Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ижау Кыш бабайларны каршы алды
17.12.2015

Ижау Кыш бабайларны каршы алды

15 декабрьдә Ижау шәһәренең Үзәк мәйданында шәһәрнең төп Яңа ел чыршысын һәм “Бергә җылырак” исемле фестивальне ачу тантанасы үткәрелде.

Инде декабрь ае җитсә дә, кыш үзенең салкыннары, бураннары белән килергә ашыкмый. “Быел кыш була микән?” Яңа ел төсе дә юк”, — дигән фикер алышулар да күбәйде. 15 декабрьдә Үзәк мәйданга килгән һәркем бу сорауларга уңай җавап тапкандыр. Кыш бабайлар, Кар кызлары, әкият геройлары белән олысы-кечесе, бала-чагасы күңел ачты бу көнне. Удмуртия башкаласында беренче тапкыр әкият персонажларының парады булып үтте. Бәйрәмне “Молодой человек” муниципаль яшьләр театрыннан Патша, Кар кызы, Кар бикәләр ачып җибәрде. Парадта Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар катнашты. Великий Устюг шәһәреннән килгән Россиянең төп Кыш бабае — зур гәүдәле булуы, калын тавышы белән тамашачыларны чыннан да Кыш бабайның бар икәнлегенә инандырды. Үзе белән Кострома шәһәреннән Кар кызын да алып килгән. Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында урнашкан резиденциясеннән килгән Кыш бабай белән Кар кызы мәйданга үткәндә, тамашачылар аларның зәвыклы, татар милли орнаментлары белән бизәлгән киемнәренә сокландылар. Миңа калса, килгән кунаклар арасында алар иң матурлары иде! Ләкин шунысы кызганыч, Кыш бабаебыз гына татарча кыеннан сөйләште, ә Кар кызы татарча белми иде, ахрысы (калган кунаклар барысы да чатлатып үзләре телләрендә котладылар). Мордовия өлкә­сеннән Кыш бабай — Якшам Атя, Ульяновск өлкәсеннән Мас­торава, Ярослав өлкәсеннән Берендей патша бирегә кунакка килгәннәренә шат икәнлекләрен белдерделәр. Миңа иң ошаганы Карелиядән килгән Паккайне исемле Кыш бабай булды. Әллә яшьлеге, әллә терелеге белән калган Кыш бабайлардан аерылып тора ул. Уйнап, шаяртып мәйдандагы тамашачыларның да мәхәббәтен яулады.
Россия кунаклары Уд­муртия­дә дүртенче тапкыр үткәрелә торган төбәкара “Әкият геройлары — Тол бабайда кунакта” исеме астында үткәрелә торган фестивальгә җыелдылар. Аларны Удмурт Кыш бабае — Тол бабай һәм аның ярдәмче кызы Лымы ныл каршы алдылар. Әлеге фестивальгә агымдагы елда Ижау шәһәрендә старт бирелде.
Үзәк мәйданга кунаклар Ижау шәһәрендә җитештерелә торган Лада-Вес­та җиңел автомобильләрендә килделәр. Аларны һәм кунак­ларны шәһәр башлыгы Юрий Тюрин, шәһәр думасы рәисе Олег Гарин, Шаркан районының хакимият башлыгы урынбасары Владимир Макаровлар сәламләделәр.
Удмуртиядә “Бергә җы­лы­­­рак” фестивале кысаларын­да “Кышкы әкият” исемле бәй­ләнгән уенчыклар конкурсы үткәрелү дә матур традициягә әверелде. Ижау шәһәренең район хакимиятенә китерелгән уенчыклар хәйрия ярминкәләрендә сатылачак, әлеге акчалар мохтаҗлык кичерүче балаларга ярдәм күрсәтелүгә тотылачак.
Яңа ел бәйрәменә әзерлек барышында Ижауда 150 Яңа ел чыршысы куелачак. Үзәк мәйданда 28, 29 декабрьдә — “Яңа ел могҗизасы”, 30 декабрьдә, 2, 5, 6, гыйнварда — “Яңа ел тамашасы”, 3, 4 гыйн­варда — “Теләкләр чынга аша”, 8, 9 гыйнварда — “Бервакыт зоопаркта яки Анфиса исемле маймылның маҗаралары” исеме астында балалар иҗат коллективлары катнашында бәйрәм чаралары үткәреләчәк. Барлык тамашалар 16.00 сәгатьтә башлана. 31 декабрьдә Үзәк мәйданда 21.00 сәгатьтән — 02.00 сәгатькә кадәр Яңа ел дискотекасы үткәреләчәк.

Бәйрәм тамашаларына рә­хим итегез!

Рәфилә Рәсүлева.