Ижау кадетлары — Самарада
7 ноябрь көнне Ижау монтаж техникумы кадетлары Самараның Куйбышев исемендәге мәйданында узган Искә алу парадында катнаштылар.
Парад «Тарихи хәтер» федераль партия проекты кысаларында уздырыла. Әлеге проект турыдан-туры Куйбышев, Идел буе федераль округы, 65 нче укчы дивизия һәм Ленинград фронты тарихы белән бәйле. Нәкъ 65 нче укчы дивизия Куйбышев мәйданында узган хәрби парадтан соң, 1941 елның ноябрь аенда Ленинград фронтында һөҗүмгә күчеп, Тихвиннан дошманнарны куып чыгара. Искә алу парадында инде өченче ел рәттән СССРның халык артисты Василий Лановой катнаша. Бу көнне Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә зур игътибар бирелә. Быел Удмуртиядән 55 кешелек делегация катнашты. Бу — Ижау монтаж техникумының кадетлары. Җитәкчеләре — Ижау монтаж техникумы өлкән офицеры, кадет төркемнәре кураторы Андрей Крашенинников: “Безнең кадетлар Удмуртия данын якладылар. Алар бу чарага бик намуслы, җаваплы карадылар. Без Парадта катнашып, Җиңү яулаган бабаларыбызга рәхмәт белдердек. Безнең әлеге мәйданнан беренче тапкыр гына узуыбыз булмаса да (быел дүртенче тапкыр), дулкынлану кичердек. Көндәшләр бар да лаеклы иде. Көрәш авыр һәм киеренке булды. Стройда атлап бару буенча узган елдагы кебек үк безнекеләргә тиңнәр булмады. Бу республикада хәрби-патриотик тәрбия эше сыйфатлы алып барылу турында сөйли”, — диде ул.
Кадетлар сөйләвенчә, парад патриотик концерт белән тәмамланган. Шулай ук солдат боткасы белән сыйланганнар. Биредә хәрби палаткалардагы экспозицияләр белән танышканнар. Бу үзенчәлекле кыр музее Куйбышевтагы хәрби парадка һәм Бөек Ватан сугышы елларында Идел буе хәрби округы тарихына багышланган.