Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - «Ижау — иң төзек шәһәр» дисәләр дә…
21.04.2012

«Ижау — иң төзек шәһәр» дисәләр дә…

Яз җитүне тоепмы, күңел очына, каядыр ашкына. Ял көннәрендә өйдә утырасы килмичә, гаилә белән Яр Чаллы шәһәренә юл тоттык. Тирә-якны күзәтә-күзәтә Әгерҗе районы авылларын узабыз. Иж-Бубый, Иж-Бәйки, Мордывый авыллары аша узганда, диңгез ярында кебек хис иттек үзебезне: кешеләр бер урамнан икенче урамга көймә белән йөзеп чыга, Биектау авылы борылышына якынлашканда хәтта юлны да су баскан иде. Ә, гомумән, юлларга килгәндә, түзәргә була. Ял көне булуга карамастан, эшчеләр чокыр-чакырларны ямау белән мәшгуль иде. Чаллы урамнарындагы чисталык чиксез соклануымны уятты. Биредә ике көн булу дәверендә урамда бер чүп, тәмәке төпчекләре дә күрмәдем. Кая гына карасаң да, юл читендә эшчеләр мыж килә, бордюрны да юып йөриләр, хәтта чәчәк утырту урыннары да әзерли башлаганнар биредә.

 


Ә үзебезгә кайтсам… Я Ходам, шушы шәһәрдә яшибезме без? Шәһәр үзәгендә нәрсә генә юк: шешәләр аунап ята, пакетларны җил очыра, тагын әллә нәрсәләр… Бер сүз белән әйткәндә, шәһәребез – чып-чын чүплек икән, җәмәгать. Юкса, көз көне «Россиянең иң төзек шәһәре» дигән мактаулы исем дә биргәннәр иде үзенә. Күпме генә матур йортлар, биналар җиткерелмәсен, чисталык булмаса, боларның берсе дә күзгә күренми. Яшәгән шәһәребез өчен оялып, кәефем бөтенләй төште. Дүшәмбе көн эшкә барганда, игътибарымны нинди генә уңай якларга юнәлтергә тырышсам да, чүптән башка берни күренмәде күземә. Россиядә ике бәла: юллар һәм исерекләр, дип шаярталар. Бу бәла Чаллыга кагылмый, ахрысы, дип уйладым мин. Исерекләр дә күзгә чалынмады. Ә юллар чиста, төзек, машиналар да шәһәр эчендә бер тизлектә, тәртипле генә йөриләр. Ә безнең Ижауда ничек?.. Чокырлы, җимерек юлларда машинаң гына түгел, тракторның да чыдамавы ихтимал. Сәяхәттән кайткач, борчуга калдым, бер сорауга җавап таба алмыйм: «Безнең түрәләр кайсы урамнардан йөри микән соң? Үз капка төпләрендә дә шундый пычраклыкмы?» Өч яшьлек улым да Ижауга кайтып керү белән: «Әни, Чаллыга барыйк әле тагын, анда матур», — дигәч, телсез калдым. Яшь буында туган-үскән як белән горурлану хисе тәрбияләргә кирәк, дибез. Ләкин…

 

«Ижау шәһәренең рәсми сайтындагы мәгълүматларга күз салыйк әле: 2012 елда республика юлларын төзекләндерүгә шәһәр бюджетыннан 155 миллион сум акча каралган. Әле республика казнасыннан да 50 миллион сум күләмендә ярдәм булачак. Башка елларда бу акча 80 миллионнан артмаган. Төзекләндерү эшләре майда башланып җәй буена дәвам итәчәк.
Удмуртия Республикасы Хөкүмәте рәисе Юрий Питкевич, Ижауның язгы халәтенә үз фикерен җиткереп: «Шәһәр сугыштан калган төсле күренә», — диде. Ул дәүләт органнары җитәкчеләре белән оештырылган утырышта өмәләр уздырырга, үз мәйданнарын чистартырга чакырды.»

 

Гүзәл Шакирова