Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Ижау винтовкасы” сезне көтә!
25.12.2019

“Ижау винтовкасы” сезне көтә!

26, 28 һәм 29 декабрьдә Ижау-да генерал-майор А.М. Демидов исемендәге спорт комплексы трассаларында биатлон буенча Бөтенроссия ярышлары узачак. Старт нәтиҗәләренә карап, биатлон буенча IBU Кубогы этапларында катнашу өчен җыелма команда тупланачак. Быел «Ижау винтовкасы»нда 180нән артык спортчы – 25 төбәк вәкиле, шул исәптән Россия җыелма командасы әгъзалары катнашачак.
Ижау илнең иң көчле биатлончыларын 50нче тапкыр узучы «Ижау винтовкасы»на кабул итә.
«Ижау винтовкасы»на багышланган чаралар программасы:

26 декабрь
11:00 – хатын-кызлар арасында 15 км га
14:00 – Россия Кубогы кысаларында ир-атлар арасында 10 км га спринт ярышлары;

28 декабрь
11:00 – ир-атлар арасында 20 км га Россия чемпионаты ярышлары
14:00 – хатын-кызлар арасында 7,5 км га Россия Кубогы кысаларында спринт ярышлары;
18.00 – «Калашников Спорт. Биатлон» ярышлары.

29 декабрь
11:00 – Россия Кубогы кысаларында ир-атлар арасында 10 км га,
14:00 – хатын-кызлар арасында 7,5 км га спринт ярышлары узачак.

Тулырак мәгълүматны оешты-ручының сайтында түбәндәге сылтама буенча белергә була. https://kalashnikov.sport/event/kalashnikov-sport-bia.
Ярышларда катнашучыларны Бөтенроссия ярышлары трассасы буенча 1,5 километрга өч әйләнеш, БИ -7-5 пневматик винтовкасыннан ату өчен ике ут чиге көтә.
Җиңүчеләр абсолют зачетта, шулай ук дүрт яшь категориясендә призлар алачак. Тамашачылар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән.