Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Ижау мәчетләрендә — гает намазы
14.09.2016

Ижау мәчетләрендә — гает намазы

12 сентябрьдә Республикабыз мөселманнары изге бәйрәм — Корбан гаетен билгеләп үтте. Бу көнне иман йортлары булган һәр шәһәр-районнарда да азан тавышы дин кардәшләребезне җәмәгать намазына җыйды. Ә Ижауда быел беренче тапкыр гает өч мәчеттә дә зурлап үткәрелде.
Үзәк мәчет урнашкан Карл Маркс урамы иртәдән үк гөрләп торды. Трамвай, ерак түгел урнашкан автобус тукталышларыннан халык берөзлексез агылды да агылды. Шулай булырга тиештер дә бәлки, дин кардәшләребез мәчет ачылуны бик озак, түземсезләнеп көттеләр бит. “Мәчет төзелгәндә үк үз өлешебезне кертергә ашыктык. Хәер-сәдакаларыбызны бирдек. Менә биредә гает намазын күрергә, катнашырга насыйп булды. Бик сөенеп килдек. Әле динне ныклап белмибез, Аллаһ теләсә бу мәчеттә дини гыйлем дә алырбыз. Мәчет салучыларга, үз өлешләрен керткән һәркемгә елый-елый рәхмәт әйтәм”, — диде Әминә Кәлимуллина.
Кем белән генә аралашма, сөенечләрен яшермиләр. “Иң мөһиме -мәчеткә барып, сәдака саласым килде”, “Бик шатланабыз инде, Аллага шөкер. Намазларны шушы мәчеттә укырга ниятләп торам,” — халык әнә шундый фикерләрне яңгыратты.
Дин кардәшләребез бәйрәм намазына җыелганда, Үзәк мәчет имамы Рөстәм Гатауллин корбан чалу кагыйдәләрен сөйләде. Гает намазының тәртипләре турында аңлатты. Ә бәйрәм хөтбәсе башланганда мәчет эчендә буш урыннар калмаган иде инде. Төрле милләт вәкилләре бер сафка басып, намаз укыдылар. “Мәчетебезне төзи башлаганда ук, биредә бөтен шартларын туры китереп, җомга һәм гает намазлары укылырга тиеш дип теләдек. Аллага шөкер, бүген теләгебез чынга ашканын күрәбез”, — диде Удмуртия мөфтие урынбасары Нәгыйм Каюмов.
Шәһәребезнең Җәмигъ һәм “Иман нуры” мәчетләренә дә халык күпләп килгән иде. Гает намазыннан соң дин кардәшләребез бер-берсен бәйрәм белән котларга ашыктылар. Өч мәчеттә дә мөселманнарны тәмле пылау һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Изге Корбан гаете һәркемне берләштерде, җаннарга сихәт, күңелгә рухи байлык өстәде.

Эльвира Хуҗина.