Ижауда яңа үзгәрешләр көтелә
Соңгы вакытта балалар белән ял итү урыннары, сквер, спорт мәйданчыклары төзүгә зур игътибар бирелә. Чаңгы, велосипед, Скандинавия йөреше өчен ут белән яктыртылган махсус «Сәламәтлек сукмаклары» да булдырыла. Узган ел Ижау шәһәренең Ленин районында барлыкка килгән Коралчы Драгунов исемендәге скверда да тиздән «Сәламәтлек сукмагы» барлыкка киләчәк.
Галимнәр кеше саф һавада атнасына ике сәгатьтән дә ким йөрмәскә тиеш, дип әйтәләр. Эксетер университеты галимнәре 20 мең кеше арасында тикшерү уздырып, ачык һавада күбрәк йөрүчеләрнең, парк, урман янәшәсендә яшәүчеләрнең йөрәк, кан тамырлары, астма, диабет авырулары белән чирләү очраклары аз булуын ачыклаганнар. Сәламәт булу өчен көненә 20 минут ачык һавада йөреп керү дә бик әһәмиятле роль уйный, ди галимнәр. Әлбәттә, саф һавада йөрүнең сәламәтлеккә файдалы булуы беркемгә дә яңалык түгел. Тик үз сәламәтлегебез өчен вакытны гына кызганмаска кирәк.
Коралчы Драгунов исемендәге скверда тормыш кайный
Башкалабызның Ленин районында 2019 елның көзендә «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында Коралчы Драгунов исемендәге сквер барлыкка килгән иде. 11 900 кв мәйданында амфитеатр, волейбол мәйданчыгы һәм пинг-понг өчен өстәлләр булган спорт зонасы, таулы балалар мәйданчыгы төзелгән иде. Быел сквер янындагы агачлыкта «Сәламәтлек сукмагы» барлыкка киләчәк. 18 июньдә Ижау башлыгы Олег Бекмеметьев, гомуми белем бирү мәктәпләре, «Ижсталь» спорт мәктәбе, район хакимияте, «Ижау парклары» компаниясе, Скандинавия йөреше федерациясе вәкилләре әлеге проектлар буенча эшнең ничек баруы турында таныштылар.
— Сквер узган ел файдалануга тапшырылды. Хәзер Республика Башлыгы Александр Бречалов тәкъдиме, Ленин районында яшәүчеләр инициативасы белән без биредә “Сәламәтлек сукмагы” проектын тормышка ашырачакбыз. Трассаның озынлыгы 1,5 км, киңлеге — 2,5 м булачак.
Халык табигать зонасыннан актив файдалана — биредә физкультура дәресләре уза, кешеләр Скандинавия йөреше белән шөгыльләнә, йөгерә, этләр белән йөри. Урманның табигый мохитен бозмыйча гына бу урынны шәһәр халкы өчен уңайлы итәргә тырышачакбыз, — дип билгеләп үтте Олег Бекмеметьев.
«Ижау парклары» компаниясе җитәкчесенең урынбасары Вероника Чуракова сүзләренә караганда, сукмак гамәлдәге проектлар буенча эшләнәчәк: светодиод яктырткычлары булган 57 фонарь урнаштырылачак, керү юлында навигация стендлары, автомобильләр хәрәкәтен чикләү өчен шлагбаумнар барлыкка киләчәк, шулай ук сукмакка вак таш җәю һәм агачлыкны чистарту эшләре башкарылачак. Төзекләндерү эшләре сентябрьгә кадәр тәмамланачак. Урман территориясе тапталмасын өчен, барлык эшләр дә кулдан, махсус техника кулланмыйча башкарылачак.
Моннан тыш, «Ижау парклары» компаниясе скверны тагын да җанландыру, тулыландыру белән шөгыльләнәчәк: кафе, велопрокат нокталары эше оештырылачак, спорт клублары белән берлектә монда тренировкалар, ярышлар даими уздырылачак.
Сквер, чыннан да, халыкның көндәлек ял итү урынына әверелгән. Монда тормыш кайнап тора. «Ижсталь» спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең яраткан урынына әверелгән. Без барганда да биредә аларның тренировкалары бара иде. Нәни балалары белән ял итәргә чыккан әти-әниләр дә, өлкән буын кешеләре дә күп иде.
— Әлеге территория безнең спортчылар арасында бик популяр. Җәен йөгерәбез, кышын чаңгыда шуабыз. Биредә халык һәрвакыт күп була, янәшәдә уку йортлары күп: финанс-юридик көллият, «Ижсталь» спорт мәктәбе, республика биатлон мәктәбе… Кешеләргә спорт белән йорт янында шөгыльләнү уңайлы, һәм бу сукмак безнең яшь спортчыларга тренировкалар өчен урын булачак, — дип сөйли «Ижсталь» спорт мәктәбе директоры урынбасары Вячеслав Кислицин.
— Җирле халык районда мондый ял итү урынын оештыру мәсьәләсен күптән күтәрде, һәм узган ел бу идея чынга ашырылды. Хәзер төзекләндерүнең яңа этабы башлана. Яңа “Сәламәтлек сукмагы” төрле яшьтәге кешеләр өчен, нәниләрдән башлап, өлкән яшьтәге кешеләргә кадәр, кызыклы булачак. Проект район үсеше өчен әһәмиятле, шуңа күрә идеяне тормышка ашырырга битараф булмаган барлык кешеләр һәм шул исәптән, бизнес вәкилләре дә ярдәм итәләр, — дип сөйләде Ижау Шәһәр думасы депутаты Андрей Зюзин.
Яңа иҗтимагый киңлек!
«Молодой человек» театры бинасы (элекке «Удмуртия» кинотеатры) эзлекле рәвештә реконструкцияләнә. 2019 елда «Зур ремонт» проекты кысаларында театр бинасы түбәсенең бер өлеше ремонтланган иде. Быел «Торак һәм шәһәр мохите» һәм «Инициативалы бюджетлаштыру» милли проектлары кысаларында театрның ишегалдын төзекләндерү планлаштыра.
Театр директоры Елена Столова сүзләренә караганда, проектның төп идеясе — театрны урамга күчерү. “Бу проектны чынга ашыру максаты белән күптәннән янабыз. Идея ике ел ярым элек барлыкка килде. Театр янындагы скверда ял итү зонасы, велопарковка барлыкка киләчәк, бинаның фасады яңартылачак. Яктырту аеруча үзенчәлекле булачак: урамда геометрик фигуралар формасында декоратив светодиод яктырткычлар эленәчәк”, — диде ул. Проект буенча, театрның ишек алдын әкияти матурлык көтә.
Ижау шәһәре башлыгы Олег Бекмеметьев: “Бу искиткеч проект! Аны «Молодой человек» театры хезмәткәрләре бар нечкәлекләре белән үзләре әзерләде һәм район халкы хуплады. Аны тормышка ашыру берничә этапта узачак. Быел биредәге иске асфальтны кырдырып алабыз һәм сквер территориясен брусчатка белән түшибез. Ишегалдында ял итү өчен агач беседка барлыкка киләчәк. Яшелләндерү эшләре башкарылачак: карт агачлар киселеп, яңалары утыртылачак. Фасадта театр исеме барлыкка киләчәк. Эшләрнең гомуми бәясе — 6, 950 млн сум. Шуның 6 млн сумы – милли проект акчалары, ә 950 мең сумы – «Инициативалы бюджетлау» программасы буенча бүленәчәк”, — дип сөйләде.
Елена Столова: “Сквер территориясендә лекцияләр уку һәм остаханәләр үткәрү, спектакльләр һәм тамашалар күрсәтү өчен берничә функциональ зона барлыкка киләчәк, фильм яки концерт карарга мөмкин булачак, пикниклар өчен мәйданчыклар, китаплар уку зонасы һәм фотозона булдырылачак. Без скверның театрыбызның дәвамы булуын телибез, шуңа күрә аны функциональ яктан һәм эчтәлеге белән тулыландырырга тырышачакбыз, монда кешеләр күп булуын, тормыш кайнап торуын, һәркемнең үзенә рухи азык, җанына сихәт алып китүен телибез.
«Открытие» банкы ярдәме белән август аенда бинаның тамаша залында утыргычлар алыштырылачак. Планнарыбыз зур. Без тагын ике грантка: Президент грантлары фондына һәм М.Прохоров фондына гариза бирдек. Бинаның кырыйларын төзекләндерәсе бар. Театр фасадында спектакльләрне трансляцияләү өчен экран урнаштырырга уйлыйбыз», — дип, планнары белән уртаклашты.
Һәр проект халыкка кызыклы, әһәмиятле. Алар гамәлгә ашу — шәһәр халкы тормышын җанландыру дигән сүз. Яшьләр, балалар телефон тотып өйдә утырмас, ә актив ял итү урыннарын сайлар дип ышанасы килә.
Элмира Нигъмәтҗан.