Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ижауны Юрий Гагарин белән нәрсә бәйли?
15.04.2021

Ижауны Юрий Гагарин белән нәрсә бәйли?

Ижау шәһәренең 62 нче мәктәбе беренче космонавт Юрий Гагарин исемен йөртә. 12 апрель биредә укучылар өчен үзенчәлекле көн. Мәктәп янында урнашкан Юрий Гагарин һәйкәле янында укучылар бер-берсен алыштырып, постта тора. Ә мәктәптә ел саен Юрий Гагарин, космонавтика темасына төрле чаралар, бәйгеләр, бәйрәм кичәләре үтә. Ә быел исә юбилей елы: 60 ел элек Юрий Гагарин кешелек дөньясына яңа офыклар ачып, беренче тапкыр галәмгә оча. Ә 1961 елның 13 апрелендә мәктәпкә Юрий Гагарин исеме бирелә. Авиация һәм космонавтика музее анда 1965 елда ачыла. Ни өчен безнең шәһәрнең 62 нче мәктәбенә ил күләмендә беренче булып космонавт исеме бирелгән соң? Музей җитәкчесе Марина Астафьеваның сөйләве буенча, 62нче мәктәп космос белән тарихи очышка кадәр үк бәйле була.
— Безнең мәктәптә ракета түгәрәге ачылды, — дип сөйли музей җитәкчесе — Балалар үзләре ракеталар ясап, аларны мәктәп ишегалдыннан күккә очыра иделәр. Укучылар космик корабларның макетларын җыю буенча Союзда иң яхшылардан булдылар. Шуңа күрә Ижау хакимиятенең Гагарин хөрмәтенә нинди мәктәпне атауда шиге тумады. Бу исемне Юрий Гагарин галәмгә очканнан соң икенче көнне үк бирделәр. Хәтта Юрий Гагаринның туган шәһәре Гжатскидагы (хәзер – Гагарин шәһәре) мәктәпкә дә аның исеме соңрак бирелде. Музейны булдыру өстендә барысы да – укытучылар, балалар, ата-аналар эшләде. Без шунда ук беренче отрядтан космонавтлар белән языша башладык. Һәр сыйныфка теге яки бу космонавт шеф итеп беркетелде, алар белән хат аша аралаштык. Звездный шәһәрчегендә материал җыйдылар. Юрий Гагарин үзенең фотосурәтен җибәргән иде, ә аны почта аша китергәндә, йомарлаганнар. Фотосурәтнең бөк-ләнеп беткәнен күреп, укучылар Юрий Гагаринга тагын бер тапкыр фотосурәтен җибәрүне сорап хат яздылар. Һәм ул нәкъ бер атнадан соң автографлы икенче фотосурәтне җибәрде. Менә нинди тыйнак һәм ярдәмчел кеше иде ул».
Соңрак илдә йөзләгән уку йорт-лары танылган космонавт исемен ала. Ләкин аларның күбесе үзгәртеп корудан соң ябылып бетә. Ижауның 62 нче мәктәбендә әле дә космонавтика һәм авиация музее эшли. Экскурсияләрне укучылар үзләре үткәрә. Быел да алар музейга килүчеләргә бик мавыктыргыч итеп, экспонатлар турында сөйләделәр.
Бүген 62нче мәктәптә 5 меңнән артык экспонат саклана. Балалар сөйләвенчә, иң кыйммәтле экспонат — Юрий Гагаринның автографы куелган фотосурәте һәм хаты. Бу хатта Юрий Гагарин тарафыннан купшы сүзләр генә язылмаган. «Сезнең арагызда өлгермәүчеләр дә бар. Сез укытучылар һәм ата-аналар өчен түгел, ә үзегез өчен укуыгызны аңлагыз”, — дигән сүзләр бар анда. “Хаттагы мондый сүзләрдән соң мәктәптә укучыларның өлгереше бермә-бер артты. Мәктәпне тәмамлаган 500 укучы үзен авиация белән бәйләде. Иң зур горурлыгыбыз — аларның берсе хәзер Звездный шәһәрчегендә эшли”, — дип сөйли музей җитәкчесе.
Ел саен 12 апрель көнне мәктәптә беренче сыйныф укучыларын «Яшь гагаринчылар» сафына алалар. Бу традиция 1996 елдан бирле сакланып килә. Шул вакыттан бирле 1000нән артык чыгарылыш сыйныф укучысы бу горур исемгә ия булган. Тик пандемия аркасында узган ел әлеге чара үтмәгән. Шуңа күрә быел гагаринчылар сафын икенче сыйныф укучылары тулыландырды.
Укучылары Россия космонавтикасы тарихын кадерләп саклыйлар, өйрәнәләр, фәнни эшләр яклыйлар.
Музейда 50 елдан артык вакыт дәвамында галәмгә очкан барлык космонавтларның автографларын күрергә мөмкин. Музейның бер витринасында – беренче космо-навтларның (1962-63 еллар) ризыклары: сөтле кофе, яшелчә, җиләк-җимеш измәсе, эремчек, сыр, уылдык, консервлар, икмәк, ирис, шоколад. Биредә «Байконур» космодромыннан «старт ачкычы» да саклана. Хәтта «Союз» космик корабленең бер өлеше дә бар.
1968 елда музейда илдә бердәнбер мәктәп планетарие төзелә. Аның өчен җиһаз М. Горький исемендәге “Җәйге бакча”ишегалдындадагы чүп-чар арасында табыла. Кайчандыр биредә эшләгән планетарий ташланган була.
Музейда скульптор Павел Медведевнең “Йолдызчык” кушаматлы эт һәйкәле дә саклана. Аның үзенең аерым тарихы бар. “Йолдызчыкны Гагарин очканчы космоска җибәрделәр, — дип сөйли Марина Астафьева. — Ул Сарапул белән Чайковский арасындагы бер авыл янына төшә. Аның төшүенә Мәскәү бригадасы килергә тиеш була, ләкин һава торышы начар булу сәбәпле, бригада килә алмый. Эшне тәҗрибәле Ижау очучысы Лев Карлович Оккельманга йөклиләр. Ул Йолдызчык исемле эт, Иван Иванович исемле манекен һәм берничә күсе дә салынган капсуланы шунда ук эзләп таба.
“Аңа, капсулага керү өчен, аппаратның бер өлешен ватарга туры килә (ул чит территориягә төшкән очракта, шартлатырга җайланган була). Оккельман төне буе эт белән була, аны җылыта, Йолдызчыкка эчерү өчен кар эретеп тора. Иртән инде коткаручылар командасы килә. Этне ике көн Ижау аэропортында тоталар, ә аннары Мәскәүгә тикшерүгә алып китәләр. 17 көннән соң космоска Гагарин очты”, — дип сөйли Астафьева.
Балачакта кем генә маҗаралы хикәятләр яратмый, нинди генә малай космонавт яки очучы булырга хыялланмый?! Ә могҗиза ул һәрвакыт янәшә. Юрий Гагарин белән бәйле экспонатлар белән кызыксынган кешегә 62 нче мәктәптә һәрвакыт ишекләр ачык. Бары тик алдан шалтыратып, килешергә генә кирәк. Кызыксынган кешеләр өчен мәктәпнең телефоны: 59-94-21.
Юбилей елында мәктәп музее яңартылачак. Биредә экспонатлар өчен витриналар алмаштырылачак, бинаны капиталь төзәкләндерү көтә. Ә яңа планетарий балалар өчен космосны өйрәнү мөмкинлекләрен киңәйтәчәк.

Элмира Нигъмәтҗан.