик Рамазан ае гади ай түгел. Ул — Коръән иңгән ай. Рамазан – Аллаһы Тәгалә каршында безнең гөнаһларыбыз кичерелә торган, шайтаннар бәй­ләнгән, хәләл белән хәрәмне аерырга өйрәткән ай. Рамазанда иң кыйммәтле төн – Кадер кичәсе бар. Рамазан аена әзерлек ул — үзебезне иң беренче чиратта рухи яктан ныклап әзерләү. Каядыр ял итәргә барсак яки изге Хаҗ сәфәренә җыенсак, әзерлекне бер ай алдан башлыйбыз бит. Рамазан алдыннан да безгә тәүбәгә килергә, истигъфар кылырга кирәк. Шулай булганда, без бөтен гыйбадәтләребезне дә чиста һәм тыныч күңел белән башкара алачакбыз. Кылган гыйбадәтләрне Раббыбыз кабул итсен дип, ныклап тырышырга мөмкинлек булачак.

Ураза тоту ул көндез ашаудан тыелу гына түгел. Бу айда безнең иманыбыз сабыр итү, нәфесне тыя белү белән сынала. Аллаһы Тәгалә безгә сабыр иткәнебез өчен, һичшиксез, әҗерен бирәчәк. Рамазан — калебләребезне чистарта торган вакыт та. Без төр­ле хәрәм эшләрдән, гайбәт сөй­ләгән җирләрдән качарга, аларны тыңламаска, карамаска тиеш. Шуңа күрә, алдан ук Рамазан ае турында белемнәрне арттырыйк. Бу безгә бөтен гыйбадәтләрне дә дөрес итеп башкарып чыгарга ярдәм итәр. Гый­лемнәребезне яңартыйк, дини китаплар күбрәк укыйк, имамнарыбызга үзебезне борчыган сорауларны биреп һәм аларга җаваплар алып, тынычланып, изге айга керик.

Рамазан аенда җәһәннәм ишек­ләре ябылып, оҗмах ишекләре ачыла. Нәкъ менә бу айда күбрәк изге эшләр, гыйбадәтләр кылырга тырышыйк. Һәм Рамазан ае безгә бу эшләрдә ярдәмче булып торыр. Ул бит бик тиз уза да китә, сизми дә калабыз. Күпләр: “Эх, Рамазан узды, ә күпме изге эшләрне башкарырга җитешмәдек”, — дип уфтаналар. Кемдер хәтта күбрәк гыйбадәт кылу өчен эшеннән ял да ала. Тик эшләп тә гыйбадәт кылырга мөмкин. Гаиләбезне туендыру, яхшырак тормышта яшәү өчен тырышу шулай ук гыйбадәт бит. Көндез ураза тотып, кичләрен Коръән укып, тәравих намазларында катнашып, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә тырышыйк. Рамазан ае ул — үз өстебездә күп хезмәт куя торган ай. Изге ай узгач, ял итәргә мөмкин. Бу Рамазан алдыннан һәркемнең үз-үзенә биргән нәсыйхәте булсын иде.
Ураза вакытында төп гыйбадәт — ифтар ашлары дип кенә уйлау ялгыш фикер. Чөнки без беркайчан да ач йөрмибез. Алдан ризык әзерли алмасак, хәзер аптырыйсы да юк, теләгән вакытта кибеткә чыгасың да аласың. Совет чорында да дин тоттылар, Рамазан аенда авыз ачканнар, сәхәр тотканнар. Махсус тикшерүчеләр иртәнге сәхәр ашау вакытында кем­нең өендә ут яна, шуны тикшереп йөргәннәр. Җәзалар каралган булган. Хәзер исә мөмкинлекләр бөтенләй дә башка, Аллаһка шөкер. Дөрес, узган елгы пандемия безне каты сынады. Тик ул вакытта да мохтаҗларга ифтар ашлары тарату оештырылган иде. Быел хәл башка төрле. Тәравих намазлары уздырылса да, Ижау мәчетләрендә ифтарлар үткәрелмәячәк. Чөнки көн саен йөзләгән кешене җыю әлегә шулай ук бик куркыныч. Ифтарга кеше бик аз җыела торган авыл мәчетләре исә бу мәсьәләне үзләре хәл итәчәк. Ижау­да исә узган елгы кебек ураза тоту­чыларга ифтар ашлары таратылачак. Әгәр дә кемдер берәр мохтаҗ мөселманга яки өеннән чыгып йөри алмаган ураза тотучы әби-бабайга ифтар ашын алып кайтып бирсә, ул үзенә бик күп савап алачак!
Шуңа да, Рамазан ае якынлашканга сөеник. Чөнки бу айда Аллаһы Тәгалә мөэмин-мөселманнарга шулкадәр күп саваплар бирә, ул савапларның микъдарын, никадәр күп булуын Аллаһы Тәгаләнең Үзен­нән башка берсе дә белә алмый. Рамазан ае мөселман халкы өчен рәхмәт аедыр. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Рамазан аенда кешеләргә туры юлны һәм һидиятне күрсәтүче Коръән иңдерелде. Рамазан аена ирешкән һәрберегез, әлбәттә, ураза тотсын! Аллаһ сезгә җиңеллекне тели, авырлыкны теләми…” (“Бәкарә” сүрәсе, 185 нче аять), — ди.
Гомер дә бик тиз, сизелми дә үтеп китә. Яшь барган саен, сәла­мәтлек тә какшый. Шуңа күрә, Рамазан аенда ураза тотуны, гыйба­дәтләр башкаруны соңга калдырмыйк. Киләсе елларда бәлки аңа ирешә дә алмабыз. Бәлки бүтән аның фазыйләтләреннән һәм бә­рә­кәтеннән файдалана да алма­быз. Ураза тоткан кеше – бә­хет­ле, бер сәбәпсез калдырга­ны исә үз-үзенә зыян китерүче. Гый­ба­дәтләребез белән бергә әх­лагыбызны да төзәтеп, әхлак камил­легенә ирешергә омтылыйк. Рамазан аена кергәч, әхлакны төзәтү юллары безнең өчен ачык була. Ниятләребезне билгеләп, бу Рамазанны әзерлек белән сөенеп каршыларга, кулдан килгәнчә, файдалы итеп үткәрергә насыйп булсын.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртия мөфтие.